Башкорт теленә акча нигә киселә?

78D9C442-6806-4C5A-B1BA-D74BAEB9F337_cx6_cy7_cw88_w1023_r1_sБашкортстанда телләр үсеше програмы кабул ителде. Програмның уңай яклары да бар, әмма китек яклары да күп. Акчасы шактый киселгән. Алты елга 1 млрд урынына нибары 683 млн сум каралган.

Башкортстанда дәүләт телләре һәм туган телләр үсеше дәүләт програмы кабул ителде. Ул алты елга тәгаенләнгән. Киләсе елда гамәлгә керәчәк, быел бюджеттан акча бүленергә тиеш. Бу – башкорт җәмәгатьчелеге тарафыннан көтеп алынган документ. Федераль үзәктән телләргә карата барган һөҗүм чорында аның әһәмияте никадәр зур икәне көн кебек ачык. Әмма Башкортстан түрәләре аны күз буяу өчен генә эшләде, алар тарафыннан документтан күп мөһим өлешләре алып ташланылды.

Миңа күпләр ни өчен бу телләр үсеше програмына каршы чыгасың, тәнкыйтьлисең, башкорт телле проектларына акча бирелә бит дип үпкәлиләр. Бу документны әзерләүгә минем дә күп көчем керде, аны язуда катнаштым. Шуңа күрә мин аның уңышларын да, кимчелекләрен дә беләм, без моңа кадәр аның ниниди булуын хыялланганыбызны да хәтерлим. Дәгъваларым да урынлы дип саныйм.

Бу програмны язарга Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов 2017 елда ук күрсәтмә бирде. Ул бер ел дәвамында эшләнде. 2018 елның 1 февралендә кабул ителергә тиеш иде, әмма сузылды. Аңа 17 августта гына нокта куелды. Җәмәгатьчелек игътибары зур булды, шуңа да аны яшереп торып булмады. Програмны язу Башкортстан фәннәр академиясенә йөкләнде. Эш төркеме төзелде, анда башлыча лингвистлар эшләде. Компетентлы төркем эшләде дип саныйм. Әмма Башкортстанның бөтен дәүләт органнары аның өчен җаваплы булырга тиеш булса да, арбаны тартучылар аз булды. Мәсәлән, Башкортстанның икътисад, финанс министрлыгының да эштә катнашуын сорадык, әмма ярдәм булмады. Республиканың мәгариф һәм фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр министрлыклары да көч салмады, күбрәк күзәтүчеләр ролендә генә булдылар. Югыйсә уртак проект итеп җигелеп эшләүгә бернинди дә каршылык юк иде.

Финанслар киселде, алты елга нибары 683 млн сум

Дәүләт програмындагы проектларны тормышка ашырыр өчен 1 млрд сумнан күбрәк акча кирәк булып чыкты. Әмма финанслар, гадәттәгечә, киселде. Алты елга нибары 683 млн сум. Әмма моның өчен дә рәхмәт әйтәседер, чөнки моңа кадәр эшләгән програмга дигән акча күләме бүгенгесеннән 20 тапкырга азрак иде.

Програмның уңай яклары да күп, әмма мин китек якларына туктыйм. Бүген безнең өчен иң мөһим максатларның берсе – ул мили кадрларларны югалтмау, яңа белгечләрне әзерләү. Бу башкорт, татар, чуаш, мари һәм башка милләтләргә дә кагыла. Соңгы елларда югары уку йортларында туган телдә белем бирүче педагоглар, журналистлар, филологлар, сәнгать эшлеклеләрен әзерләү кими башлады. Әйе, бүген алар бар, әмма иртәгә аларга кытлык була ала. Без моңа әзер булырга тиеш. Шуңа да милли кадрларны әзерләү туктамаска тиеш кенә түгел, аларның саны артырга тиеш дигән фикергә киленде, програм проектында бу максатларга финаслар бүлү каралды. Алты елга күпме акча кирәклеге санап чыгарылды, төгәл суммалар да язылды. Әмма ни хикмәт, кабул ителгән програмнан бу өлеш алып ташланган булып чыкты. Кем каршы чыктымы? Башкортстан мәгариф министрлыгы бу маддәне кирәксез, файдасыз дигән нәтиҗәгә килде, аны програмнан алып ташларга күп көч салды.

Бу – надан караш. Имеш, мондый кадрлар әзерләгән югары укы йортлары, мәсәлән, БДУ, БДПУ федераль дәрәҗәдә эшли, ә програмда республика финанслары тотыла, алай эшләү тыелган дигән ахмак сылтау табылды. Башкорт теле укытучылары болай да күп, алар арасында эшсезләр саны арта, аларны кайда илтәбез диделәр. Эшсез укытучылар гаскәрен ник арттырырга диләр. Әмма бу бүгенге көн белән яшәү сорыкортлыгы.

Башкортстан түрәләре Мәскәү каршында тәти булып күренер өчен, башкорт теленә каршы чыга

Татарстанны алыйк, республика президенты янә милли педагогика институтын торгызырга кирәк дип әйтте. Ягъни Татарстанда укытучыларны әзерләү системын юкка чыгарганга терсәкләрен тешлиләр. Үкенәләр. Бүген-иртәгә укытучылар картая, аларның буыны яңарырга тиеш. Әлегә Башкортстанда бу систем эшли, аны үстерергә кирәк. Ләкин моны түрәләр аңларга теләми. Бу беренче чиратта Башкортстанның мәгариф министры Гөлназ Шафикова, вице-премьер Салават Сәгыйтовның шәхси позициясенә бәйле. Алар, үз кәнәфиләрен югалтудан куркып, Мәскәү каршында тәти булып күренер өчен, башкорт теленә каршы чыга. Фәкать алар аркасында телләр програмы китек хәлдә кабул ителде. Хакимияттә сай фикерле кешеләр булган вакытта тәрәккыять турында уйларга урын юк.

Тагын бер мөһим әйбер. Програмда башка сыймаслык максатлар, ирешелергә тиешле күрсәткечләр бар. 2019 елдан мәктәп укучыларының барысы да урыс телендә укырга тиеш дип язылган. 100 процент дигән максат куелган. 2024 елда програм тәмамлана, һәр елга да шундый максат язылган. Ә Русия, Башкортстан Конституцияләрендәге туган телләрне уку хокукын нишләтергә? Мәсәлән, мин балалармның башкорт телендә белем алуларын телим. Ник башкорт телен белү максаты куелмый бу програмда? Ул бар, әмма мәгариф министрлыгы аның мәгънәсен алыштырды. Мин бу хакта аларга хат язам, әмма мине ишетүләре генә икеле.

Телләр үсеше дәүләт програмыннан тыш грантларга өмет итеп булмый

Минем күзаллавымча, дәүләт програмында башкорт теленнән кала татар, чуаш, мари һәм башка телләргә карата финанслау да аерым булырга тиеш иде. Республикада татарлар саны зур, аларның да теле үсеш алырга тиеш. Бер карасаң, башкорт дәүләт теленнән кала акчаның зур өлеше нәкъ татар теленә бирелүе мантыйкка сыя. Һәр милләтнең теле үсеше өчен аерым финанс күләме язылды. Әмма республикадагы бөтен телләр дә туган телләр програмы өлешенә керде. Анда 478 млн сум бүленә дип язылган. Татар, чуаш, мари, удмурт, украин, беларус – барысы да бергә. Кемгә күпме акча бүленә, һич аңламассың! Әвеш-тәвеш китерер өчен менә дигән яссылык, кем аны контрольдә тота алсын ди хәзер? Башкорт теле үсешенә исә 172 млн сум бүленә. Туган телләр өлешенә зур акча бүленгән дип шатланасы түгел, анда республикадагы бөтен грантлар акчасы да исәпкә алынган. Ягъни телләр үсеше дәүләт програмыннан тыш грантларга өмет итеп булмый. Програм проекты бездән киткәч, ул шул үзгәрешләр кичерде, бөтен саннар юкка чыкты.

Програм алты елга тәгаенләнгән, әмма заман бик тиз үзгәрә, китап уку да, телевидение дә кызык түгел, техника, видео, интернет коточкыч тизлектә үсә. Без артта калмабызмы? Тик фәнни эшләргә генә акча бүлеп бер буынны югалтмабызмы?

Телефон аркылы башкорт телен өйрәнү әсбаплары, электрон дәреслекләр, башкорт телендә уеннар, видеолар, мультфильм, комикслар, Youtube-та башкорт телендә кызыклы контентлы канал булырга тиеш. Болар берсе дә кермәде. Яндекста Алиса роботы эшли, ә башкортча кайчан булыр? Дөнья алга киткәндә без китапларыбыз бар дип утырып калмабызмы?

Тимур МОХТАРОВ, 
галим, башкорт милли хәрәкәте активисты, Уфа.

azatliq.org

Просмотров: 414

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>