Йөрәк җылымны укучыларыма бирәм…

Венера А,

Венера Әхмәтҗанова укучылары арасында.

Баланың беренче сыйныфка кергән көне бөтен гаилә өчен дә зур шатлык. Ата-аналар алдан ук: “Беренче укытучыбыз кем булыр? Балабызда укуга кызыксыну уята алырмы?” – дип борчылалар. Мөгаллимнең тәҗрибәле остаз һәм сабыйга ышанычлы дус була белүе киләчәк буын тормышы өчен бик мөһим булуын яхшы аңлыйлар алар.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы Венера Әхмәтҗанова нәкъ шундыйлардан. 31 ел буе ул сабыйларга белем дөньясына беренче адымнарын ясарга ярдәм итә, укырга һәм язарга, яхшыны яманнан аерырга, тормыш матурлыгын күрергә өйрәтә. Акыллы, мәрхәмәтле, таләпчән һәм балалар күңелен аңлый белә торган укытучыны хезмәттәшләре дә, ата-аналар да хөрмәт итәләр.

- Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган идем. Шуңа да мәктәпне тәмамлаганнан соң туры Куйбышевның педагогия училищесына барып кердем. Ә диплом алгач, ике дә уйламыйча, туган авылыма кайтып эшли башладым.

Бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Хезмәтемнән ләззәт табып, бар көчемне, йөрәк җылымны балаларга биреп эшлим, — дип сөйли Венера Фәһим кызы.

Укытучы үз белемен күтәрү өстендә дә туктаусыз эш алып бара. Яңа уку-укыту методикаларын үзләштерә, дәресләрендә заманча технологияләр кулланып, балаларның игътибарын җәлеп итә белә. Көн саен күпсанлы документлар туты­рырга, ата-аналар белән эшләргә, бәйрәмнәр оештырырга да өлгерә ул.

Венера А,

Венера Фәһим кызы район, өлкә бәйгеләрендә дә даими катнашып, ачык дәресләр бирә, мастер-классларда тәҗрибә уртаклаша. Хезмәт дәверендә ул күптөрле бүләкләргә дә ия булган. Мәсәлән, 2009 елда Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә узган татар теле укытучылары бәйгесендә — икенче, ә 2016 елда беренче урынны яулаган.

Бер ел элек Самара өл­кәсендә үткән Татарстан мә­гариф көннәрендә Венера Әхмәтҗанова татар теле һәм әдәбият дәресләрендә яңа мәгъ­лүмати-коммуникатив тех­но­логияләр куллану буенча ачык дәрес күрсәткән иде. Мөхтәрәм кунаклар аның хез­мәтенә югары бәя биреп, Та­тарстанның мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.

Венера Әхмәтҗанованың өченче сыйныфында барлыгы 19 бала белем ала. Арада татарлар да, башка милләт балалары да бар.

- Бүген татар телен укыту буенча зур тавыш бара, аны мәктәпләрдә укытмас­ка дигән сүзләр йөри. Бу һич тә дөрес түгел. Аеруча татарлар күпләп яшәгән авыл-шәһәрләрдә ана теле дәресләре укытылырга тиеш.

Безнең мәктәптә, мә­сәлән, тәрбиягә алынган, чит җир­ләр­дән авылга кайтып төпләнгән башка милләт балалары да белем ала. Аларның барысы да үз те­ләк­ләре бе­лән татар теле дә­рес­ләренә йөри. Моның өчен ата-аналарга да рәхмәт әй­тәсе килә. Чөнки өйдә татарча сөйләшмәсәләр, татар культурасын сеңдермәсәләр, безгә, укытучыларга, күпкә авыр булыр иде, — ди Венера Фәһим кызы.

Ул үзенең улы Риназның күңеленә дә яшьтән ана теленә, милләтенә, туган авылына карата мәхәббәт орлыгы салган. Тәрбиягә алган, бүген 7нче сыйныфта укучы кызлары Саша да саф татар телендә сөйләшә, мәктәптә уздырылган төрле чараларда актив катнаша.

Авыл җирендә укытучы һәрвакыт күз алдында, аның гаиләсе дә, йорт-җире дә башкаларга үрнәк булырга тиеш. Венера Әхмәтҗановага бу яктан да тәнкыйть сүзе әйтеп булмый. Уңган хуҗабикә, ике баласына — яраткан әни, ире Фәриткә — тугры хатын ул.

- Аллага шөкер, гаиләм тату, бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Фәрит белән балалар, мәктәп эшләрем тыгыз булуын аңлап, миңа ярдәм итмәсәләр, бөтен күңелемне биреп эшли алмас идем.

Укучыларымны да үз балаларым кебек яратам бит. Инде мәктәпне тәмамлап, күптән үз тормышлары бе­лән яшәүчеләрне дә “ми­не­келәр” дип йөртәм. Күз алдыңда тормышның беренче уңышсызлыкларын һәм шатлыклы мизгелләрен ки­чергән балалар чит булмый инде алар. Тормышта үз урыннарын тапканнар икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары — ул минем күпьеллык хезмәт җимешләрем. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һө­нәрне сайлавыма һич үкен­мим, — дип тәмамлады сүзен Венера Әхмәтҗанова.

Без аны һәм өлкәбезнең барлык укытучыларын профессиональ бәйрәмнәре белән кот­лап, авыр хезмәтләрендә уңыш­лар телибез.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1296

Комментирование запрещено