Үткән атнада китап сөючеләр өчен бик зур вакыйга булды — Самараның педагогия университетында һәм “Империя” сәүдә үзәгендәге “Метида” кибетендә “Зулейха открывает глаза” һәм “Дети мои” китаплары авторы, яшь язучы Гүзәл Яхина белән очрашу узды.
“Яктылык” татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары, татар җәмәгатьчелеге педагогия университетындагы чарага барсалар, шушы мәкалә авторына “Метида” кибетендә узган очрашуда катнашырга насыйп булды.
Кибет шундый очрашулар өчен бик үк уңай урын булмаса да, халык күп иде. Язучыны көткән арада шуларның берничәсе белән сөйләшеп алырга да мөмкин булды.
Ольга Воробьева авторның “Дети мои” дип аталган икенче китабын гына укыган әле.
- Гүзәл Яхина турында кайдан ишеттегез һәм бу китап сезгә нәрсәсе белән ошады?
- Миңа аны бүләк иттеләр. Ачып укый башлаган идем — Идел буе немецлары турында икән. Үземнең тамырларымда да немец каны булганлыктан, зур кызыксыну белән укып чыктым һәм иң югары бәяне бирдем. Беренчедән, роман тарихи яктан төгәл һәм, икенчедән, анда китерелгән саннар хәйран калдыра — миллион ике йөз немец руслар арасында эреп юкка чыккан бит! Минем әтиемә озак еллар үзенең немец баласы булуын яшерергә туры килгән. Китапның төп герое да шундый язмыш кичергән. Кыскасы, “Дети мои” китабы ул немецларның гына түгел, Россия халыкларының да тарихы. Бу теманы күтәргән өчен Яхинага зур рәхмәт.
Чәчәкләр күтәреп килгән ике чибәр ханым аның ике китабын да укып чыгарга өлгергәннәр һәм, шулай ук, авторның теленә, теманы яхшы белүенә һәм бөтен нәрсәләрне дә җентекләп язуына сокланганнар.
Шуларның берсе — гомере буе табиб булып эшләгән Лариса Жукова, 45 ел элек институтны тәмамлаганнан соң, Татарстанның Чирмешән районына эшкә җибәрелгән булган. Шуңа да татарларга карата күңелендә бик җылы хисләр саклый.
- Цивилизациянең, рус теленең нәрсә икәнлеген белмәгән татар авылларында авыруларга хезмәт күрсәтергә туры килә иде. Зөләйха кебек күз күтәрергә куркып яшәгән киленнәр, Убырлы карчык кебек усал каенаналарны үз күзем белән күргән кеше мин. “Зулейха открывает глаза” романында язылганнар күңелемдә шул яшьлек елларын кузгатты. Авторның Самарага килүен ишеткәч, очрашуга килми кала алмадым. Хәзерге заманда аның кебек тормышны белеп язучылар сирәк очрый…
Икенчесе, Ольга Морозовская — инглиз теле укытучысы һәм китап җене кагылган шәхес булып чыкты: “Яшь автор булуына карамастан, ул детальләргә игътибарлы булуы белән җәлеп итә. Мин үз гомеремдә меңләгән китап укыган кеше. Ләкин яшь авторларда мондый осталык, мондый тирән белем күргәнем булмады. Әдәбият гөмбәзендә яңа йолдыз кабынды һәм без Гүзәлнең яңа романнарын көтәбез”, — дип соклануын белдерде.
Менә инде Гүзәл үзе дә килеп җитте. Ябык кына, джинсы, бәйләгән полувер кигән яшүсмер кызны хәтерләтә ул. Ә сөйли башласа, дөньяңны онытасың: кеше характерларын, тарихны, этнографияне белүе белән гаҗәпләндерә.
Әлбәттә, беренче сорау аның үзенең биографиясе турында иде.
- Мин җиде яшемнән үк язарга, әдәби китаплар укырга ярата идем. Үсмер чагымда яшүсмерләр газетасы редакторы булып эшләп, журналистика өлкәсендә тәҗрибә алырга, шулай ук сәнгать мәктәбендә укырга насыйп булды. Ә мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының чит илләр филологиясе факультетына кереп, немец телен өйрәндем. Ләкин күңелем кинематография институтына кереп уку хыялы белән яши иде. Бу хыялым Мәскәүгә күчеп киткәч һәм реклама бизнесы буенча эшли башлагач тормышка ашты — Мәскәүнең кино мәктәбен тәмамлап, сценарист белгечлегенә ия булдым. Кичләрен үзем өчен зур булмаган хикәяләр яза идем. Шуларның берничәсе әдәби журналларда басылып чыкты. Шул чакта ук мин “Зулейха окрывает глаза” романын да яза башладым. Аның нигезенә үзебезнең гаилә тарихы салынган. Хәер, кулакка чыгарылып, сөргенгә җибәрелү язмышы күпләрнең тормышын тарих тәгәрмәче астына салып таптады. Ата-бабалары шундый язмышка дучар булучыларның балалары һәм оныклары бу залда да утыралардыр. Шуңа да беренче китабымны укучылар да, үзебезнең һәм чит илләр нәшриятлары да җылы кабул иттеләр.
Икенче романым, белгечлегем буенча немец теле укытучысы булганлыктан, Идел буе немецлары язмышына багышланды. Быелгы майда инде мин аны да укучыларга тәкъдим иттем, хәзер менә укучылар белән очрашулар уздырам. Сорауларыгыз булса, рәхим итегез!
- “Дети мои” китабын язганда нинди чыганакларга мөрәҗәгать иттегез?
- Бу китап революциядән соң Идел буенда немец автоном республикасы оештырылу турында. Ләкин ул тарихи китап түгел, күбрәк кеше язмышлары турында. Шуңа да мин, эзәрлекләүләр башлангач, Германиягә, башка илләргә качып киткән немец авторларының китапларын укуны кулай күрдем. Алар, башлыча, мемуар романнар. Мәсәлән, Анна Янекеның — “Волга — немецкая судьба”, Вальтер Бойеның — “Пожар на Волге” һәм Эрика Мюллер Ханекеның “На луговой стороне” китапларын укыганда күп файдалы тарихи фактларга тап булдым. Шулай итеп, мин Идел буе немецларының тормышына аларның күзлегеннән чыгып карарга тырыштым.
“Бердәмлек” газетасы хәбәрчесенең: “Сез башта татарлар турында яздыгыз һәм инде без, милләттәшләрегез, беренче китабыгызны бик шатланып кабул иттек, менә татарлар арасыннан нинди зур язучы туды, дип күкрәк кактык. Көтмәгәндә, икенче китабыгыз немецлар тормышына багышланды. Сез киләчәктә дә милли темаларга язарга исәплисезме, әллә кабат татарлар тарихына мөрәҗәгать итәчәксезме?” — дигән соравына Гүзәл болай җавап бирде:
- Соравыгыз өчен рәхмәт! Күпмилләтле Казан татары буларак, күңелемдә татарлар һәм руслар да, башка милләт кешеләре дә сыеша. Шулай ук, немец теле белгече буларак, аның халкы да, әдәбияты һәм тарихы да якын. Минем өчен төрле милләт халыкларының бер илдә, бер җирдә аңлашып яши белү темасы бик тә кызыклы. Киләсе язмам турында әлегә күп сөйли алмыйм, шуны гына әйтә алам — милли темадан китәчәкмен.
Гүзәл Шамил кызына китап геройларының реальмы, әллә уйдырмамы, язу барышында язмышлары үзгәрәме, юкмы, ундүрт яшьлек кызы нинди китаплар белән кызыксына, “Зулейха открывает глаза” киносының нинди булачагы, татарларның һәм немецларның көнкүреше, эш кораллары, ашамлыклары, гореф-гадәтләре нечкәлекләрен белеп, җиренә җиткереп язу серләре турындагы күпсанлы сорауларга җавап бирергә туры килде. Бөтен җавапларны да ишетәсе килгән миләттәшләребезне “Самар татарлары” журналының киләсе санын алып укырга чакырабыз. Очрашуда яңгыраган җаваплар анда тулысынча һәм рус телендә бастырылачак.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
КОНТЕКСТ:
Гузель Яхина на встрече с самарскими читателями: «Продолжения романа «Зулейха открывает глаза» не будет»
* * *
Гузель Яхина провела встречу с самарскими читателями (ФОТОГРАФИИ)
Просмотров: 964