Татарстанның Зәй районында яшәүче кунакчыл халык «Ак калфак»лыларны кабул итте

zey3

Самар өлкәсеннән дә чарада бертөркем гүзәл затлар булып кайттылар. 

28 сентябрьдә Татарстанның Зәй районында «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы  үтте. 

Зәйнең кунакчыл халкы 100 кешелек делегацияне - Татарстанның 32 районыннан,  Россиянең 5 төбәгеннән җыелган «Ак калфак» татар хатын-кызлары вәкилләрен якты йөз белән каршы алып, аларга үзләренең  милли-мәдәни чараларын, йола-гадәтләрен оештырганнар, күренекле шәхесләре белән таныштырганнар. Самар өлкәсеннән дә чарада бертөркем гүзәл затлар булып кайттылар. 

iid_NK96ugMimage (1) image zey3

“Ак калфаклы”ларның күчмә җыены, гадәттәгечә, пленар утырыш белән төгәлләнгән. Милләт җанлы ханымнарның чираттагы утырышы исә ноябрьдә Удмуртия Республикасында узачак.

Просмотров: 1205

Комментирование запрещено