Гөрләп яшәп ятабыз без, дәүләтколлылар! (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image (5)Дәүләткол авылыбыз кечкенә генә булса да, гөрләп яшәп ятабыз без, Аллаһыга шөкер. Эшкә дә бердәм чыгабыз без, төрле чараларга да, күңелле итеп ял да итә беләбез. Бер ай эчендә генә дә байтак кына эш башкарылды: дәррәү төшеп сайлауда катнаштык, зиратыбызда өмә үткәрдек, мәчетебездә һәм клубта ремонт ясадык, Өлкәннәр көнен бәйрәм иттек.

Сайлауда, зиратны чистартуда катнашкан (өмәгә 52 кеше килгән иде) барлык авылдашларга да зур рәхмәтләребезне белдерәсе килә. Соңгы йортыбызга барыбыз да барасы. Шуна күрә дә ул чиста, төзек, матур булсын иде.

image (1)image (2) image (3) image (4) image

Клубка косметик ремонт ясарга уйладык: ишекләрне алыштырыга, торбаларны, идәннәрне буярга. Ишекләр өчен җирлеидарә башлыгы Заһит Әбделхак улы Сафинга рәхмәтләребезне белдерәбез, ә аларны урнаштыруны Рәшит һәм Радик Дәрҗемановлар үз өсләренә алдылар.

Мәчетебездә дә ремонт ясадык. Хәзрәтебез Илшат Садриевка һәм аның гаиләсенә рәхмәтләрнең зурысы. Обой ябыштыруда авылыбыз килене Алия Яриева бик ярдәм итте. Шулай ук Рәшит Дәрҗемановка, Гөлнур һәм Сәүбән Рәфәгыйтдиновларга, Халидә Низамовага, Мөнирә Сәгыйдуллинага һәм Миләүшә Сәдриевага бик зур рәхмәтләребез.

Илшат хәзрәт җомга, бәйрәм намазларын бик матур итеп үткәрә. Менә халыкның аз йөрүе генә эчне пошыра. Мәчетебез матур, җылы, нурлы. Әби-апалар, яшьләр дә йөрсә, тагын да нурланып китәр иде гыйбадәт йортыбыз. 

Әйдәгез, бергәләп йөрик мәчеткә дә. Анда барып вәгазь тыңлап кына кайтсаң да, күңел тынычланып кала. Мин әле мәчетнең идәннәрен генә юып чыкканда да үземдә ниндидер әйтеп бетермәслек җиңеллек, рәхәтлек тоям: бисмилла әйтеп керәсең, бисмилла әйтеп җыештырасың да, бисмилла әйтеп, бикләп кайтып китәсең.

Хәзер клубыбыз да ямьләнеп китте. Хуҗабикәсе аны карап, чиста итеп тота. Кайчан килсәң дә йөзе ачык, теле тәмле Гөлнурыбызның.

Өлкәннәр көнен дә бик матур, күңелле үткәрдек без. Авылдашлар бар да җыелды, тәмле-тәмле ризыклар да әзерләп килде, табын аш-су белән тулы, ямьле иде.

Гөлнур кичәне ачып, барыбызга да сүз бирде. Мин дә авылдашларны бәйрәм белән котлап, барыбызга да хәерле гомер белән исәнлектә-саулыкта, аерылу ачысын күрмичә, Ходай Тәгалә биргән гомерне лаеклы яшәргә язсын, дип теләдем.

Авылдашларны шулай ук Рәфис Гыйззәтов, Хәкимулла ага Мөхетдинов, Тәлига апа Галәлетдинова, Җәүдәт абый Сәгыйдуллиннар да котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Җыр-бию дә булды кичәбездә, уен-конкурслар да. Кыскасы, чара күңелле һәм истә калырлык узды.

Бәйрәм ахырында клуб мөдире барлык катнашучыларга зур рәхмәтләрен әйтеп, киләсе очрашуларга да килүләрен үтенеп, кичәне тәмамлады.

image (6) image (5)

Бәйрәм чарасыннан канәгать калган өлкәннәребез дә үз чиратларында рәхмәтләрен әйтеп, күтәренке күңел белән таралыштылар.

Зөлфия ДӘРҖЕМАНОВА. 

Дәүләткол авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1161

2 комментариев

  1. Молодцы дэулэтколлылар ерэклэре яшь олыларнын !!!

  2. Маладцы,так дкржать!Талига апай картаймый але