«Спорт — яшәү нормасы» федераль проектын тормышка ашыру кысысында Иске Усман авылы олылары, төрле оешма хезмәткәрләре белән спорт бәйрәме уздырылды.
Чараның максаты спорт рекордлары яулау түгел, ә өлкән яшьтәге кешенең ничек яшәргә тиешлеген пропагандалау.
Спорт азарты ярышта катнашучыларны чара башыннан ук каршы алды. Алар рәхәтләнеп йөгерделәр, уйнадылар, туп типтеләр, ыргыттылар. Бәйрәмнең программасы катнашучыларны армый-талмый, унай хисләр, көч, егәрлек алып, яңа тормыш җиңуләре өчен төзелгән иде.
Иске Усман авылының социаль реабилитация булеге хезмәткәре Зөлфия ХИСӘМЕТДИНОВА.
Камышлы районы.
Просмотров: 1005