«Домой» анимацион фильмы халыкара кинофестивальләрдә җиңү яулый

8858Казанның FILMFAY анимацион студиясенең «Домой» мультфильмы BANJALUKA Халыкара анимацион кинофестивале программасына кергән. Фестиваль агымдагы елның 24-28 октябрендә Босния һәм Герцеговинада узачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Banjaluka – Европада иң мөһим анимацион кино фестивальләренең берсе.

  • «Домой» мультфильмы — «ФИЛЬМФЭЙ» анимацион студиясе белән Россия Федерациясе халык артисты Ренат Ибраһимовның уртак проекты. 600дән артык кадр пластилиннан эшләнгән, Казанның 8 рәссамы ел буе шул картинаны эшләгән. 4,5 минутлык мультфильм тамашачыны Бөек Ватан сугышы елларына алып кереп китә. Мультфильмда «Победа» поезды бөтен ил буйлап йөри һәм солдатларны якыннары белән очраштыра. «Домой» җырын Ренат Ибраһимов башкара.

Күптән түгел әлеге мульфильм «Перерыв на кино» кинофестивалендә «Лучший анимационный фильм» номинациясендә җиңде. Кинофестиваль кысаларында мультфильм Европаның 11 шәһәрендә һәм Россиянең 120 торак пунктында күрсәтелде. Шулай ук ул 3-6 сентябрьдә Казанда узган X Халыкара яшьләр кинофестивалендә «Иң яхшы анимацион фильм» булып танылды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 738

Комментирование запрещено