Рөстәм Миңнеханов Чиләбедә Тукайга һәйкәл куюны хуплады / Минниханов поддержал установку памятника Тукаю в Челябинске

dsc03216Бүген Магнитогорск шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Магнитогорскида татар мәдәни үзәге ачу һәм Г.Тукайга һәйкәл кую турында Чиләбе өлкәсенең татар оешмасы активы белән  сөйләште. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оешма активы белән очрашуда Магнитогорскида татар мәдәни үзәге булдыруга бәйле сораулар буенча фикер алыштылар. Шулай ук татар телен өйрәнү буенча этномәдәни компонент булган мәктәп оештыруга ярдәм итү, “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалының корпунктын ачу һәм Магнитогорск – Казан туры авиарейсын булдыру мәсьәләләре дә каралды.

Татарстан Президенты белән очрашу вакытында Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова Чиләбедә Г.Тукайга һәйкәл куярга тәкъдим итте. Ике төбәк җитәкчесе дә бу идеяне хуплады.

Очрашу тәмамлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов “Беренче чатыр” һәйкәленә чәчәкләр салды. Ул «Магнитка»ның беренче төзүчеләренә багышланган. Аларның күбесе березент чатырларда яшәгән һәм кыш чыккан. Магнитогорскиның беренче төзүчеләре арасында Татарстанның барлык районнарыннан килгән татарлар да булган.

Татарлар белән очрашуда Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, Магнитогорск шәһәре Башлыгы Сергей Бердников, ПАО “Магнитогорск металлургия комбинаты” Директорлар советы Рәисе Виктор Рашников һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

tatar-inform.tatar

* * *

Президент Татарстана Рустам Минниханов встретился с активом татар Челябинской области во время рабочей поездки в Магнитогорск. Об этом сообщает пресс-служба Президента РТ.

Челябинская область — это российский регион, в котором проживает одна из наиболее многочисленных татарских общин.

«Сегодня в Магнитогорске проживает более 20 тысяч, а в целом в Челябинской области более 180 тысяч татар. Среди них много известных металлургов, ученых и деятелей культуры, внесших вклад в развитие области», — отметил Минниханов. Он также поблагодарил руководство региона за создание условий для сохранения и развития культуры татар.

На встрече обсудили создание татарского культурного центра в Магнитогорске, создание школ с этнокультурным компонентом для изучения родного татарского языка, открытие корпункта телерадиокомпании «Татарстан-Новый век» и прямого авиасообщения Магнитогорск — Казань.

Кроме того, председатель Конгресса татар Челябинской области Лена Колесникова предложила установить памятник татарскому поэту Габдулле Тукаю в Челябинске и благоустроить прилегающий сквер. Инициативу поддержали руководители обоих регионов.

Затем Рустам Минниханов возложил цветы у памятника «Первой палатке», посвященного первым строителям знаменитой Магнитки. Известно, что многие первостроители зимовали в брезентовых палатках. В их числе были и татары, направленные со всех районов Татарстана.

tatar-inform.ru

 

Просмотров: 465

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>