Балкыйсыз сез минем күңелемдә

hadj11Әлхәмдүлиллаһи, ошбу көндә ислам диненә иярүебез өчен сөенеп, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшибез. Барысы да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән тора бит.

Заманыбыз кырыслыгына исем китми, арабызда башкаларга рәхим-шәфкать күрсәтеп, күңелләрне җылытып яшәүче кешеләр булуына хәйран калам. Шундый ихлас бәндәләрнең яхшылыгын миңа да күрергә насыйп булды — Гали авылында яшәүче абыем Равил Мостафин һәм аның хәләл җефете Динә мине үз акчаларына хаҗга җибәрделәр.

Мәккә белән Мәдинәнең хуш исләрен әле дә тоям шикелле. Анда ниндидер рәхәтлек, чисталык-пакьлек, иман байлыгы хөкем сөрә. Хаҗ кылганым, шушы изге җирләрне күреп кайтканым өчен туганнарым Равил һәм Динә, Рамил һәм Миләүшә, Җәвит һәм Гөлнара Мостафиннарга, Мөдәррис һәм Рузалия Латыйповларга чын күңелемнән рәхмәтләремне белдерәм, аларга гаилә бәхете, тыныч тормыш, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим. Барчабызга да Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтләренә ирешергә, гомерләребезне хәерле итеп үткәрергә, хаҗ гамәлен кылырга насыйп булсын иде.

Мин рәхмәтлемен Сезгә гомергә,

Равил абый, Динә киленкәй!

Балкыйсыз сез минем күңелемдә,

Мәңге сүнмәс якты йолдыздай!

Рәмзия ИСХАКОВА.

Похвистнево шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 929

Комментирование запрещено