“Үзгәреш җиле” фестивале билетлары сатуга чыкты

5643“Үзгәреш җиле” фестивале концертларының билетлары сатуга чыкты. Концертлар ике көн – 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә үтә. Билет бәясе 1500 сумга кадәр.

Театрның матбугат үзәге катнашучылар турында төгәл мәгълүматны әлегә бирми.

  • “Үзгәреш җиле” фестивале Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры җитәкчелеге тарафыннан Татарстан Президенты йөкләмәсе белән үткәрелә. Фестиваль беренче мәртәбә 2016 елда узды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 844

Комментирование запрещено