Минем дә бит йөрәк яралы

1311260555_1311235332_podborka_26Күгәрченнәр оча талгын гына,
Канатлары әллә талганмы?
Бер күгәрчен көндә йөри йортта,
Яраланып ялгыз калганмы?

Йортка чыгып көндә ярма салам,
Ашасын дип ялгыз күгәрчен.
Яраланып калган күгәрченне
Иптәшләре күрми күрәмсең.

Курыкма син, ялгыз күгәрченем,
Мин бар әле сиңа иптәшкә.
Йөрәккәем әрнеп куя минем
Көндә сине ялгыз күргәнгә.

Төннәр җылы әле, кай җирдә дә
Кунар өчен урын табарсың.
Салкын кышта ялгыз күгәрченем
Җылы урын каян табарсың?

Кулга килсәң әгәр, күгәрченем,
Бәйләр идем синең яраңны.
Синең кебек ялгыз, күгәрченем,
Минем дә бит йөрәк яралы.

Күгәрченем кинәт юкка чыкты,
Әллә таптымы икән дусларын?
Көндә көтәм хәзер алмагачка
Пар күгәрчен килеп кунганын.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 987

Комментирование запрещено