Эшкуарлар мәдәният сагында

hello_html_69074d00Сентябрьдә Гали авы­лында берничә мөһим чара уздырылды.

9 сентябрь — Сайлаулар көненә авылыбызның уңган егетләре Равил Галимуллин һәм Рифат Мортазин, барлык чыгымнарын түләп, Казаннан артистлар чакырдылар. Та­тарстанның халык артис­ты, мәшһүр баянчы Фән Вәлиәхмәтов, алып баручы һәм җырчы Илнур Газизов һәм Светлана Сәхабетдинова, биюче Гүзәл Хәлилова бик матур концерт куйдылар. Килгән халык артистларны алкышлар белән каршылады, чәчәкләр белән озатты, Равил белән Рифатка олы рәхмәтләрен әйтеп, канәгать булып таралды.

Мәрхүм Расих Латый­повның кияве  Радик Сафиул­лин каенатасы истәлегенә “Балык тоту” конкурсы уз­дырды. 34 кеше катнашындагы чара бик тә кызыклы һәм күңелгә ятышлы булып узды. Елга буендагы болын көне буе гөрләп торды. Балыкчы мәзәкләре сөйләшеп, Расихыбызны искә алып, балык тотып, вакыт үткәне сизелми дә калды. Нәтиҗәдә 1 — 2нче урыннарны Венера бистәсендә яшәүче  Равил һәм Эльмира Санатуловлар яулады. Аларга бүләккә иң зур карп балыгы, өреп кабартыла торган резин көймә һәм күчмә кубок тапшырылды. Ахырда балык тотучылар һәм җан атучылар учак өстендә балык ашы пешереп, күркәм табыннар корып, гәпләшеп утырдылар. Атасының эшен матур гына алып баручы Радикка Аллаһының олы рәхмәтләренә ирешергә язсын иде.

28 сентябрьдә авылның Мәдәният йортында “Алтын көзнең матур кызы” конкурсы уздырылды. 9 — 11нче сыйныфларда укучы Таңсылу Сира­җева, Илфәния Латыйпова, Илүзә Нуриева, Исламия Латыйпова, Гөлсем Мөхәммәдьярова сәләтләрен күрсәттеләр: пешереп алып килгән ризыклардан салатлар ясадылар, кемдер җыр сузды, кемдер шигырь сөйләде, өченчеләре бию башкарды, ә ахыргы конкурста көзге урманда төшкән фоторәсемнәрен күрсәттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев кызларның барысына да грамоталар тапшырып, мактау сүзләре әйтте. Ә Мөдәррис Мөҗаһит улы Латыйпов — төп иганәче булды. Аңа рәхмәтләрнең иң олысы, чөнки авыл өчен кылган изгелекләре санап бетергесез. Изгелекләре, халыкның рәхмәте аңа юлдаш булып, исәнлеген арттырсын!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1726

Комментирование запрещено