На Кремлевской улице Казани для съемок фильма воссоздали атмосферу начала 20 века / Казанның Кремль урамында кино төшерелә (ВИДЕО)

1На Кремлевской улице Казани воссоздали атмосферу начала 20 века (точнее 1917 года).

У главного здания КФУ начались съемки сериала «Зулейха открывает глаза». Съемочная группа разместилась напротив здания с колоннами на небезызвестной «сковородке», возможно, еще и для того, чтобы памятник юному Ленину не попадал в кадр.

Уже в пятницу, 5 октября, движение по Кремлевской было перекрыто. В ночь с субботы на воскресенье завезли землю и установили декорации.

Движение на участке от Университетской до Астрономической будет перекрыто до 18:00 10 октября.

Ранее сообщалось, что в Лаишевском районе специально возвели поселение Семрук, в съемках сериала приняли участие местные жители и известные актеры театра им. Г. Камала.

tatar-inform.ru

* * *

Казанның Кремль урамы ябык – “Зөләйха күзләрен ача” сериалы биредә 1917 елның көзге вакыйгаларын төшерә. “Татар-информ” хәбәрчеләре, кино төшерү мәйданчыгында булып, сериалның иң халык күп катнашкан күренешләренең берсен тамаша кылды. 

Хәтта ябык булмаса да, Казанда яшәүчеләр Кремль урамыннан үтеп йөрергә бик үк теләмәсләр иде, чөнки асфальт өстенә туфрак сибелгән, төнге яңгыр аны юешләп тә куйган.

Кино төшерү командасы бүген Игнатов белән Бакиевның яшь чагында революция ясап йөргәннәрен һәм профессор Лейбеның университет бинасыннан йөгереп килеп чыкканын төшерә.

Бүгенге күренешләрнең “йолдызлары” – Иван Игнатов ролен башкаручы Евгений Морозов һәм үзебезнең – Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин. Искәндәргә Бакиев роле бирелгән. Профессор Лейбе ролендә — Сергей Маковецкий.

Кремль урамына калын итеп туфрак җәелгән, такталар, капчыклардан баррикадалар ясалган, массовка китерелгән. Татарстан милли китапханәсенең тәрәзәләре кадакланган, университет ишекләренә листовкалар ябыштырылган. Урамда тимер кисмәкләр янып тора. Пиротехниклар чын сугыш төсе кертергә тиешләр. Гримерлар юнкерларның мәетләре булып уйнарга килгән ир-атларга канга баткан «бит»ләр ясыйлар.

Оештыручылар журналистларга, массакүләм эпизодлар төшерелгәндә, артистларга якын килергә, аралашырга ярамавын алдан ук кисәттеләр.

  • “Зөләйха күзләрен ача” сериалы Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча төшерелә. Режиссеры — Егор Анашкин. Сериал “Россия 1” каналы өчен “Русское” кинокомпаниясе тарафыннан төшерелә.

 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 815

Комментирование запрещено