Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы …

davТуган телнең моңын, бар тылсымын,
Җир йөзендә ниләр барлыгын,
Ни өчен кич кояш батуын,
Якты йолдызларның балкуын,
Җырлы чишмәләрне, җилләрне,
Сандугачлы, җылы җәйләрне,
Тагын бик күп әллә ниләрне
Укытучым!.. Сездән өйрәндем…

«Укытучы» — изге сүз ул. Һәр кеше аның тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп, укучыларын матур итеп үз фикерләрен җиткерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә, аларның күңеленә яхшылыкны сеңдерергә тырыша, уңышына чын күңелдән шатлана һәм алар белән горурлана. Бүгенге язмам мөгаллимәләр  турында булыр.

Укытучы — җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк.

Җир йөзендәге һәр кеше дә укытучы булып бетә алмый, укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күңел, олы йөрәк һәм балаларны ярату кирәк, ә безнең авыл  укытучылары боларның барысына да ия.

Укытучы…Балалар күңеленә чәчкән орлыклар шытсын, үссен, үлмәсен иде!

Көзнең иң матур аенда укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Менә шул  бәйрәм кысасында  Иске Усман авылы мәктәбендә үзебезнең укытучы ветераннарыбыз өчен күркәм очрашу кичәсе оештырдык. Мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле  укытучыларыбызны  бәйрәмчә бизәлгән бүлмәдә, чәй табыны тирәли, чәчәк бәйләмнәре һәм шигырь юллары белән каршы алдык. Шуның белән без кадерле укытучыларыбызга үзебезнең рәхмәтебезне, игътибарыбызны күрсәттек.

davdav

Р.Валееваның «Укытучым килә янәшә» дигән шигырен сөйләп, социаль реабилитация булеге хезмәткәре, мәдәни чаралар уздыручы Зөлфия Хисаметдинова кичәне башлап җибәрде. 

- Менә бүген без сезнең белән  кабат туган мәктәбебездә очрашу кичәсенә җыелдык. Күңелләрдә дулкынлану хисе, олы уй-кичерешләр… Һөнәри бәйрәмегез белән, бу истәлекле көн белән сезне ихлас күңелдән котлыйбыз һәм гомергә истә калырлык күңелле кичә теләп калабыз, — дип дәвам итте ул.

Мәдәният хезмәткәрләре дә укытучыларга җылы рәхмәтләрен, котлау сүзләрен җиткерделәр. Бәйрәм чарасының программасы котлаулар, шигырьләр, җырлар, уеннар белән үрелеп барды.

Ничә еллар үткән, күпме сулар аккан һәм ничаклы  якты хатирә саклый алар.…Укучыларының гомер юлын күзәтеп, ялгышларын төзәтеп, дөрес киңәшләрен биреп, куңелләрен аңлап, алар өчен борчылып яисә куанып яши алар бугенге көндә дә. Безнең хөрмәтле кунакларыбыз үзләренең тормыш юлларын салават күперенә тиңли. Анда эш тә, шәхси тормыш та, иҗтимагый активлык та, укучылар белән сыйныфтан тыш эшләр дә, туган авылы вәзгыяте дә үзенең лаеклы урынын алып тора.

Ә инде укытучылар тормышын бик матур, дөрес итеп тасвирлаган Хәмидә Идиятуллинаның «Укытучы бәхете» шигырен сәнгатьле итеп мәктәптә 30 ел татар теле һәм әдәбиятын укыткан Нуретдинова Фидания Әхсән кызы сөйләп үтте.

«Яшь калуның сере нәрсә?» — диеп,
Сорасалар әгәр кешеләр.
Кыңгыраулы мәктәп елларына
Рәхмәтлеләр безнең ишеләр.

Мәктәп безнең икенче йорт булды,
Дөнья мәшәкәте онытылды.
Картайганчы, ярсу атлар кебек,
Күңелебез шунда омтылды.

Җәйләр җитсә, көзне көтә идек,
Көзләр җитсә, көттек язларны,
Һәр балага бүлдек тигез итеп
Йөрәктәге булган назларны.

Шуңамыдыр күңел сизми калган
Гомерләрнең көзе җиткәнен…
Чал чәчләрдә җилләр шаяралар,
Искә төшереп яшьлек үткәнен.

Ә шулай да без бик бәхетлеләр,
Яшәдек гел янып, рухланып.
Балаларның керсез күңеленнән.
Якты күзләреннән нур алып.

Узсалар да еллар агымсудай,
Яшьлек шаулап үтеп китсә дә,
Йөрәгебез һаман япь-яшь калды,
Гомерләрнең көзе җитсә дә.

Табигате белән тыйнак, гади күңелле, җор телле укытучыларыбыз җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп мәгарифкә, туган халкына һәм туган теленә хезмәт итте. Баларга белем бирде, туган җирне яратырга өйрәтте. Үз фикерен укучыларга җиткерү өчен сүзләрнең тирән мәгънәлесен, тыгыз фикерлесен эзләде. Укытучы апаларыбыз, абыйларыбыз балалар  күңеленә ачкыч таба белделәр,  сабыр булдылар. Алар укучылар  өчен янып яшәделәр,  намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттеләр, һәр балага белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алдылар.

Сөекле укытучыларыбыз! Шушы форсаттан файдаланып, миңа белем биргән туган авылым Яңа Усман мәктәбендәге укытучыларымны да, Иске Усман авылы мәктәбе укытучыларын, коллегаларымны да  — һәрбарчагызны  ихластан укытучылар, педагоглар көне белән котлыйм!  Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен!

Сез гомер буе балаларга бәхет бүләк итүче, башкаларга игелек кылучы асыл затлар! Сезнең үз гаиләгезгә дә, газиз балаларыгызга да килсен ул бәхет! Сез аңа бик лаеклы!

Иске Усман авылының социаль реабилитация булеге хезмәткәре Зөлфия ХИСӘМЕТДИНОВА.

Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

В селах Байтуган и Старое Усманово прошли мероприятия с участием ветеранов педагогического труда

 

 

 

Просмотров: 1038

Один комментарий

  1. Отдыхающие в ОСР села Старое Усманово в пишет:

    Мы посетили Дом-Музей создателя татарского букваря Салея Вагизова. Благодаря интересному увлекательному рассказу инициатора создания музея Нурании Абзаловой окунулись в мир предков. За интересную,познавательную экскурсию отдельное спасибо!