«Бердәмлек» газетасыннан, 13 октябрь, 2018 ел

3

сафиуллинКамышлы районы,

Яңа Усман авылы

Әбүзәр Хабибулла улы 

Сафиуллинга – 85 яшь!

Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шат­лык белән үтәргә язсын! Ки­ләчәктә дә балаларыңның, онык­­ларыңның, кардәш-туган­на­рыңның шәфкатьлелеген, мәр­хә­мәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!

Гомер үтә диеп моңсуланма,

Өмет гөлкәйләрең сүнмәсен.

Алтын төсендәге якты көннәр,

Барыр юлларыңны бизәсен.

Иң җылы теләкләр белән улларың Наил, Ядкарь гаи­ләләре белән.

* * *

Таишева на 13 октПохвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Өммегөлсем Сафиулла кызы Таишевага!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбием! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иң изге теләк­ләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сиз­мичә, яшәү дәрте сүнмичә, шат­лыкта яшәвеңне телибез. Исәнлек-саулык сиңа, туачак таң­нарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,

Ул ел сине бары яшәртсен.

Нурын сибеп көләч йөзләреңә,

Гел шат итеп кенә яшәтсен.

Сиңа булган чиксез хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар, зур

                                   бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Сәгыйдулла, кызың Нурия, киявең Алексей, оныгың Руслан, улың Наил, киленең Люба.

* * *

садыйковаСамара шәһәре,

Георгий Димитров урамы

Рәшидә Шакир кызы

Садыйковага – 75 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син — безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни, сиңа аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шу­лай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Кешелекле бит син, изге

                                      җанлы,

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Синнән газиз кеше бармы икән,

Без бәхетле тик син булганга.

Изге теләкләр белән бала­ларың Сәгыйдулла, Резидә, киленең Наталья, киявең Андрей, оныкларың Тимур, Руслан, Алена, Алина, Слава һәм оныкчыкларың.

* * *

Рәшидә Шакир кызы

Садыйковага!

Кадерлебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәт күр­мичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшә­веңне телибез. Исәнлек-саулык сиңа, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.

Фәрештәләр һәрчак юлдаш

                                       булсын,

Бәхет булсын һәрчак яныңда.

Үтәр юлың сикәлтәсез

                                     булсын,

Изге дога йөртсен юлыңда.

Таң җилләре искән

                               минутларда,

Көн туганда якты нур булып,

Йөрәкләрнең җылы

                               рәхмәтләре

Барып җитсен сиңа гөл булып.

Иң изге теләкләр белән абы­ең, энеләрең, сеңелләрең гаи­ләләре белән.

* * *

Рәшидә Шакир кызы

Садыйковага!

Кадерлебез! Без сине юби­леең белән котлыйбыз. Кот­лауларның иң кайнарын, теләк­ләрнең иң изгесен, рәхмәт­лә­ребезнең иң олысын кабул ит бездән. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан ты­нычлыгы белән дөньяның саф һа­васын сулап, тәмле ризык­ларын татып, муллыкта яшәргә язсын.

75 тулса тулсын,

Күңелең картаймасын.

Йөрәктәге дәртең белән

Мәңге яшь булып кал син.

Уңышлар юлдаш булсын

Барасы юлларыңда.

Тынычлык иминлек булсын

Алдагы елларыңда.

Изге теләкләр белән сеңе­лең Рәхилә, уллары Наил, Рамил гаиләләре белән һәм Мәскәүдән сеңелләрең Рәй­хана, Солтания, Кадәрия гаи­ләләре белән.

* * *

Рәшидә Шакир кызы

Садыйковага!

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш кү­гең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Зур бәхетләр юлдаш булсын

                                         сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — ярты бәхет,

                                        диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Изге теләкләр белән се­ңелкәшең Гөлфия, Хәким балалары, оныклары белән.

* * *

Рәшидә Шакир кызы

Садыйковага!

Кадерлебез! Сине юбилеең белән тәбрик итәбез. Озын гомер, исәнлек, җан тынычлыгы телибез. Барлык тормыш авырлыклары артта калсын. Ал­дагы көннәрең алтын көз кебек якты, бай, мул булсын. Балаларыңның, оныкларыңның иге­леген күреп, намазлар укып, ты­нычлыкта, рәхәттә яшәргә на­сыйп булсын.

Йөрәкләрдән чыккан назлы

                                     сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, якты, тыныч

                                   тормыш —

Безнең сиңа әйтер теләкләр.

Иң изге теләкләр белән энең Фатыйх, киленеңӘл­фирә, кызлары Раилә, Руфия, Рания гаиләләре белән.

* * *

Самара шәһәре,

Ново-Садовая урамы

Наил Рафаэль улы

Салюковка – 45 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, киявем! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең якты, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!

Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә

Дәртле булсын йөрәк тибешең.

Матурлардан матуррак булсын

Гомереңнең калган өлеше!

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Гүзәл, кыз­ларың Юлия, Камилә, кай­нанаң Гөлкәй.

* * *

Наил Рафаэль улы

Салюковка!

Сөекле улыбыз, кадерле энем, абыем! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, тәнеңә исәнлек, җаныңа тынычлык, гаиләңә иминлек, бәхетнең тулысын, мәхәббәтнең олысын телибез. Алдагы көннәреңдә дә гел шулай изгелекле, юмарт, ярдәмчел, безнең барыбызга да терәк булып кал, калган гомерең дә шатлыкта, муллыкта, рәхәттә үтсен.

Теләкләрнең кайсын теләсәк

                                             тә,

Аз булыр күк синең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңел күгең —

Без калабыз шушы теләктә.

Изге теләкләр белән әтиең Рафаэль, әниең Наирә, абыең Илдус, энең Ринат гаиләләре белән.

* * *

Кошки районы,

Кошки авылы

Рәис Исмәгыйль улы һәм Гөлсирә Хәниф кызы Хәлимовларның

бергә гомер итүләренә — 45 ел!

Кадерлеләребез! Без сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, кояш­лы, аяз көннәр, озын гомер, гаи­лә бәхете, пар канатлы бу­лып, ти­гез гомер кичерүегезне тели­без. Сез безгә изгелек, татулык, тырышлык һәм хезмәт сөю үрнәге булдыгыз.

Тормыш дилбегәсен ныклы

                                     тотып,

Гомер буе бергә барыгыз.

Бетмәс куанычлар килсен

                                         сезгә,

Күтәренке булсын күңелегез.

Изге теләкләр белән улыгыз Ренат, киленегез Эльмира, оныкларыгыз Алия, Әмир, кода-кодагыегыз.

* * *

ахметовПохвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Дамир Сәет улы

Әхмәтовка – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине истәлекле туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Нык исән­лек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, ак бәхетләр телибез. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт сиңа. Без синең белән горурланабыз. Син гомер буе безнең өчен тырыштың, безне кеше итү өчен куйдың бөтен кө­чеңне, шуңа да без сиңа рәх­мәт­лебез.

Җитмеш бит ул — җитмеш

                                           кенә,

Туксан түгел, йөз дә түгел.

Картайсыннар әйдә еллар,

Картаймасын бары күңел.

Шатлыкларың ешрак булсын,

Кайгыларың урап үтсеннәр.

Еллар санын сизмәс өчен —

Оныкларың гөрләп үссеннәр.

Тормыш иптәшең Тән­зилә, улла­рың Мөнир, Әмир, Фидаил, киленнәрең Зөлфия, Гүзәл, Алсу, оныкларың Марат, Айрат, Айгөл.

Просмотров: 645

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>