“Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне!”

20180930_12123530 сентябрьдә Яңа Ярмәк авылы клубы бинасында иң кадерле кешеләребез — ак яулыклы әби-апаларыбыз хөрмәтенә “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне!” дип аталган  бәйрәм кичәсе оештырдык.

Әбиләр, бабайлар, өлкән яшьтәге кешеләр татар гаиләләрендә зур урын билиләр. Алар үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналалар. Әби-бабаларның тәҗрибәләре, биргән киңәшләре гаять күптөрле һәм катлаулы тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Сабый баланы тәрбияләүдә вакыты белән әби ананы да алыштыра алган. Ә бабайның тәрбияви йогынтысы еш кына атадан да зуррак булган. «Дәү әти», «дәү әни», «әбекәй», «бабакай» дип дәшүләр бер дә юктан гадәткә кермәгән. Алар ата-ана кебек үк газиз, кадерле кешеләр.

20180930_11385720180930_120110 20180930_121235 20180930_130834

Бәйрәм кичәсен котлау сүзләре белән башлап җибәрдек. Олыларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Минсәгыйть Низаметдин улы тәбрикләп үтте. 

Концерт программасы җыр, бию, мәзәк күренешләр, уеннар белән аралаштырылган иде. Кичәбезгә кунакка әби (Гөлсинур Гафурова) белән бабайлар (Рузалия Гафурова, Асия Җәләева) да килгәннәр иде. Алар яшь чакларын искә төшереп үттеләр. Авылыбызның шагыйрәсе Гөлсинур апай Гафурова эчтәлекле итеп шигырьләрен укып узды. Җырчы, биюче кызларыбыз әби-апаларның күңелләрен күтәреп, бер-бер артлы чыгышлар ясап тордылар.

Китапханәче Асия Җәләева әби-апаларга уеннар әзерләгән иде. Ул аларны җырлатты да, төрле сорауларга да җавап таптырды, җитезлекләрен дә тикшереп карады.

Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр — алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар. Кичәбез барышында өлкәннәребез хөрмәтенә бик күп матур сүзләр, теләкләр яңгырады.

Концерттан соң бәйрәм сый тулы табыннар артында дәвам итте. Кайнар бәрәңге ашап, тәмле чәйләр эчеп, туйганчы сөйләшеп, рәхәтләнеп ял итеп утырдылар апалар.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез булганда гына безнең өйләребез һәрвакыт ачык тора, йозакның нәрсә икәнлеген дә белми. Сез булганда гына өстәлләребездән кайнар чәй өзелми. Сез- дөньяда иң сабыр йөрәкле адәмнәр. Сез — оныкларыгыз өчен иң сөйкемле матур кешеләр, алар өчен сездән дә күркәм кеше юк. Сез балаларыгызга һәм оныкларыгызга бик кирәк һәм нык терәк! Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез!

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Камышлы районы.

Просмотров: 1206

Комментирование запрещено