Балыклыда Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм узды

DolRLWJW4AA0iNpТекелди сәгать телләре,
Текелди тек-тек кенә.
Сәгать суга, гомер уза,
Тек, тек, тек итеп кенә….

«Әйе, җырдагы кебек, гомер ага да, ага. Сәгать мизгелләрне саный да, саный. Вакыт дигәне, никтер, заманына карата, әллә тагын да тизрәк барамы?» - дип серләшә-серләшә апалар һәм абыйлар, бик тә зур хөрмәткә лаек булган кешеләребез, авылдашларыбыз, Балыклының мәдәният йортына үттеләр. Фоеда авыл хакимияте, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, клуб һәм мәктәп хезмәткәрләре тырышлыгы белән Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм табыны әзер иде.

Мәктәп укучылары югары дәрәҗәдәге концерт программасын башлап җибәрделәр. Ринат хәзрәтебезнең, авыл җирлеге хакимияте башлыгы Р.М.Йосыповның, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчеләре Р.Р.Шәрәфетдинованың, Р.Х.Абсаттарованың, Балыклы мәктәбе филиалы җитәкчесе Т.Н.Абсаттарованың, ветераннар оешмасы җитәкчесе Р.В.Вахитовның тәбрикләүләре, җылы сүзләре бәйрәмне тагын да бизәде.

Рәхәтләнеп ике сәгать буена барган концерт программасын карап, кайнар хуш исле чәйләр эчеп, милли ризыклар авыз итеп, күмәк татар халкының яраткан җырларын башкарып, биешеп, вакыт дигәне сизелми дә үтеп китте. Апаларыбыз һәм абыйларыбыз дога кылып, һәр барчабызга исәнлек-саулык, эшләребездә уңышлар теләп, рәхмәт сүзләре җиткереп, күтәренке күңел белән өйләренә таралыштылар.

DolRLWJW4AA0iNpDolRLUoXUAAyoXa DolRLVlW0AAN7LG DolRLWCW0AAeR8a

Бәйрәм белән, кадерле кешеләребез! Исәнлектә һәм саулыкта очрашуларга кадәр!

Текелди сәгать телләре,
Текелди тек-тек кенә…..

Изге теләкләр белән Балыклы авылының мәдәният хезмәткәрләре Р.Н.ЙОСЫПОВА, Р.В.ФӘРДИЕВ һәм Л.С.АБСАТТАРОВ.

Камышлы районы.

Просмотров: 984

Комментирование запрещено