Быел Ваһапов конкурсы үткәрелмәячәк

8973Быел Ваһапов фестивале шул исемдәге яшь башкаручылар конкурсын үткәрмәячәк. Бу хакта Ваһапов фестиваленең 15нче сезоны башланыр алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фәттахов хәбәр итте. Чөнки оештыручылар конкурсны ел саен үткәрү ихтыяҗын күрмиләр.

Әмма быел фонд талантлы яшь башкаручыларны барлау өчен кастинг уздыра. «Безгә көн саен булмаса да, атна саен яшь башкаручылар шалтырыта. Алар бездә тыңланырга, безнең белән эшләп карарга телиләр», — ди Рифат Фәттахов. Кастинг узган яшь җырчылар белән контракт төзелергә мөмкин. Бу инде аларның Ваһапов конкурсы аша табылган Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллиналар белән бергә бер сәхнәдә чыгыш ясый башлаулары дигән сүз.

Рифат Фәттахов быел Ваһапов фонды җырчыларының яңа программасы төзелүен һәм аларның зур гастрольләргә җыенуларын әйтте.

  • Яңа концерт сезонын Ваһапов фестивале Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына һәм Ваһапов фестивале оештырылуга 15 еллыкка багышлый.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1218

Комментирование запрещено