Миңнеханов: Милли китапханә «Казан» милли-мәдәни үзәгенә күчә, ТНВга яңа бина салына

0F8D3B6F-9335-4DB3-8E7B-57496BA11098_w1023_r1_sТатарстан президенты чәршәмбе «Казан» милли-мәдәни үзәге тирәсендәге төзекләндерү эшен карады. ТАИФ ширкәте монда җир астында меңгә якын машина кую урыны ясаган. Төзекләндерү, яшелләндерүгә генә дә 123 млн сум акча тотылган. Тиздән ул корылмалар ачылырга тиеш.

Миңнеханов соңрак журналистлар соравына җавап биреп, «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасы язмышына да тукталды.

«Монда милли китапханә булачак. Без аны төзекләндереп тәртипкә китерәчәкбез. Монда кешеләр җәяү, велосипедта, машинада килә алачак. Бу милли китапханә өчен иң яхшы урын булачак. Географик яктан уңайлы. Шулай ук бездә кыйммәтле китаплар күп. Алар тиешенчә сакланмый. Бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», диде Рөстәм Миңнеханов.

Элегрәк милли җәмәгатьчелек милли-мәдәни үзәкне китапханәгә бирүгә каршы чыккан иде. Милли китапханәгә яңа бина булырга тиеш дигән фикербелдерелде.

Президент алдагы планнар хакында сөйләп, киләчәктә ТНВ каналына бина төзеләчәген дә әйтте.

«ТНВ бинасы өчен проект эшләнә. Якын көннәрдә карар кабул ителәчәк. Бу да республиканың 100 еллыгына зур бүләк булачак», диде президент.

azatliq.org

Просмотров: 386

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>