Истә калганнардан

2099Кайтып киләм сиңа, туган авылым,
Чакрымнарны үлчәп күңелдән.
Чөнки синдә минем үз телемдә
«Әннә», — диеп телем ачылган.

Оныта аламмы соң синдә үткән
Кайгылы-шатлыклы бала чагымны.
Газиз әткәм генә күрәлмәде
Тәпи йөреп киткән мәлемне.

Хәтеремдә минем бүгенгедәй
Мәктәп бусагасыннан атлавым,
Кайткан чакта такта сумка өстенә утырып,
Таудан шуып төшкән чакларым.

Мин бәхетле идем, чөнки минем
Фанер сумка иде кулымда.
Шунысы бик кызганыч - кайткан чакта
Тау төшәргә иде юлымда.

Көндә шулай шуып кайта торгач
Фанер сумкам китте таралып.
Каләм-ручка, дәфтәр-китапларым
Сибелделәр карга буталып.

Истә калган тагын әнкәемнең
Киндер ашъяулыктан сумка теккәне,
Әкият итеп сөйлим оныкларга хәзер
Башларымнан ниләр үткәнен.

Ятим бала ниләр генә күрми,
Ниләр очрамый юлында.
Сумка алырга акча булмагачтын,
Киндер сумка калды кулымда.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 929

Комментирование запрещено