Гали авылы “Ак калфак“ хатын-кызлар оешмасының 2018 елга хисап ясый

gali-16-02-2017-4-500x330Похвистнево районы Гали авылы “Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының 2018 елда эшләгән эшләре:

  • Васыятнамә төзергә өйрәнү мәҗлесе.
  • Ифтар мәҗлесе.
  • “Бабкай чишмәсе” янында корбан ашы мәҗлесе.
  • Мәҗлескә йөри алмаган олыларга Ураза гәете күчтәнәчен һәм Корбан итен, күчтәнәчен өләшү.
  • Сәидә абыстай Аппакова белән (мәктәптә, мәчеттә, мәдрәсәдә һәм мәҗлестә) очрашу оештыру.
  • Җиңү көненә багышланган бәйрәмне, Сабантуйны, “Халкым минем” фестивален оештыруда катнашу, 50 ел бергә яшәгән гаиләләрне тәбрикләү (3 гаилә).
  • Мәдрәсәдә өмә оештыру.
  • Изге Болгарга (60 кеше), мәркәзебез Казанга (өч тапкыр – 16, 44, 16 кеше) сәяхәт оештыру.
  • Конкурс “Минем йортым — гүзәл бакча”.
  • “Гали” мәдрәсәсендә оештырылган җәйге лагерь эшендә катнашу.

“Ак калфак “ оешмасының җитәкчесе Каримова И.С.

tatar-congress.org

Просмотров: 1127

Комментирование запрещено