Опера «Сююмбике»: «Театр Джалиля сделал реверанс Москве» / «Сөембикә» операсы: «Җәлил театры Мәскәүгә реверанс ясады» (ВИДЕО)

126 сентября в Татарском театре оперы и балета имени Мусы Джалиля в Казани состоялась премьера оперы «Сююмбике». Авторы произведения — композитор Резеда Ахиярова и поэт Ренат Харис. Среди зрителей были президент Татарстана Рустам Минниханов и госсоветник РТ Минтимер Шаймиев. Минниханов, однако, оперу до конца не досмотрел.

В зале — среди прочих представители татарской общественности, писатели, актеры, художники. Их всех волнует один вопрос: когда спектакль можно будет посмотреть еще раз. Билеты уже давно распроданы, однако на улице были те, кто предлагал билет на премьерный показ за 1500 рублей.

Спектакль найдет свое место в репертуаре. Так считает руководитель литературной части театра Жанна Мельникова:

— Спектакль такого формата способен украсить любой репертуар. В репертуаре театра 20 опер и 20 балетов, они, как правило, даются 3-4 раза в год, «Сююмбике» может быть показана столько же.

Будут ли спектакль вывозить на гастроли — это зависит от того, как его воспримут зрители, а также от оценок критиков. Директор музея изобразительных искусств Розалия Нургалеева считает, что сам факт того, что образ Сююмбике олицотворен на сцене, уже большое достижение:

К образу Сююмбике отношение всегда было осторожным. Когда её писали, всегда прибегали к неким условностям.

— В прошлом году мы, художники, отметили 500-летие Сююмбике. Конечно, это приблизительная цифра, её биография до конца не изучена. В связи с этим мы собрали 500 работ, посвященных царице. Даже эпоха написания картин говорит о многом. Сегодня я еще раз поняла, что оформление сцены и музыка, по сравнению с картинами, трогают гораздо глубже. К образу Сююмбике отношение всегда было осторожным. Когда её писали, всегда прибегали к неким условностям. Например, Николай Рерих, Алексей Боголюбов описали не личность Сююмбике, а посвященные ей легенды. В спектакле же больше показана трагедия женщины.

Оформление сцены получилось своеобразным. Все события идут в рухнувшей башне Сююмбике. Сначала повествуются события вокруг трона Казанского ханства, которому грозит опасность. Сююмбике (солистка театра Гульнора Гатина) увозят в Москву. Сцена проводов преподнесена вполне спокойно, говоря языком хана Утямыша (Арслан Сибгатуллин), как будто они собираются съездить в гости.

В сценах о Москве мы видим историю Анастасии — жены Ивана Грозного. Сююмбике жалеет женщину, насильно выданную замуж в 15 лет, женщину, у которой один за другим появляются мертворожденные дети. Влюбленный в Сююмбике царь, получив её отказ, сначала сватает её за Кощака (Артур Исламов), затем насильно выдает замуж за Шахгали (Филюс Кагиров).

Редактор Татарской энциклопедии Гумар Салимзянов считает, что произведение далеко от исторической правды:

— Понятно, это же литературное произведение. Может быть, искать в нем историческую правду и неправильно. Но я от содержания ждал исторической верности, а вышел реверанс в сторону Москвы. На месте композитора я обратился бы не в сторону Европы, а в сторону Востока.

Академик Академии наук Татарстана, поэт Джаудат Сулейманов очень рад тому, что театр Джалиля, наконец-то, поставил национальный спектакль:

— Ребенок родился, ребенок вырастет! Но тут важен не только парус, но и ветер. А направление ветра зависит от нас самих. В этом здании практически не осталось национальной оперы, поэтому я рад этому спектаклю.

Композитор Эльмир Низамов считает, что «несмотря ни на что, этот спектакль обогощает наше культурное наследие»:

— Он всё равно обогатит наше наследие. О будущем судить сложно, но сегодня это большое событие. Музыка — результат очень большого труда, это видно. Всё же опера не может быть интересна всем. За ней следит определенная когорта людей. Это произведение для тех, кто интересуется современным искусством, оперой и кому не безразлична татарская история.

По словам Эльмира Низамова, опера не может жить без государственной поддержки, это очень дорогое искусство:

— В драматическом спектакле взял стол, книгу и начал повествование событий. Здесь так не получится. Оформление сцены, танцоры, актеры… Кроме них еще оркестр, постановщики света, в общем, целая команда. Самый дорогостоящий жанр — опера.

—​ В «Сююмбике» история преподнесена объективно?

— Я — не знаток истории Сююмбике, поэтому полноценно ответить не смогу. Мне кажется, жанр оперы от остальных отличается условностью. В опере есть элементы сказки. В истории татарской оперы это особенно заметно. Взять, к примеру, «Алтынчәч»… Легенды дают авторам возможность сделать определенный маневр. Этим она и интересна. Какие-то элементы — фантазия автора, а какие-то — история.

Как бы там ни было, появление на сцене исторической темы — событие. Ведь когда-то через танцы запрещали даже показ татарских солдат. Сцену заполонили танцы в ичигах. А сейчас в танцевальных номерах можно увидеть и батыров Булгара, и золотоордынскую тему. Мнение художника Фариды Хасьяновой:

Есть у нас таланты, только нет театра национальной оперы

— Хорошо, что обратились к исторической теме. Думаю, это расширит кругозор современной молодежи. Может быть, они больше станут интересоваться историей, культурой. Немного были показаны народные традиции, это тоже хорошо. Народ привык к клипам. А это привело к поверхностному мышлению, к клиповому сознанию.

Спектакль состоит из трёх частей. Было сделано два антракта. Либретто было переведено на русский язык и транслировалось текстом на экране. Последняя сцена показывает Касимовское ханство. Голос Филюса Кагирова, игравшего Шахгали, поразил своей силой. Есть у нас таланты, только нет театра национальной оперы. Вот только Рустам Минниханов этого не увидел. Он не досидел до конца.

В фойе работала выставка, посвященная Сююмбике. На ней были представлены работы Баки Урманче, Ахсана Фатхетдинова, Василя Ханнанова и молодых художников.

idelreal.org

* * *

26 сентябрь Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Сөембикә» операсы премьерасы булды. Әсәрнең авторлары – композитор Резедә Әхиярова һәм шагыйрь Ренат Харис. Күптән көтелгән милли әсәрне карарга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә килде.

Залда татар җәмәгатьчелеге, язучылар, актерлар, рәссамнар күп иде. Аларның барысын да спектакльне тагын кайчан карап була дигән сорау кызыксындырды. Билетлар күптән сатылып беткән, ләкин урамда 1500 сумга билет тәкъдим итеп торучылар да бар иде.

Спектакль репертуарда үз урынын табачак. Театрның әдәби бүлеге мөдире Жанна Мельникова шул фикердә:

– Мондый форматтагы спектакль теләсә кайсы репертуарны бизәрлек. Ул репертуарга керәчәк һәм кабатланачак. Театр репертуарында 20 опера һәм 20 балет, алар гадәттә елына 3-4 тапкыр кабатлана, «Сөембикә» дә шулкадәр кабатланырга мөмкин.

Гастрольгә алып чыгу-чыкмауны тамашачының ничек кабул итүеннән, бәяләмәләрнең эчтәлегеннән чыгып хәл итәчәкләр. Сынлы сәнгать музее мөдире Розалия Нургалиева Сөембикә образының сәхнәгә менүен инде казаныш дип саный:

– Узган ел без — рәссамнар Сөембикәнең 500 еллыгын билгеләп үттек. Хәер, бу да якынча сан инде, аның биографиясе дә төгәл билгеле түгел бит. Бу җәһәттән без ханбикәгә багышланган 500 эшне тупладык. Ул картиналар кайсы чорда ясалуына карап та күп нәрсәне сөйли. Бүген исә сәхнә бизәлеше белән музыканың рәсем сәнгатенә караганда үтемлерәк булуына тагын бер кат инандым. Ә бит Сөембикә образына һәрвакыт бик сак карадылар. Аны сурәтләгәндә ниндидер шартлылыклар кулланалар иде. Әйтик, Николай Рерих, Алексей Боголюбов Сөембикә шәхесен түгел, аңа багышланган риваятьне тасвирладылар. Спектакльдә исә күбрәк хатын-кыз фаҗигасе килеп чыккан.

Спектакльнең сәхнә бизәлеше үзенчәлекле. Бөтен вакыйгалар ауган Сөембикә манарасы эчендә бара. Башта Казан ханлыгы, тәхет тирәсендәге ызгышлар бәян ителде. Казан ханлыгына куркыныч яный, Сөембикә (театр солисты Гөлнора Гатина) Мәскәүгә озатыла. Озату күренеше бик сивиль, Үтәмеш хан (Арслан Сибгатуллин) теле белән әйткәндә, кунакка барып кайту кебек тасвирлана.

Мәскәү күренешендә Мәскәү, бигрәк тә Явыз Иванның хатыны Анастасия язмышы калку сурәтләнә. 15 яшендә көчләп кияүгә бирелгән, балалары бер-бер артлы үле туган патшабикәне үз хәле хәл булган Сөембикә кызгана. Матурлыгына гашыйк булган, әмма кире кагылган патша аны башта Кошчакка (Артур Исламов) димли, аннан көчләп Шаһгалигә (Филүс Каһиров) кияүгә бирә.

Татар энциклопедиясенең җаваплы мөхәррире Гомәр Сәлимҗанов «әсәр тарихи дөреслектән ерак» дигән бәя бирә:

– Аңлашыла, бу — әдәби әсәр. Бәлкем моннан тарихи дөреслек таләп итү дөрес тә түгелдер. Ләкин мин эчтәлектән тарихи дөреслек көткән идем, монда Мәскәүгә реверанс ясау килеп чыккан. Композитор булсам, Европага түгел, Шәрыкка карап иҗат итәр идем.

Татарстан фәннәр академиясе академигы, шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов Җәлил театрында ниһаять милли опера куелуын сөенеп каршы алуын әйтте:

– Бала туды, бала үсәчәк! Ләкин монда җилкән генә түгел, җиле дә мөһим. Җилнең ничек исүе үзебездән тора. Милли опера бу бинада калмаган диярлек иде, шуңа күрә мин бу спектакльне сөенеп каршы алдым.

Композитор Эльмир Низамов, «ничек кенә булмасын, ул безнең мәдәни мирасны баета» дигән фикердә:

– Барыбер ул безнең мирасыбызны баета. Киләчәген әйтергә бик авыр, шулай да бүген бу – зур вакыйга, минемчә. Музыкасы – бик зур хезмәт җимеше, күренеп тора. Аннан килеп, ничек кенә карасаң да, опера гомум халык өчен була алмый. Аны билгеле бер катлам кешеләре генә күзәтеп бара. Кем заманча сәнгать, опера белән кызыксына, кем татар тарихына битараф түгел, бу әсәр шулар өчен.

Эльмир Низамов әйтүенчә, опера дәүләт ярдәменнән башка туа алмый, ул бик кыйммәтле сәнгать:

– Драма спектаклендә өстәл, китап алдың һәм вакыйгаларны башлап җибәрдең. Монда алай гына булмый. Сәхнә бизәлеше, биючеләр, актерлардан тыш, оркестр, ут куючылар, кыскасы, тулы бер команда эшли. Иң чыгымлы жанр – опера.

– «Сөембикә»дә тарих объектив чагыламы?

– Мин Сөембикә тарихы белгече түгел, шуңа күрә тулы җавап бирә алмыйм. Минемчә опера жанры башкаларыннан шартлылыгы белән аерылып тора. Операда әкият элементлары бар. Татар операсы тарихында әкият бигрәк тә калку чагыла. «Алтынчәч» булсынмы, башкасымы… Риваятьләр авторларга билгеле бер маневр ясарга мөмкинлек бирә. Шунысы белән кызыклыдыр да ул. Кайбер элементлар биредә автор фантазиясе, кайбер элементларда – тарих.

Ничек кенә булмасын, тарихи теманың сәхнәгә күтәрелүе – вакыйга. Кайчан гына әле хәтта биюдә дә татарның гаярь яугирләрен сурәтләргә ярамый иде. Сәхнәне чабаталы биюләр басты. Хәзер биюдә дә Болгар батырлары, Алтын Урда темалары күтәрелә башлады. Сәхнәгә тарих менде. Рәссам Фәридә Хасьянова шул фикердә:

– Тарихи тема кузгатулары белән отышлы. Бу хәзерге яшьләрнең дөньяга карашын киңәйтер дип уйлыйм. Бәлкем тарих, мәдәният белән кызыксыну артыр. Аз-маз булса да халык традицияләре күренеп китте, бу да яхшы. Чөнки халык клипларга ияләште. Бу исә клип рәвешендә, өстән-өстән генә фикер йөртүне барлыкка китерде.

Спектакль өч өлештән тора. Халык алҗымасын өчен ике тәнәфес ясалды. Җыр сүзләре урыс телендә экраннарда күрсәтелде. Соңгы күренеш Касыйм ханлыгын сурәтләде. Шаһгалине уйнаган Филүс Каһиров тавышы куәте белән сокландырды. Бар бездә талантлар, милли опера театры гына юк. Әмма боларны Рөстәм Миңнеханов күрә алмады. Ул спектакльне азагынача карамады.

Сүз уңаеннан, фойеда Сөембикәгә багышланган күргәзмә дә эшләде. Анда Бакый Урманче, Әхсән Фәтхетдинов, Васил Ханнанов һәм яшь рәссамнар картиналары куелган иде.

azatliq.org

Просмотров: 656

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>