6 октябрьдә Самараның Киров мәйданындагы Иҗат сараенда тулы залда Рәшит Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы лауреаты, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ришат Төхватуллинның концерты гөрләп үтте. Шул уңайдан укучыларыбыз игътибарына Татарстанның Тукай районында нәшер ителүче “Якты юл” газетасы хәбәрчесе Гүзәл Мәрдәнованың 2017 елгы мәкаләсен кыскартып тәкъдим итәбез. Аның бу язмасы безнең редакция фикере белән тулысынча тәңгәл килә.
Ришат Төхвәтуллин фикеренчә, сәхнә хезмәткәрләренең уңышы бары тик тамашачыга гына бәйле. Элек-электән тыйнаклыгы, үзенчәлекле моңы белән аерылып торган татар эстрадасының көннән-көн түбән тәгәрәгәнен, үз йөзен югалта баруын заман шаукымы, яңа буын вәкилләренең зәвык таләбе белән аңлатырга өйрәнеп беттек. Кызларның сәхнәгә ярымшәрә яки үтә күренмәле киемнән, егетләрнең тишек джинсы чалбар, үзләре дә тәрҗемәсен белми торган язулы футболка киеп чыгуы, сикерә-сикерә оятсыз такмаклар көйләве (аларның күбесен «җыр» дип атарга хәтта тел дә әйләнми), әбиләребез әйтмешли, «тозсыз» мәзәк сөйләп кеше көлдерүе тамашачы теләгенә буйсынып эшләнә дип акланабыз. Янәсе, заман белән бергә атларга кирәк, яңа гасырда, элеккечә, костюм-чалбар киеп, моңлы җырлар җырлап кына әллә ни майтаралмассың; залдагы халык ни көтә – шуны күрсәтергә кирәк, шул вакытта гына син алкышларга күмеләчәксең. Тик бу юлның бик җайлы, тапталган, әмма упкынга таба илтүче юл икәнен, кызганычка, онытып җибәрәбез.
Ә бит чынлыкта сәнгать – халык массасының сукыр бер иярчене түгел, киресенчә, тамашачының зәвыгын формалаштыру кодрәтенә ия бөек көч ул! Ләкин шушы юнәлешне сайласаң, юлны үзеңә ярып барырга туры киләчәк, һәм бу эшкә, курыкмыйча, чын мәгънәсендә талантка ия кешеләр генә тотынырга сәләтле. Шундый талантлы яшь егетләрнең берсе — «Болгар» радиосы Милли музыкаль премиясенең «Ел җырчысы» номинациясендә җиңү яулаган Ришат Төхвәтуллин.
…Сәхнәгә ыспай киенгән Ришат чыкты. Халык шунда ук аны дәррәү алкышларга күмде. Моңлы җырын сузып җибәрүгә үк җанга ниндидер аңлатып булмаслык рәхәтлек иңде һәм, тәннең һәрбер күзәнәгенә таралып, бар булмышны биләп алды. Бу илаһи халәт концертның буеннан-буена дәвам итте, югалмыйча, һәрбер яңа җыр белән арта барып, чын татар моңы киңлекләрендә йөздерде… Ярты концерт үткәч кенә игътибар иттем: Ришат җырлаганда, янында сәхнә буйлап йөгерүче бернинди биючеләр дә, нәфис аякларын селкетеп торучы зифа буйлы бэк-вокалисткалар да юк икән. Һәм иң мөһиме — алар егеткә кирәк тә түгел. Ул искиткеч тавышы белән сәхнәне берүзе тутыра, янына тагын кемдер чыкса, бөтенлекне җимереп, бу бәллүр аһәңне челпәрәмә китереп ватар төсле тоела…
Ришат үзе белән алып килгән җырчы кыз Алия Карачурина да бик талантлы, тавышы, кем әйтмешли, сандугачларны көнләштерерлек. Кыз аерым да җырлады, Ришат белән башкарган дуэтлары да бик килешле чыкты. Баянчы егет Руслан Мөхәммәдиевнең баянда татар көйләрен өздерепләр уйнавы җанга май булып ятты. Димәк, татар халык җырлары, элеккеге озын көйләр дә тамашачы күңеленә хуш килә, бары тик аларны җиренә җиткереп башкарып чыга алырдай сәләтең генә булсын!
Моңлы татар рухын саклаган хәлдә, тамаша заманча төстә, биюләр һәм ритмлы җырлар белән үрелеп барды. Алар арасында яңалары да, халык инде үз итеп өлгергәннәре дә бар иде. Кич буе тере тавыш белән тамашачыны авызына каратып торган җырчы да ялындырмады, җырлады да җырлады. Залны тутырып килгән тамашачы да тартынып тормады, яраткан җырчысына кушылып җырлады, җыр саен сәхнәгә чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр ташыды. Халыкчанлыкны заманчалык белән оста үреп оештырган бу концертта беркем дә моңаеп утырмады.
Просмотров: 1060