«Интертат» сайтына аңлатмалы, этимологик һәм башка сүзлекләр урнаштырылды

0118«Интертат» сайтындагы «Сүзлек» рубрикасына Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 13 басманы берләштергән фонды өстәлде. Алар арасында аңлатмалы, этимологик һәм башка сүзлекләр бар.

Хәзер биредә Татар теленең аңлатмалы сүзлеген, Татар теленең орфографик сүзлеген, Татарча-русча хәрби лексика сүзлеген, Русско-татарский толковый словарь лингвистических терминов, Татар теленең этимология сүзлеген, Татарча-русча-инглизчә мәктәп сүзлеген, Русско-татарский словарь актуальной лексики, Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеген, Татарско-русский словарь: Татарча-русча сүзлекне электрон рәвештә куллану мөмкинлеге бар.

«Интертат» сайтында сүзләрнең кулланылышын, кушымчаларның язылышын тикшереп карарга була.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 998

Комментирование запрещено