Ни өчен кайбер татар артистлары “Зөләйха күзләрен ача” сериалында төшүдән баш тарткан?

8756496c3f32f9f6e08154057bb64fafТатарстанда әле кино күп төшерелми, аларның сыйфаты да гел сөендереп тормый. Профессиональләр да күп түгел. Ә артистның кинода төшәсе килә. Бу табигый. Кино — Мәскәү драма артистларының ипие дә, популярлык чыганагы да. Ә безнең драма артистлары өчен тегесе дә, монысы да бик елмаймый. Шундый вазгыятьтә кайбер татар артистларын Мәскәү проектыннан баш тартырга нинди хисләр этәрде икән?

Миләүшә Шәйхетдинова: “Әтием дә катнашмаган булыр иде”

Камал театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова сериалга катнашудан баш тарткан. Оештыручыларга: “Россия киноларында актриса буларак катнашырга теләк булыр иде, әмма бу әсәр буенча кастингта да катнашырга теләмим, бу минем шәхси эшем. Гафу итегез”, — дип телефон аша СМС язып җибәргән.

“Мин үземчә безнең театрдан бер кеше дә бармас дип уйлаган идем, — ди Миләүшә Шәйхетдинова. — Безне мыскыл итә торалар, ә без катнашырга тиешмени? Мин кастингка барган артистларның күбесе аңламыйча гына бардылар дип уйлыйм. Кешене гаепләп булмый. Хәтта заманында ачлык мәйданнарында утырган кешеләрнең дә катнашуы бик гаҗәп инде. Бәлки, алар аңлап бетермәгәннәрдер.

Минем әтием дә бу проектта катнашмас иде дип уйлыйм. Ул фикерсез генә каядыр бармый иде. (Сүз Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдинов (1941 – 2016) турында бара. — авт.)

Айдар Хафизов: “Катнашасым килмәде”

Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовка мулла роле тәкъдим ителгән булган. Әмма ул кастингка бармаган.

“Миңа Аня дигән кызлары “Сез кастингка килмәдегез”, — дип шалтыратты. “Юк шул”, — дидем. Катнашасым килмәде, дөресен әйткәндә. Ничек кенә әйләндерсәң дә, әсәр барыбер татар милләтен бозып күрсәтүгә багышланган. Татарны күтәрә торган әсәр түгел, – ди Айдар Хафизов. — Үземне көчләп укып чыктым мин ул китапны. Гүзәл Яхина — бик талантлы язучы. Әмма бу әсәре татарны күтәрүгә корылмаган.

Мин аптырыйм: безнең җитәкчеләрнең берсе дә бу әсәрне укып карамадылармы икән соң? Ничек шуны күтәрә алалар – аңламыйм. Татар милләтен төшерә торган әсәрләрне күтәрәләр, татар өчен нәрсәдер эшләргә тырышканнарны, татарны зурлап әсәр язган кешеләрне күтәргәннәрен күргәнем юк. Һәрхәлдә, соңгы елларда. Бу әйбер мине бик борчый.

Ә артистны бу сериалга катнаша дип һич кенә дә гаепләп булмый. Акча мәсьәләсе дә бардыр. Күренергә дә кирәк, бигрәк тә яшьләргә. Миндә ул чир беркайчан да булмады”.

Нияз Игъламов: “Шикләндем”

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламовны да чакырганнар кастингка. Өч көн көткәннәр. Нияз килмәгән. “Ялкауландым, — диде ул кыска гына итеп. – Йә бер эш, йә икенчесе килеп чыга торды. Бармаска булдым”. “Шикләндем”, — диде ул, ниһаять, “ялкауландым” версиясенә ышанмавымны белдергәч.

Нияз үзенең нинди рольгә чакырылуын әйтмәде. Бу тема аңа кызык түгел иде. Хәтта Мортаза роленә каралган дигән расланмаган мәгълүмат бар.

Нуриәхмәт Сафин: “Мондый фильмда катнашырга намусым кушмый”

Кариев театры актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин сериалга мулла роленә чакырылган булган.

“Җәй көне чакыргач, отпускада вакытта йөрмим, өйдә дә ремонт бара, дидем. Аннары Вахит Имамовның (язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе — ред.) шул сериал турында бик ачынып язган мәкаләсен укыгач, бик тә гайрәтем чикте. “Мондый фильмда катнашырга намусым кушмый”, дидем. Төп рольдә уйныйсы Чулпан Хаматованың да татар теле укытучысы турында әйткән ямьсез сүзләрен ишеткән идем инде. Романны укымасам да, шау-шулы булганын да беләм. Безнең турында шулай итеп язалар да, шуны үзебезгә килеп төшерәләр дә бит әле», — дип аңлатты Нуриәхмәт Сафин.

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Күңелем тартмады”

Бакиев роленә чакырылучылар арасында Камал театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев та булган. Фоторәсем буенча сайлаганнар. Әмма ул кастингка килмәгән. “Мин чакыру килгәч тә икеләндем. Чөнки романны укыгач та, шундый ук хис туган иде. Ничек язылган дигән сорауга, әйбәт кенә түгел, бик әйбәт дип җавап бирдем үземә. Алайса, нәрсә шикләндерә соң дип үземә сорау куйдым. Аннан соң аңладым: “Ә нәрсә язылган?” дигән сорау да куярга кирәк булган. Менә монысы бик күп сораулар тудыра. Әкияткә тиң фантасмагория язылган. Әмма, аны башкалар алай кабул итмәячәк дип шикләнәм.

Татар кешесен бер дә белмәгән кеше моны алып укыса — ниндирәк булып килеп басабыз инде без аның күзаллавында? Шуңа да бу проектта катнашырга күңелем тартмады», — диде Илтөзәр.

intertat.tatar

Просмотров: 1392

2 комментариев

  1. МИНДЭ ШУЛАЙ УЙЛЫЙМ

  2. Бик дорес эшлэгэннэр