«Аллаһ рөхсәт иткәнне хатын-кыз тыя алмый»

AE6517E1-E73E-4B8F-8C8A-61C1DF65913F_w1023_r1_sИкенче хатын белән никах укытучы ирләр күп очракта бу хакта беренче хатыннарына әйтми. Исламда икенче хатынга өйләнгәндә беренче хатынның ризалыгы таләп ителми, ди Казан имамы Нурулла Зиннәтуллин.

Казандагы «Туган авылым» мәчете имамы Нурулла (Илнар) Зиннәтуллин Татарстанда икенче хатын алу очраклары арта баруын әйтә. Икенче хатын алучыларның күпчелеге – эшмәкәрләр ди ул. Азатлык бу хакта хәзрәт белән сөйләште.

—​ Нурулла хәзрәт сезгә икенче хатын алучыларга никах укырга туры килдеме?

— Әйе, андый тәҗрибәм бар.

—​ Нигездә ничә яшьлекләр икенче хатын ала?

— Аларның яшьләре дә, сәбәпләре дә төрле. Арасында 30-35 яшьлекләр бар иде. 50дән узганнар да булды. Гадәттә 30 яшьтән узганнарга укыдым. Аннан яшьрәкләр юк. Араларында танышлар да, таныш булмаганнар да бар. Мәчеткә болай гына килеп кереп никах укуны сораучылар да булды.

—​ Икенче хатын алырга теләүне ирләр ничек аңлата?

— Сәбәпләренә килгәндә, мисал өчен, беренче хатынның балага уза алмавы яки теләмәве. Икенче сәбәп – ир кеше башка бер хатын-кызга гашыйк була һәм гөнаһ кылмас өчен никах укытырга тели. Шулай ук араларында ислам диненә килгәнче хатыннарына хыянәт итеп йөрүчеләр бар. Ягъни читтә йөри торган хатын-кызы була. Исламга килгәч ул ир кеше зина кыла алмый, икенче хатын-кызны да ташлыйсы килми, ниндидер җаваплылык та сизәләр. Шул сәбәпле никах укыталар.

—​ Икенче никах укыганда сез ир кешедән гаиләсе булуы турында сорашасызмы?

— Әйе гадәттә «сез өйләнгән идегезме, аерылганмы?» дип сорыйбыз. Икенче хатыннарыннан да «сез икенче хатын булып баруга ризамы?» дип сорыйбыз. Алар «әйе» диләр. Шуннан шартларын аңлатабыз, ике гаилә арасындагы вакытларын, малларын бүлү турында сөйлибез.

Шуны әйтергә кирәк, икенче хатын алучыларның күбесенең беренче хатыннары белми булып чыга. Алар аны яшерен рәвештә генә эшли. Гадәттә башта никах укыталар, аннары гына шушы хәл ачыклана. Беренче хатынга әйтмәүнең сәбәбе — гадәттә аның моны кабул итәсе килмәү. Шуңа алар моны әйтмичә генә эшли. Әйтмичә генә эшләгәч ир кешегә дә уңайсыз. Аннары беленгәч, беренче хатын белән гауга килеп туа.

Әлбәттә башта ук беренче хатынга әйтеп икенче хатын алучылар да бар. Болар ислам динен тотучы гаиләләр. Мондый гаиләләрдә бәлкем аралары суынып китәдер, әмма балалары булу сәбәпле аерылышасылары килмидер. Бу очракта хатын-кыз иренә икенче хатын алырга ризалык бирә.

 Беренче хатынының икенчесен алырга риза булуы турында сезгә ир кеше сүздән генә әйтәме яки хатынның үзеннән дә сорыйсызмы?

Икенче никахка беренче хатынның ризалыгы кирәк түгел

— Икенче никахка беренче хатынның ризалыгы кирәк түгел. Беренче хатын риза булса гына икенчене алырга ярый дип әйткән булалар. Беркайчан да нормаль хатын-кыз иренә икенче хатын алырга ризалык бирми. Шуңа шәригатьтә беренче хатынның ризалыгы кирәкми, беренче хатынга хәбәр итү кирәк. Ләкин анысы да мәҗбүри түгел. Икенче хатын белән никах укысаң ул дөрес була. Әмма ихтирам, әдәп йөзеннән әлбәттә беренче хатынга әйтергә кирәк.

Аннары Аллаһ рөхсәт иткән әйберне хатын-кыз тыю дөрес булмас иде. Шуңа әгәр ул каршы булса Коръәнгә каршы барган кебек килеп чыга. Монда иман сынала да инде.

​Икенче, өченче хатын алу ислам динендә барлыкка килгән әйбер түгел. Ислам диненә кадәр дә ир кешеләр күп хатын алганнар. Хәтта христиан динендә дә бу хәл булган. Мәсәлән, Сөләйман пәйгамбәрнең мең хатыны һәм мең кәзинәге булган. Даут пәйгамбәрнең 99 хатыны булган. Шуңа башка диннәрдә дә күпхатынлылык күзәтелгән. Ислам дине килгәнче гарәпләр хатыннарны чиксез ала торган булганнар. Ислам дине чикли — дүртне генә калдыра. Бу ул вакыт өчен нонсенс була. Әмма хәзерге заманда ул күпхатынлылык кебек яңгырый.

Берничә хатынга күз салу, аның белән тору ир кеше табигатенә салынган

Шул ук вакытта минем күзәтүләрем буенча ир кешеләрнең 90%тан артыгы хатыннарына хыянәт итә. Мин 99% дип әйтмим, ә 90% — шулай. Иманда, диндә булмаган, намаз укымаган ирләр турында сүз бара. Берничә хатынга күз салу, аның белән тору диеп әйтимме соң инде, ир кеше табигатенә салынган. Шуңа хатынына хыянәт иткәнче икенче хатын белән никахлашып җаваплылыкны үз өстеңә алу яхшы юл булыр иде.

 Сез паспортларны тикшерәсезме яки беренче хатын булу-булмауга сүздән генә ышанасызмы?

— Безгә беренче хатын булу-булмавы мөһим түгел. Чөнки әгәр кешенең дүрт хатыны юк икән, ул никах дөрес була. Әгәр ул “бу минем беренче хатыным” дип ялганлый икән, ул никах барыбер дөрес. “Бишенче хатыным” дисә, инде ул вакытта никах укып булмый.

Икенчедән, намаз укыган ир кеше ялганламаячак. Ул икенче хатын ала икән, димәк, ул зина кылырга теләми дигән сүз. Шуңа мондый очраклар юк диярлек.

Әлбәттә ир белән хатынның бергә тормаган очраклары да булырга мөмкин. Мисал өчен, ир кеше йорттан чыгып китә дә үзен инде аерылган дип саный. Бу очракта ул хаталанып бу минем беренче хатыным дип әйтергә мөмкин.

 Никах укытырга килгән хатыннар үзләренең икенче хатын икәннәрен беләләрме?

— Әйе, беләләр.

 Ә «син –​ минем беренче хатыным» дип ялганлап өйләнгән кешеләр турында ишеткәнегез булдымы?

— Булырга мөмкин. Хатын-кыз ир кешегә «минем өйләнмәгән кешегә чыгасы килә» дисә, мондый хәл булуы ихтималдыр. Минем тәҗрибәмдә андый очрак булмады, бары ток-шоуларда гына бу хакта ишеттем. Күп очракта болай аферистлар гына эшли.

 Икенче хатын булып баручылар никахка ризалашуын нәрсә дип аңлата? Ир кешенең инде башка гаиләсе булу ул инде башкача яшәү рәвеше дигән сүз.

— Сәбәпләре – ярату. Гашыйк булалар. Ир кешенең игътибарын сизәләр. Ярдәмен күрәләр һәм шуңа күрә ризалашалар. Минем үземнең икенче хатын итеп никах укырга өндәгәнем дә булды. Мәсәлән, таныш-белешләр арасында ир кешенең башка хатын белән чуалганы беленә. Ир кеше кайвакыт аны үзе дә әйтә. Ул читтә дә хатын булганына борчыла. Шуңа бу мәсьәләне хәл итик, барыбер якынлык кыласыз, шуңа никах укытыгыз дим. Бу сүзләрдән соң никах укыткан кешеләр бар.

Икенче хатын ул болай да якынлык кылырга риза, шуңа аның никах укытуын хупларга гына кирәк. Минем алардан ник икенче хатын булып кияүгә чыгарга риза булдың дип төпченгәнем юк. Без бит мөнәсәбәтләрне хәләлләштерергә тырышабыз. Ә болай сәбәпләрен сорый башласаң, хатын-кыз кире дә уйларга мөмкин.

 Ир икенче хатынга гашыйк булды ди, беренче гаиләдә балалар бар, өй мәшәкатьләре тулып ята. Хатын-кыз арый, тормыш баса, аңа инде башка төс-кыяфәт керергш мөмкин. Ә ир кеше чәчәк ата, аңа яңалык кирәк, аңа гашыйк булу хисе мөһим. Яратам дип тормышын төрлеләндерер өчен тагын бер кат өйләнгәннән соң, күпмедер вакыттан соң икенче хатын белән дә мөнәсәбәтләр суынса, ул вакытта өченче хатынга күзе төшсә, бу очракта да өйләнергә өндисезме?

— Минем каршы килергә хакым юк. Дүрт хатынга кадәр рөхсәт ителгән икән, аларны тыя алмыйм. Без – Аллаһның әмерен үтәүчеләр генә. “Булды, җитте, син азынып-тузынып йөрисең” дип әйтә алмыйбыз. Бу – хәләл. Әмма өченче хатын белән торучылар безнең җирлектә сирәк.

—​ Икенче хатын белән яшәүчеләр артамы?

— Әйе, бу сан елдан-ел арта. Ничә процент икәнен әйтә алмыйм. Мөселман гаиләләрендә кайбер хатыннар үзләре ирләренә икенче хатын алырга өнди. «Минем иремнең бер генә хатыны булса, мин аңа мескенгә, гайрәтсез кешегә караган кебек карыйм», дигән очраклар да бар.

 Беренче хатыннары ирләренең тагын гаилә корганын белгәч, сезгә килеп зарланганы булдымы?

— Беренче хатынына әйтмичә никах укытучыларның проблемнары да күп. Алар соңрак беренче хатыннары белән мәчеткә килеп җитә. «Менә ул миңа әйтмичә генә икенче хатын алды, ирем мине мыскыл итте, хәзер аның белән яшисем килми» дигән очраклар да булды.

​Икенче хатынны алгач беренче хатынны аерып җибәрү дөрес түгел. Шуңа моны уйлап эшләргә кирәк. Һичьюгы каршы килсә дә беренче хатынга никах турында әйтергә кирәк. Әйтмәгән очраклардан соң гаугалар булды. Никах укуда гаепләп минем белән дә сөйләшмичә йөрүчеләр дә бар.

Аннары кайбер вакытта беренче хатын башта риза була, ә аннары ризасызлыгын күрсәтә башлый. Икенче хатынның да дулаган очраклары булгалады. Кияүгә чыкканда «атнасына бер килеп китсәң шул җитә» дип әйтә, барысына да риза кебек сөйли. Аннары никах укытканнан соң «син минем янга сирәк киләсең, ешрак кил» дип дәгъва белдерә башлый. Йә иренең беренче гаиләсеннән көнләшә башлый.

 Беренче хатыннар иренең икенче гаиләдә яшәвен кабул итмичә «аерылышабыз» дисә, сез аларга нәрсә дисез?

— Башта аерылмаска кирәк дип аңлатам. Беренчедән, ирегез читтә хыянәт итеп йөргән булса рәхәтрәк булыр идеме дим. Араларында «тик йөрсен иде шунда» дип әйтүчеләр дә бар. Бу бик сәер, дөресен генә әйткәндә. Аннары хәзер аерыласыз икән, димәк ирегезне икенче хатынның кулына калдырып китәсез дип тә әйтәм. Бу очракта икенче хатын сезнең гаиләгезне таркатам дип кияүгә чыккан булса морадына ирешкән була дип тә аңлатам. Шулай дип аңлаткач кайберләре инде торып калырга ризалаша. Әлбәттә, элеккеге мөнәсәбәтләр сакланмый.

Шундый бер очрак булды: ир кеше беренче хатынының «авырыйм, бала таба алмыйм» диюеннән соң икенче хатын алды. Икенче хатыны авырга узды, әмма таба алмады, төште. Ни хикмәт, моннан соң беренче хатыны малай тапты. Аннары икенче хатыны «мин сиңа бала таба алмыйм» дип үзе аерылып китте. Шуңа ирегезнең икенче хатын алуының сәбәбе сездә дә бар дип аңлатам. «Нишләп ул икенче хатында сездә булмаганны күрде, үз өстенә проблемнар алды соң? Димәк, сез аңа нәрсәдер бирә алмыйсыз» дип аңлатып карыйм. Кемдер тыңлый, кемдер тыңлап та тормый.

—​ Ир ягыннан да, хатын ягыннан да ике гаиләгә яшәүгә ризалашуның төп сәбәбе ярату, гашыйк булу дидегез. Әмма чарасызлыктан яшерен генә никах укытып, икенче хатын булып барырга риза булучылар бармы? Мәсәлән, хатын-кыз озак вакыт үзенә лаеклы ир таба алмыйча интегә, бала табар өчен яшем уза, чыгып калыйм, ичмасам, авырга узыйм дип уйлый яки матди яктан үзен тәэмин итү авыр була. Ярату түгел, ә ихтыяҗдан чыгып икенче хатынлыкка ризалашу очраклары буламы?

— Әлбәттә, 40тан узгач инде шашып гашыйк булуы яшь чактагы кебек үк түгел. Кеше акыл белән уйлый башлый. Андый очраклар да булды. Бала табу өчен җүнле ир таба алмыйм дип икенче хатынлыкка риза булучылар да очрады. Күп хатын алырга рөхсәт итүнең тагын бер сәбәбе дә шул бит инде. Хатыннар ялгыз булмасын, аларга да терәк, иптәш кирәк. Бөтен кешенең дә үз пары булса яхшы да бит, әмма алай түгел шул. Шуңа икенче хатын алу – яхшы юл.

Аерылган биш балалы хатын-кызның икенче хатын булып кияүгә барган очрагы та булды. Андый очракта инде беренче хатын булуы мөмкин түгел диярлек. Хәзер алар бергә яши. Ире янына килеп йөри.

 Бу икенче хатын булып барырга ризашучылар дөньяви мәсьәләләрен ничек хәл итә, чөнки Русиядә күпхатынлылык тыелган, димәк аларның бернинди дә хокукы юк?

— Бу тулысынча ир кешенең намусына калдырыла. Ислам дине нигезендә ул никахлашкан бар хатынына да тигез мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш. Бу – вакыт һәм мал. Вакыт ягыннан икенче хатын миңа сирәгрәк килсәң дә риза дисә, ул шулай эшли ала, әгәр инде риза түгел икән, ул вакытта икесенә дә бертигез вакыт бүлергә тиеш. Аннары мал ягыннан да тигез бүлергә мәҗбүр. Әгәр ир вафат булса, беренче хатынның хакы күбрәк була. Ниндидер мирас калдыру турында васыятьне үзе язса, мал тигез бүленергә тиеш. Кануни яктан, әлбәттә, дәүләт каршында икенче хатынның хаклары азрак.

 Икенче хатын алу турында уйлаган ирнең кесәсендә акчасы да булырга тиеш. Икенче хатын итеп алучы ирләр алар хәлле кешеләрме яки уртача яки аз керемле кешеләрме?

— Күбесе эшмәкәр. Араларында татар хәзрәтләре дә бар. Эшмәкәрләрнең ике гаилә тоту хәлләреннән килә. Урта хәллеләр, фәкыйрьләр арасында ике гаилә тотучылар юк. Алар инде хыянәт итеп йөри.

 Ике хатынына да фатир, машина алучылар бармы?

— Төрлесе бар. Йорт төзеп йөрүчеләр дә бар. Әти-әнисе белән торучы хатыннар да бар. Аның әти-әнисе кызларының икенче хатын икәнен белә, әмма кыз алар белән яши. Ире алган түгел, ә үз фатирларында торучы хатын-кызлар да бар. Төрле очраклар инде. “Ир бер тиен дә бирми, тәэмин итми» дип килүчеләр әлегә юк. Гадәттә шул көнләшеп, игътибар җитмәүдән зарланалар.

 Икенче никах укытырга килүчеләр туганнары белән киләме яки үзләре генәме киләме. Ничек уза мәҗлес?

— Зурлап туйлар уздырганнары юк. Үзләре генә яки якын дуслары белән генә килә. Икенче тапкыр кияүгә чыгучы хатын-кызлар арасында саф кызлар бик аз, шуңа аларга инде туйлар кирәк тә түгел. Аларга ышанычлы, таянырлык ир кеше табуы мөһим. Әлбәттә туй күлмәге киеп киючеләр дә бар. Мондый мәҗлесләр тыйнаграк уза.

azatliq.org

Просмотров: 478

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>