Ятимлекнең ачы хәсрәтләре
Үртәсә дә бала чакларым,
Мин зарланмыйм бүген үткәнемә,
Йөрәгемә яшерәм моң-зарым.
Үтсәләр дә ачы җилләр исеп,
Өшеттереп йөрәк җилеген.
Мин бәхетле бүген — җылы өемдә
Тартып утырам әнием дисбесен.
Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.
Балыклы авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 929