X Бөтенроссия татар авыллары Сабантуена әзерлек дәвам итә

untitled5-1Камышлы районында X Бөтенроссия татар авыллары Сабантуеның оештыру комитетының чираттагы утырышы үтте. Утырыш эшчәнлегендә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров, Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстанның Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина һәм башка эшче төркем әгъзалары катнашты.

Оештыру комитеты X Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе үтәчәк урынны карады, план белән танышты, әзерлек барышында килеп туган проблемаларны чишү юллары буенча тәкъдимнәр яңгырады.

p7iZi9GHq5Y

tatar-congress.org

Просмотров: 975

Комментирование запрещено