Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН: «Картлар — милләтнең һәм динебез Исламның хәзинәсе»

khazrat-yarullinКөзләр җитү кешеләр хәтеренә муллык белән кереп калган. Кырларда игеннәр урып, сугылган. Яшелчәләр җыелган. Җиләк-җимешләр кышкыга әзерләнгән. Нәкъ менә октябрьнең берендә олылар көне итеп бәйрәм уздыру үзенә бер тирән мәгънәгә ия. Муллык һәм акыллылык бәйрәме. 

Дәү әти һәм дәү әниләребез, әби-бабайлар, әти-әниләр, зур тормыш юлы узып, лаеклы ялга чыгып, оныкларын тәрбия кылалар. Олылар биргән тәрбияне бер генә уку йорты да башкарып чыга алмый. Олылар тәрбияне динебез Ислам кануннары нигезендә алып баралар. Олылар нарасыйларны сабырлыкка һәм игелек кылырга өйрәтәләр, намазлыкка бастыралар. Баланың калебенә изге Китабыбыз Коръәни-Кәрим таләпләре сеңсә, ул беркайчан да ялгыш юлга тайпылмас, Аллаһы теләсә. 

Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә яшьләребез тормышларын никах мәҗлесләре белән башлап җибәрәләр һәм, шул кыйбланы саклап, гаилә дәрәҗәсен үстереп яшиләр. Тик тату гаиләдә үскән бала гына киләчәктә Ватаныбызның дәрәҗәсен үстерә ала, милләтебезне саклап яши, динебез Исламны куәтләүчеләр исемлегендә була.

Олылар бәйрәмендә барча ватандашларыбызны, милләттәшләребезне, дин кардәшләребезне котлыйм һәм сәламәтлек, бәрәкәтле маллар, тынычлык, бәхетле картлык телим. Картлар — милләтнең һәм динебез Исламның хәзинәсе. Дөнйалыкта — ихтирам, мәңгелектә оҗмах нигъмәтләренә ия булырга язсын, Раббым.

Самар өлкәсенең мөфтие

Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1041

Комментирование запрещено