29 сентябрьдә безнең Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йортында Казан шәһәреннән килгән Закир Шаһбан төркеме үзенең моңлы җырларыннан торган концерт программасын тәкъдим итте.
Закир әфәнде тамашачыларны сихри моң дөньясына алып керде, “Чияле тау”, “Җәйге урман”, “Ялгыз кое” һәм башка бик күп матур җырларын башкарды. Халык аларны тыңлап, елады да, кушылып җырлады да. Ә аның тормыш иптәше Гөлүсә үзенең эчтәлекле, күңелләргә үтеп керә торган шигырьләре белән чыгышлар ясады. Шулай ук яшь җырчы Алсугөл тамашачыларны шатландырды.
Барлык тамашачыларыбыз да бик тә канәгать һәм рәхмәтле булып калдылар. Ә без инде Закир абыйны һәм аның иҗади дусларын исәнлек һәм уңышлар теләп озаттык.
Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Камышлы районы.
Просмотров: 1029