Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган Корбан ашы узды

GMnX0teWSQYКоръән табыны үткәрү мәктәпнең күркәм тради­цияләренең берсенә әверелде.

Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган Корбан ашы узды. Анда укучыларның әби-бабалары, Җәмигъ мәчете картлары чакырылган иде. Мөхтәрәм кунаклар арасында өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да бар иде. 

Иң элек актлар залында ак яулыклы әбиләргә, түбәтәйле аксакалларга укучылар тарафыннан матур концерт күрсәтелде. Аннан кунакларны мәктәп ашха­нәсенә озаттылар. Коръән сурәләре, догалар кылганнан соң, барысы да  Корбан ашыннан, сый-нигъмәтләрдән авыз иттеләр. Чарадан олылар да, укучылар да канәгать калды.

Просмотров: 1054

Комментирование запрещено