Төркияле тамашачы “Мулла” татар фильмын карады — фикерләр

0123Истанбул үзәгендә, шәһәрнең иң абруйлы кино залларының берсендә Татарстанда төшерелгән «Мулла» татар нәфис фильмы күрсәтелде, әмма залда халык күп түгел иде. “Татар-информ”ның Төркиядәге үз хәбәрчесе дә тамашачылар арасында булды.

  • Фильм Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы буенча эшләнгән. Режиссерлар — Әмир Галиәскаров һәм Рамил Фазлыев. Төп рольне дә Рамил Фазлыев үзе башкара.

“Мулла” фильмы төркияле тамашачыларга Төрки дөнья журналистлар берлеге тарафыннан оештырылган III Төрки дөнья фильм фестивале кысаларында тәкъдим ителде. Фильмны барлыгы 20-25 кеше карады.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге үз хәбәрчесе кайбер тамашачыларның фильм хакындагы фикерләре белән кызыксынды. Гомуми буларак, алар фильмны уңай бәяләделәр һәм кызыклы фикерләр җиткерделәр.

Аднан Канра, техник рәссам һәм ювелир: “Мин, татар буларак, татар кино сәнгате өчен бик шат. Бу фильм аша аның үсештә булуын аңладым. Мондый кино әсәрләре эшли алгач, аның киләчәге бик өметле. Татарстан туфраклары, Казан шәһәре, авылларның гомуми күренешләре бик ошады. Яшеллек, матур табигать, төрле төсләргә буялган, бизәкләп эшләнгән авыл йортлары күңелдә горурлык хисләре уятты. Режиссерлар динсезлекнең нинди нәтиҗәләргә китергәнен яхшы аңлата алганнар. Мин татар авылларында әхлак бу кадәр түбән төшкәндер дип белми идем. Дин аны белер-белмәсләр кулында булырга тиеш түгел. Фильмда моның ассызыклануы сизелә. Җәмгыятьтәге бу проблеманың кино сәнгате аша күрсәтелүен ифрат дәрәҗәдә уңай бәялим. Фәкать бүгенге татар илендә диннең нечкәлекләрен белеп бетермәү киң күренеш, ахрысы, намаз кылу кадрларын караганда дөрес булмаган әйберләр күзгә ташлана. Хәтта режиссерлар үзләре дә аларны белеп бетермиләр, күрәсең. Шулай да бу фильм Татарстан турында шактый мәгълүмат бирә. Шунлыктан аны күбрәк кеше карый алсын иде. Ни кызганыч, без бу фестиваль турында бик соң белдек. Интернет киңлекләрендә дә алдан хәбәрләр таратылмады. Кино залы булган бинаның керешендә афишалар да куелмаган. Өстәвенә, фильмның төрекчәгә тәрҗемәсе бик начар эшләнгән. Татарча фикер төрекчә башка мәгънәдә бирелгән. Халыкара сәхнәгә чыкканда мондый әйберләргә игътибарлырак булу кирәк”.

Айшә Ревна Дәмирәл, Мармара университеты физик тәрбия һәм спорт бүлеге студенты: “Без озак еллар бер татар гаиләсе белән күрше булып яшәдек. Бу фильмны карарга алар чакырды. Мин сәяси эчтәлекле кино карармын дип килгән идем, әмма әсәрдә социаль тема эшләнгән. Ялыкмыйча карадым. Фильмдагы җинаятьләр, әхлаксызлык Татарстанга гына хас күренеш түгел, Төркиядә дә көн саен телеканалларның хәбәрләрендә карыйбыз, газеталардан укып торабыз. Ике ил өчен дә уртак проблемалар яктыртылган. Режиссерлар мулла булмаган авыл халкының әхлагы түбән төшә, дини белеме булмаган мулланың бер файдасы юк, дип аңлатырга тырышканнар, әмма Төркиядә һәр авылда, шәһәрләрдә һәр адымда мәчетләр, аларда илаһият бүлеген тәмамлаган имамнар эшли, шуңа карамастан нинди генә җинаятьләр эшләнми, нинди генә әхлаксызлыкларга шаһит булмыйбыз. Режиссер яки сценарий авторы дини булу белән иманлы булу арасындагы нечкә сызыкны күрсәтә алмаган, дип уйлыйм. Тема ачылып бетмәгән, тагын нәрсәдер җитми кебек тоелды. Ә болай татар авылы күренешләре, бигрәк тә өйләре ошады. Минем болай да Татарстанга барасым килә иде. Бу фильмнан соң иртәгә үк Татарстанга юлга кузгалу теләге уянды. Тик фестивальне оештыручылар бу фильм булачагын белдергән афишаларны нигәдер шәһәр буйлап таратмаганнар, кино залының ишекләрендә дә, бина алдында да, бина булган урам башларында да бернинди игълан юк. Гадәттә, европалы яки америкалы фильмнарның афишалары кая карама күзгә төртелеп тора. Танышларым әйтмәгән булса, мин монда татар фильмы күрсәтеләчәген берничек тә белмәгән булыр идем”.

Әлиф Ямак, кинематография һәм телевидение бүлеге студенты: “Без монда, бер танышыбызның киңәше белән, якут фильмы карарга дип килгән идек. Ләкин көннәрне бутаганбыз. Фильмга 4-5 минут соңарып кердек. Башта аңышмый утырдык. Фестиваль турындагы брошюраны алып карагач кына, татар фильмына эләккәнебезне аңладык. Ни урамнарда, ни бина алдында, хәтта кино залының керешендә дә нинди фильм барганлыгы турында бернинди мәгълүмат юк. Шулай да безгә “Мулла” ошады. Әлбәттә, Голливуд фильмнары белән чагыштырырга җыенмыйм. Мине, гомумән, башка илләрнең мәдәнияте, сәнгате нык кызыксындыра. Төрки халыкларның сәнгатен дөнья күләмендә дә, Төркиядә дә әле белеп бетермиләр. Әйтик, төрекләр арасында ничә кеше генә якут дигән милләт барлыгын белә икән? Шулай ук Татарстанны да белүчеләр бик аздыр дип уйлыйм. Менә мин бүген кино сәнгате аркылы Татарстан, татар халкы, аның яшәеш рәвеше белән таныштым, җәмгыятьнең нинди проблема белән яшәгәнен аңладым. Бу ил турында бернәрсә белмәгән кеше өчен бөтен нәрсә кызыклы. Сәнгать фестивальләренең уңай ягы – үзенчәлекле культуралар белән таныштыру. Шуңа күрә киңрәк массага ишеттерүне максат итеп куярга кирәк иде фестивальне оештыручыларга. “Мулла” фильмның темасы бик кызыклы, исеме дә дөрес куелган дип уйлыйм, әмма ул ачылып бетмәгән, акционмы — нәрсәдер җитми, вакыйгалар, сюжетлар әкрен бара кебек. Режиссер, мин шуны әйтергә телим, ди, ләкин фикерен җыеп, аңлатырлык сүз таба алмый кебек тойгы калды күңелдә. Фәкать яхшылап бәяләр өчен фильмны берничә тапкыр карарга кирәк. Тәрҗемәдә кимчелекләр күзәтелә. Әйтергә теләгән фикер төрекчә аңлатылып бетмәгән, ахрысы. Миңа әсәрдә исерек ролен башкаручының уйнавы бик охшады. Шундый нәүмиз, эчкерсез. Гадәттә, исерекләр хулиган була: аталар, ваталар, җимерәләр. Бу фильмда мин аны дингә бирелеп китәр, яңа имам белән авыл халкын тәрбияли башлар, дип уйлаган идем, ә сценарий авторы аның язмышын бөтенләй икенче төрле хәл итеп, динсезлек менә нәрсәгә китерә, дигән фикер үткәргән. Минемчә, оста алым. Режиссерның яктылык ысулларын куллануын да бик ошаттым. Рембрант алымын яхшы белүче генә шәм һәм күләгәләр белән эшли ала. Бит режиссерларның күбесе күләгәләр, шәм яктылыгы белән эшләргә курка”.

Сәркан Таркан, эшмәкәр: “Мин үзем – кырым татары, Төркиядә туып-үстем. Әлегә ана ватан Кырымны барып күрү насыйп булмады. “Мулла” фильмы күрсәтеләчәген татарстанлы танышларым әйтте. Безнең Казан татарлары белән охшашлыкларыбыз күп. Шуңа күрә фильм игътибарымны җәлеп итте. Бик актуаль тема күтәрелгән. Җәмгыятебезнең әхлагы дингә бәйле. Динсезлек – үзе зур проблема. Ә динне ялгыш юнәлештә тоту – тагын да зур проблема. Фильмда нәкъ менә шушы мәсьәләгә басым ясарга тырышканнар. Христианлык өстен булган Россия уртасында мондый проблеманы күтәрүне батырлык дип саныйм. Фильм кадрлары буенча Татарстан халкының иркен тормышта яшәгәнлеге аңлашыла. Халык үзенчә диндар булырга омтыла, ләкин дини белемле имамнар җитешмәгәнлеге сизелә. Дин — нечкә мәсьәлә, аны яхшы белгән, белемле, үрнәк тәрбияле, сәясәт белән бик эчле-тышлы булмаган самими кешеләр кулына тапшырырга кирәк. Татарстанның табигате, авыл манзаралары бик ошады. Вакыт табып, татар авылларын йөреп, татар мунчасы кереп кайтасым килә. Фильмны караганнан соң бу теләк тагын да артты. Мондый фильмнар ешрак күрсәтелсен иде. “Мулла” фильмын хәтта төрек телеканаллары аша да күрсәтергә була. Һәрвакыт Америка фильмнары, Бразилия сериллары күрсәтергә димәгән. Башка татар фильмнарын да карыйсы килә”. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 961

Комментирование запрещено