Яшибез бит җирдә бер генә

859a4dd3066d1746377a6ea3ad648630Сугылма, җил, килеп тәрәзәмә,
Салкыныңны өрмә син болай.
Өшеттереп салкын җилең белән
Сыныйсыңмы мине син шулай?

- Сыныйм, — диеп Бер Ходаем мине
Кайчагында артык иркәли.
Эчләреңә сыймас биреп кайгы
Көтмәгәндә кага, җәберли.

Су буена төшеп карап йөрдем,
Чәчкә атамы диеп камышлар.
Безне беркем аера алмас иде,
Аермаган булса язмышлар.

Иртән торам да мин, намаз укып,
Бүген исән бит, дип куанам.
Эчем пошып, елар чакларымда
Догаларым укып юанам.

Иңнәремә минем таң нурында
Ак фәрештә сала канатын.
Изгелекләр эшләп уздыра алсам иде
Санаулы hәp гомер сәгатен.

Бер нәрсә дә җирдә ялгыз түгел,
Шатлык, кайгы йөри гел бергә. 
Исәнлегебезнең кадерен белик,
Яшибез бит җирдә бер генә.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1474

Один комментарий

  1. Гульчира апай, Аллахнын рэхмэте яусын узенэ шундый матур шигыйгрьлэренэ!