Картаерга ашыкмагыз

Хөснулла Сөләйманов (уңнан сулга), Хәҗәр Гыйльманова һәм София Сәлахова.

Хөснулла Сөләйманов (уңнан сулга), Хәҗәр Гыйльманова һәм София Сәлахова.

Тормыш дигәнең бик тиз үтеп китә. Дәрт һәм көч ташып торган, хыялларга уралган яшьлек артыннан гомер көзе җиткәнен сизмисең дә. Тик чәчләренә чал төшсә дә, йөзләрен җыерчыклар бизәсә дә, өлкәннәрнең күңеле әле һаман яшьлектә. Бер генә дә картаясы килми. Аны ничек алдарга соң?

- Кешене биологик, социологик һәм психологик яктан картая диләр белгечләр. Соңгысы кешене бигрәк бетерә икән, чөнки бу картлык килү белән килешү һәм төшенкелеккә бирелү дигән сүз.  Шуңа күрә картлыкка каршы торуның бердәнбер чарасы — физик яктан актив булу һәм бай рухи тормыш белән яшәү. Бу турыда карамагымда булган өлкәннәргә дә гел кабатлап киләм, — дип сөйли Самараның Советский районы социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре София Сәлахова.

София ханым 13 пенсионерга хезмәт күрсәтә. Шуларның берсе — Хөснулла абый Сө­ләйманов. Ул быел 85 яшен тутырса да, үз яшеннән күпкә яшьрәк булып күренә. “Картаерга вакыт юк әле. Мәчеткә йөрибез, оныклар-оныкчыклар белән мәш киләбез”, — дип елмая ул. Катлаулы тормыш юлы үткән димәссең дә.

Яшьлек еллары Елховка районының Тупли авылында үткән милләттәшебезнең балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ачлык-ялангачлыкны үз җилкәсендә татыган, дип әйтергә була. Шул чор балалары белән бергә Хөснулла да колхоз эшенә бик иртә җигелә. Ат җигеп, кырда эшләүчеләргә мичкәләп су ташучы да ул, чәчү вакытында прицепчы та ул…

Бер төркем яшьтәшләре белән Куйбышевка ФЗӨга укырга киткәндә егеткә бары тик 15 яшь кенә була. Аны тәмамлаганнан соң Хөснулла Мехзавод бистәсендәге коммуналь хуҗалык ида­рәсендә  ташчы булып эшли башлый.

Хөснулла Сөләйманов (уңнан сулга), Хәҗәр Гыйльманова һәм София Сәлахова.

Хөснулла Сөләйманов (уңнан сулга), Хәҗәр Гыйльманова һәм София Сәлахова.

- Җитәкчебез бик әйбәт кеше иде. Эшебез барып чыкмаса да, тавыш күтәрми, ничек дөрес итеп эшләргә кирәклеген ипләп кенә аңлата, күрсәтә иде. Өч елдан соң, әти-әни картайдылар инде, үзләре генә яши алмыйлар дип, эшемнән китәргә гариза язгач та, каршы килмәде, хәлемә керде, — дип искә ала Хөснулла абый.

Армиягә ул туган авылыннан китә. Германия чигендә хезмәт иткәндә сержантлар мәктәбен, шоферлык курсларын тәмамлый. Ә хезмәтен тутырып туган авылына кайткач, механизаторлар курсларында да укып чыга һәм шул профессия буенча эшли башлый.  Авылдан Самарага күченеп килгәч тә, бу һөнәренә тугры кала ул.

- 40 ел буе — механизатор, ә егерме биш ел водоканалда бульдозерчы булып эшләдем. Яхшы хезмәтемне җитәкчеләр дә югары бәяләп, төрле дәрәҗәдәге бүләкләр, медальләр белән бүләкләп тордылар. Лаеклы ялга хезмәт ветераны буларак чыктым инде.  Бүгенге  тормышым белән бик канәгать. Аллага шөкер, картлык көнемдә ялгыз түгелмен, хатыным янымда, — дип Хәҗәр апага ымлый.

Алар икесе дә ялгызлык әчесен татыган кешеләр. Беренче хатыны Җария вафат булганнан соң, Хөснулла абыйга тормыш алып барырга авыр була, әлбәттә. Бераздан ул унөч еллар чамасы тол яшәгән авылдашы Хәҗәр белән гаилә корып җибәрә. “Олы яшьтә бер-берегезгә ияләшү авыр булмадымы соң?”  дигән сорауга алар икесе дә “Ю-ю-юк” дип сузып җибәрделәр.

- Тормыш тәҗрибәбез дә шактый зур иде, якыннарыбызны югалту ачысы да берләштергәндер. Менә инде 12 ел буе тату гына яшәп ятабыз. Булган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез, киңәшәбез. Сөйләшә-сөйләшә икәүләшеп чәй эчүе ни тора! Парлы тормыш — зур бәхет ул, — дип сүзгә кушыла Хәҗәр апа.   Аларның янып торган күзләрен күреп, шаяртып сөйләшүләрен ишетеп, ирексездән: “Пар канатлы булып, бәхетле яшәү дә картлыкка каршы дәвадыр, бәлки?” дип уйлап куясың.

“Һәр туган көнгә куанып, Аллаһ Тәга­ләгә рәхмәтле булып яшәгез. Үткәннәрне уйлап, төшенкелеккә бирелмәгез, киләчәк  тормышны яратыгыз”, — дип гаилә сер­ләре белән уртаклаштылар Хөснулла абый белән Хәҗәр апа. Бер-береңне кайгыртып, балалар-оныклар белән гөрләшеп яшәгәндә картаерга вакыт юктыр шул. Җитмәсә, София Сәлахова кебек караучылары дә бар бит әле. Ул аларга кибеттән азык-төлек алып кайта, өй эшләрендә булыша, кирәк булганда, хастаханәгә алып бара, рецепт буенча даруханәдән дару ала, торак-коммуналь хезмәт өчен түләргә ярдәм итә. “Эше белән дә, татлы сүзе белән дә ярдәм итә Софиябез. Аллаһ Тәгалә үзенә дә  бәхет-шатлыклар биреп торсын”, — дип рәхмәтләр укыйлар аңа Хөснулла абый белән Хәҗәр апа.

Ә менә җәмгыятькә үпкәсе бар гаилә башлыгының. “Картларга караш үзгәрде. Кадер-хөрмәт тә, ихтирам да кимеде. Дөнья артыннан куып, безне уйларга вакытлары юктыр инде. Элек “Самара водоканалы” оешмасыннан Өлкәннәр көне уңаеннан бүләкләр китереп бирәләр иде. Хәзер анысы да юк. Игътибар булмавы, безне онытулары хәтерне калдыра. 1 октябрь — Олылар көне  кешеләргә картлык турында уйлану, олы туганнарың исән булса, барып күрү, булмаса — каберләренә зиярәт итү өчен бирелгәндер, дип уйлыйм.  Картлык һәрберебезгә киләсен онытмасыннар иде”, — диде ул мине озат­канда.

 

Алия АРСЛАНОВА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1108

Комментирование запрещено