Гүзәл ЯХИНА: “Милли темадан китәчәкмен”

Яхина 1Үткән атнада китап сөю­челәр өчен бик зур вакыйга булды — Самараның педагогия университетында һәм “Импе­рия” сәүдә үзәгендәге “Ме­тида” кибетендә “Зулейха отк­ры­вает глаза” һәм “Дети мои” китаплары авторы, яшь язучы Гүзәл Яхина белән очра­шу узды.

“Яктылык” татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары, татар җәмәгатьчелеге педагогия университетындагы чарага барсалар, шушы мәкалә авторына “Метида” кибетендә узган очрашуда катнашырга насыйп булды. 

Кибет шундый очрашулар өчен бик үк уңай урын булмаса да, халык күп иде. Язучыны көткән арада шуларның берничәсе белән сөйләшеп алырга да мөмкин булды.

Ольга Воробьева автор­ның “Дети мои” дип аталган икен­че китабын гына укыган әле.

- Гүзәл Яхина турында кайдан ишеттегез һәм бу китап сезгә нәрсәсе белән ошады?

- Миңа аны бүләк иттеләр. Ачып укый башлаган идем — Идел буе немецлары турында икән. Үземнең тамырларымда да немец каны булганлыктан, зур кызыксыну белән укып чыктым һәм иң югары бәяне бирдем. Беренчедән, роман тарихи яктан төгәл һәм, икенчедән, анда китерелгән саннар хәйран калдыра — миллион ике йөз немец руслар арасында эреп юкка чыккан бит! Минем әтиемә озак еллар үзенең немец баласы булуын яшерергә туры килгән. Китапның төп герое да шундый язмыш кичергән. Кыс­касы, “Дети мои” китабы ул немецларның гына түгел, Россия халыкларының да тарихы. Бу теманы күтәргән өчен Яхинага зур рәхмәт.

Чәчәкләр күтәреп килгән ике чибәр ханым аның ике китабын да укып чыгарга өлгергәннәр һәм, шулай ук, авторның теле­нә, теманы яхшы белүенә һәм бөтен нәрсәләрне дә җентекләп язуына сокланганнар.

Шуларның берсе — гомере буе табиб булып эшләгән Лариса Жукова, 45 ел элек инсти­тутны тәмамлаганнан соң, Та­­тарстанның Чирмешән рай­оны­на эшкә җибәрелгән булган. Шуңа да татарларга карата күңелендә бик җылы хисләр сак­лый.

- Цивилизациянең, рус те­ле­нең нәрсә икәнлеген белмәгән татар авылларында авыруларга хезмәт күрсәтергә туры килә иде. Зөләйха кебек күз күтәрергә куркып яшәгән киленнәр, Убырлы карчык кебек усал каенаналарны үз күзем белән күргән кеше мин. “Зулейха открывает глаза” романында язылганнар күңелемдә шул яшьлек елларын кузгатты. Авторның Самарага килүен ишеткәч, очрашуга килми кала алмадым. Хәзерге заманда аның кебек тормышны белеп язучылар сирәк очрый…

Икенчесе, Ольга Моро­зов­ская — инглиз теле укытучысы һәм китап җене кагылган шә­хес булып чыкты: “Яшь автор булуына карамастан, ул детальләргә игътибарлы булуы белән җә­леп итә. Мин үз гомеремдә меңләгән китап укыган кеше. Ләкин яшь автор­ларда мондый осталык, мон­дый тирән белем күргәнем булмады. Әдәбият гөмбәзендә яңа йолдыз кабынды һәм без Гүзәлнең яңа романнарын кө­тәбез”, — дип соклануын белдерде.

Яхина 2

Ольга МОРОЗОВСКАЯ (сулдан уңга) һәм Лариса ЖУКОВА чәчәкләр белән килгәннәр.

Менә инде Гүзәл үзе дә килеп җитте. Ябык кына, джинсы, бәйләгән полувер кигән яшүсмер кызны хәтерләтә ул. Ә сөйли башласа, дөньяңны онытасың: кеше характерларын, тарихны, этнографияне белүе белән гаҗәпләндерә.

Әлбәттә, беренче сорау аның үзенең биографиясе ту­рын­да иде.

- Мин җиде яшемнән үк язарга, әдәби китаплар укырга ярата идем. Үсмер чагымда  яшүсмерләр газетасы редакторы булып эшләп, журналистика өлкәсендә тәҗ­рибә алырга, шулай ук сән­гать мәктәбендә укырга насыйп булды. Ә мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының чит илләр филологиясе  факультетына кереп, немец телен өйрәндем. Ләкин күңелем  кинематография институтына кереп уку хыялы белән яши иде. Бу хыя­­лым Мәскәүгә күчеп киткәч һәм реклама бизнесы буенча эшли башлагач тормышка ашты — Мәскәүнең кино мәктәбен тәмамлап, сценарист белгечлегенә ия булдым. Кичләрен үзем өчен зур булмаган хикәяләр яза идем. Шуларның берничәсе әдәби журналларда басылып чыкты. Шул чакта ук мин “Зулейха окрывает глаза” романын да яза башладым.  Аның нигезенә үзебезнең гаилә тарихы салынган. Хәер, кулакка чыгарылып, сөргенгә җибәрелү язмышы күпләрнең тормышын тарих тәгәрмәче астына салып таптады. Ата-бабалары шундый язмышка дучар бу­лучыларның балалары һәм оныклары бу залда да утыралардыр. Шуңа да беренче китабымны укучылар да, үзебезнең һәм чит илләр нәшриятлары да җылы кабул иттеләр.

Икенче романым, белгечлегем буенча немец теле укытучысы булганлыктан, Идел буе немецлары язмышына багышланды. Быелгы майда инде  мин аны да укучыларга тәкъдим иттем, хәзер менә укучылар белән очрашулар уздырам. Сорауларыгыз булса, рәхим итегез!

Яхина 1

- “Дети мои” китабын язганда нинди чыганакларга  мөрәҗәгать иттегез?

- Бу китап революциядән соң Идел буенда немец автоном республикасы оештырылу турында. Ләкин ул тарихи китап түгел, күбрәк кеше язмышлары турында. Шуңа да мин, эзәрлекләүләр башлангач, Германиягә, башка илләргә качып киткән немец авторларының китап­ларын укуны кулай күрдем. Алар, башлыча, мемуар романнар. Мәсәлән, Анна Янекеның — “Волга — немецкая судьба”, Вальтер Бойеның — “Пожар на Волге” һәм Эрика Мюллер Ханекеның “На луговой стороне” китапларын укыганда күп файдалы тарихи фактларга тап булдым. Шулай итеп, мин Идел буе немецларының тормышына аларның күзлегеннән чыгып карарга тырыштым.

“Бердәмлек” газетасы хә­бәрчесенең: “Сез башта та­тарлар турында яздыгыз һәм инде без, милләттәшләрегез, беренче китабыгызны бик шатланып кабул иттек, менә татарлар арасыннан нин­ди зур язучы туды, дип күк­рәк кактык. Көтмәгәндә, икенче китабыгыз немецлар тор­мышына багышланды. Сез ки­ләчәктә дә милли тема­ларга язарга исәплисезме, әллә кабат татарлар тарихына мөрәҗәгать итәчәксезме?” — дигән соравына Гүзәл болай җавап бирде:

- Соравыгыз өчен рәхмәт! Күпмилләтле Казан татары буларак, күңелемдә татарлар һәм руслар да, башка милләт кешеләре дә сыеша. Шулай ук, немец теле белгече буларак, аның халкы да, әдәбияты һәм тарихы да якын.  Минем өчен төрле милләт халыкларының бер илдә, бер җирдә аңлашып яши белү темасы бик тә кызыклы. Киләсе язмам турында әлегә күп сөйли алмыйм, шуны гына әйтә алам — милли темадан китәчәкмен.

Гүзәл Шамил кызына китап геройларының реальмы, әллә уйдырмамы, язу барышында яз­мышлары үзгәрәме, юкмы, ундүрт яшьлек кызы нинди китап­лар белән кызыксына, “Зулейха открывает глаза” киносының нинди булачагы, татарларның һәм немецларның көнкүреше, эш кораллары, ашамлыклары, гореф-гадәтләре нечкә­лек­лә­рен белеп, җиренә җит­кереп язу серләре турындагы  күпсанлы сорауларга җавап бирергә туры килде. Бөтен җавап­ларны да  ишетәсе килгән миләттәшләребезне “Самар татарлары” журналының киләсе санын алып укырга чакырабыз. Очрашуда яңгыраган җавап­лар анда тулысынча һәм рус телендә бастырылачак.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Гузель Яхина на встрече с самарскими читателями: «Продолжения романа «Зулейха открывает глаза» не будет»

* * *

Гузель Яхина провела встречу с самарскими читателями (ФОТОГРАФИИ)

 

Просмотров: 963

Комментирование запрещено