Ак яулыклы, пакь күңелле апа

Миннур апаМиңнур Хәйбрахман кызы Бәд­ретдинованы Камышлы районында белмәгән кеше сирәктер. Бигрәк тә ха­тын-кызлар арасында. Район хаста­хәнәсендә фельдшер-акушер, “Хатын-кызларга киңәш” бүлеге җитәкчесе булып эшләү дәверендә ул күпме нарасыйга дөньяга туарга булышкан, ничәмә хатын-кызга баласын саклап калырга, бәхетле ана булырга ярдәм иткән!

Быелгы җәйне Миңнур апага 80 яшь тулып узды. Аны шушы күркәм бәйрәме белән котларга килгән кешене яшеллеккә, чәчәккә күмелгән йорт каршы ала. Бар җире көлеп тора: йорты төзек, өе чиста, ихаталар җыйнак. Бакчасында нинди генә җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләр үсми! Яшелчә түтәлләре дә күз явын алырлык. “Бу агачларны мәрхүмкәем Әхтәм утырткан иде. Ә хәзер әтисенең эшен олы улыбыз дәвам итә. Мин киңәшче генә”, — дип йорт буйлап экскурсия үткәрә Миңнур апа.

Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәрендә яшәүче Хәйбрахман ага һәм Мәйсәрвәр апа Абдрахмановлар гаиләсендә туган кызның балачагы сугыш елларына туры килсә дә, ул мәктәпне дә тәмамлый, медицина училищесына укырга да керә. Кечкенәдән шәфкать туташы булырга хыялланган Миңнурны юллама буенча Безенчук шәһәренә эшкә җибәрәләр. Ике ел ул шунда фельдшер-акушер булып эшләп, тәҗрибә туплап кайта һәм бераздан Камышлы район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә фельдшер-акушер булып эшли башлый. Ачык йөзле, чибәр, уңган, үз эшен җиренә җиткереп эшләүче кызны коллектив бик тиз үз итә.

Язмышы да шунда булган икән. Күп тә үтми, кыз бию кичәсендә танышкан Әхтәм исемле зәңгәр күзле егетнең йортына килен булып төшә.

Әйе, кошлар да оясыз яшәми. Ә адәм балаларына гаилә оясы бигрәк тә кирәк. Ул ояның ныклыгы, төзеклеге, уңайлыгы ир белән хатынның мөнәсәбәтләренә бәйле: яратышу, аңлашу, бер-береңне ихтирам итү, хөрмәтләү бар икән — йортка бәхет кошы да оялый. Әхтәм ага гомере буе Миңнурына тугры ир, ныклы терәк, җил-давылдан саклаучы ышык булды. Шуңа да фельдшерның эше гөрләп барды, җәмәгать эшләренә дә өлгерде.

Әлбәттә, тату гаиләдә мәхәббәт җимеше булып туган сабыйлар да бәхетле, тәртипле, тәрбияле була. Аларда нәкъ шундый ике бала тәүфыйклы булып үстеләр, яхшы укыдылар, ата-анага бары шатлык кына китерделәр. Өлкән уллары медицина өлкәсен сайласа, кечесе Кызыл дипломга төзү институтын  тәмамлап чыкты.

Миңнур апаның шома гына барган тормышына 2015 елның салкын декабре аяк чала – сөйгән яры мәңгелеккә күзен йома. Бик авыр кичерә ул бу югалтуны. Шушы бәладә әнисенә кирәк булуын аңлап, олы улы Фаил авылга кайтып урнаша һәм бөтен хуҗалыкны үз өстенә ала. Ә Алмаз гаиләсе белән Самара шәһәрендә яши, зур гына төзү компаниясендә дәрәҗәле урында хезмәт куя. Туган йортта алар һәрвакыт көтеп алынган кунак.

Изге күңелле, милли һәм дини гореф-гадәтләрне үтәп яшәүче Миңнур апа күршеләре белән дә, киленнәре, кода-кодагыйлары белән дә дус яши, онык­лары аның өчен балдан да татлырак. “Картлык көнемдә ялгыз түгелмен. Балаларым, оныкларым белән бергә, тормышымнан канәгать булып яшим”, — ди Миңнур апа. Ак яулыклы, пакь күңелле булган өчен тормышы да матур, тынычтыр аның. 

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 978

Комментирование запрещено