«Хат килгән, әйдә бие!»

IMG_0569

Кичә Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлегендә Бөтендөнья почта көнен билгеләп үттек.

«Хат килгән, әйдә бие!», «Ни бирәсең, сөенче әйтәм, хат бирәм!», — дип әйтәләр иде элеккерәк елларда. Ә хәзер хат язышкан кешеләр дә сирәгәеп бара. Кәрәзле телефон, интернет заманында, Бөтендөнья почта көнендә элемтә бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан олыларыбыз белән күңелле хатирәләрне яңарттык.

Гөлсем апабыз Хөббәтова 1980 еллар башында элемтә бүлеге мөдире булып эшли башлый, бүгенгесе көндә лаеклы ялда булган авылдашыбыз бергә эшләгән иптәшләренең хәлләрен белешеп, алар белән аралашып, почта көнендә аларның һәрберсенә чәчәк бәйләмнәре әзерләп, шул елларга сәяхәт кылырга чакырды. Почта хезмәте белән бәйле хатирәләр белән уртаклашып, кичә бик күңелле үтте. Барыбызның да истәлекләре бер-берсенә үрелеп, онытылып барган газета-журналларны, октябрь бәйрәмен һәм башка вакыйгаларны искә төшерергә ярдәм итте.    

IMG_0560

IMG_0569 IMG_0590 IMG_0620 IMG_0624

 Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА, Иске Ярмәк авылының социаль реабилитация бүлегендә мәдәни чаралар уздыручы. 

Камышлы районы.
 

Просмотров: 906

Комментирование запрещено