“Сөембикә” операсында бүген аншлаг көтелә

045“Сөембикә” операсы премьерасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ике көн — 26 һәм 27 сентябрьдә күрсәтеләчәк.

“Сөембикә” операсы премьерасында бүген аншлаг көтелә. Кичә яңа милли опера авторлары журналистларга беренче тапкыр “Сөембикә” операсы язылу һәм куелу нечкәлекләре турында сөйләделәр. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Сөембикә” операсы куелу уңаеннан, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә либретто авторы Ренат Харис, композитор Резеда Әхиярова, куючы режиссер Юрий Александров, куючы рәссам Виктор Герасименко катнашты.

Матбугат конференциясендә сүз “Сөембикә” операсының иҗади ягы турында гына барды, куючы режиссер Юрий Александров баштан ук спектакльнең бюджетына бәйле сорауларга җавап бирә алмаячагын кисәтеп куйды. Матбугат чарасында андый сорауларга җавап бирердәй җитәкчеләр катнашмады.

Юрий Александров спектакль буенча ике ел чамасы эш баруын ассызыклады. “Яңа әсәргә алыну ул бик җентекләп эшләүне сорый. Чөнки әсәрнең алга таба язмышы беренче куелышка бәйле, — диде Юрий Александров. – Минем өстәлдә дүрт-биш партитура ята. Иртәгә күрсәтеләсе спектакль – еллар дәвамында барган эшнең нәтиҗәсе”.

“Мин эш башланыр алдыннан бик күп укыдым. Әмма ул вакытларда ничек булганын төгәл әйтә алмыйбыз – чыганаклар аз, — ди композитор Резеда Әхиярова. – Операның күп вариантлары эшләнде, өстәлде, кыскартылды. Минем өйдә бер киштә тулы “Сөембикә” ноталары”.
Резеда Әхиярова операда катнашачак артистларга рәхмәтләрен җиткерде. “Премьера әлегә ике көн була. Опера буенча эшләгән солистлар күбрәк. Алга таба мин аларның да катнашуын теләр идем. Чөнки аларга да зур хезмәт куелган”, — диде композитор.

“Без опера куелу барышында барыбыз да бергә эшләдек, киңәштек, фикерләштек. Әмма иң элек сүз булган. Барысы да сүздән башланды, — диде либретто авторы, халык язучысы Ренат Харис ул сүзне шагыйрь язуына ишарәләп. – Күрәсең, ул сүз начар булмаган. Композитор да, режиссер да күп вариантлар булуын әйтәләр. Ә минем бер вариант иде һәм ул шулай булып калды да. Үзгәрешләр бары тик кыскарту белән генә бәйле”.

  • “Сөембикә” операсы премьерасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ике көн — 26 һәм 27 сентябрьдә күрсәтеләчәк. Билетлар сатылып беткән.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 887

Комментирование запрещено