Тылсымлы ярдәмчеләребез

8

“Карусель” гипермаркетларының берсендә эшләүче Әнвәр Абделрәхимов.

Аллага шөкер, соңгы ел­ларда эшли торган хатын-кыз­ларның тормышы җи­ңе­ләйде. Эштән кайтышлый кулинария, икмәк пешерү ки­бет­ләренә кереп әзер салатлар, кабарып пешкән өчпочмаклар яисә татлы бәлешләр, ярым­фабрикатлар сатып аласың да ирең, балаларың кайтуына менә дигән өстәл корып куя­сың. Ялгыз яшәүче ир-атларга, олыгайган әби-ба­байларга да плитә янында озак маташырга кирәкми, әзерне микроволновкага ты­гып алыр­га гына кала. Бу тәмле ри­зыкларны әзерләүче “тыл­сымлы” ярдәмчеләребезгә рәх­мәт укый-укый калган ва­кы­тыбызны гаиләбезгә, бала­ларга багышлыйбыз.

Рәхмәт сүзләрен Са­ма­раның “Карусель” гипер­мар­кет­ларының бер­сендә эш­ләүче Әнвәр Абдел­рәхимовка дә җит­керәсе килә. Кибетнең пыяла витринасы эчендә матур итеп туралган ит, маринадлы шаш­лык, ярымфабрикатлар күр­­­сәгез, бу, һичшиксез, аның эше.

Әнвәр Җәүдәт улы Үзбәк­станның Ташкент шәһәрендә туып-үскән, җирле политехник институтның (хәзер ул Ташкентның химия техно­логияләре институты дип атала) “Азык-төлек продуктлары җи­тештерү технологиясе” факультетында технолог һөнәрен үзләштергән.

- Кулыма диплом алгач, Ташкент рестораннарының бер­сендә эшли башлаган идем. Ә 2008 елда гаиләбез Самарага күченде. Һөнәрем монда да кирәк булып чыкты. Дөрес, берәр ел чамасы Мәс­кәүнең итальян ресторанында эшләп тәҗрибә тупладым. Хәзер инде Самараның “Х5 Retail Group” компаниясе кибетләрендә эшлим, — дип сөй­ләде милләттәшебез.

Әнвәрнең эш көне бик иртә башлана. Ул чималның сыйфатын тикшереп, әйбәтләп турап, сатуга әзерләп куя. “Әзерли” дип әйтүе генә җиңел. Моның өчен итне эшкәртү технологиясен белеп, түшкәнең кайсы җиреннән нинди продукция чыгасын күреп эшләргә кирәк.

- Мәсәлән, бәрән итенең калак сөяге янындагы иттән пылау пешерергә яхшы. Бил­дәмәсе — шашлыкка, сөяктәге ит — фаршка китә. Түшен аерым сатабыз. Бәрән аягын үләннәр белән озак кына маринадлап, фольгага төреп пешерсәң, бигрәк тә тәмле була. Кайбер хуҗабикәләр сөяк­ле ит яратмыйм, дип сум ит кенә сатып ала. Ә бит сөяк салып пешергән аштан да тәмлерәк нәрсә юк, — дип һөнәр серләре белән уртаклаша мил­ләттәшебез. Вакыты булганда, зур бәйрәмнәргә өстәл әзерләгәндә, хатыны Равиләгә дә булыша ул. Сигезенче сыйныфта укучы кызлары Мәдинә дә аш-суга оста булып үсә.

Абделрәхимовлар татар телен яхшы беләләр, ураза тоталар, дини бәйрәмнәрне зурлап уздыралар. Гомумән, милли гореф-гадәтләребез буенча яшиләр. Шуңа да Әнвәр үзе эшләгән кибеттә хәләл ит сатылмавына борчыла.

8

- Моңардан хуҗалар отар иде, әлбәттә. Шәһәребездә мөселманнар саны арта бит. Кибет җитәкчелеге сатып алучылар санын арттыру өчен башка юл белән бара — итне оригинал рецептура буенча югары сыйфат стандартларына туры китереп әзерлибез, ассортиментны да һәрвакыт үзгәртеп торабыз. Продукциягә вакыт-вакыт ташламалар ясау да халыкны җәлеп итә. Акцияләр вакытында ит продукциясе базардагыга караганда күпкә арзанрак була. Бу пенсионерларга, студентларга бик уңай. Алар күбрәк тавык итеннән әзерләнгән ярымфабрикатлар сатып алалар. Бәясе арзан бит аның, — ди ул.

Уңган, тырыш милләт­тә­ше­без турында хезмәт­тәш­ләре дә яхшы фикердә.

- Әнвәр Җәүдәт улын күптән беләм. Ул чын профессионал, бөтен эшне җиренә җиткереп эшли. Ял көннәрендә дә өйдә тик ятмый, икенче җирдә эшләп, гаилә бюджетын тулыландыра. Хезмәтебезнең үзенчәлеген белгән кеше генә моның никадәр авыр булуын аңлый. Көнозын аяк өстендә, көне буе ит турыйсың... — дип сөйли шеф-повар Руслан Хәмәдиев.

Әйе, азык-төлек тармагында эшләүче бер һөнәр ия­сенең дә хезмәте җиңел түгелдер. Аеруча бәйрәмнәр алдыннан эшләре күп аларның. Әнвәр Абделрәхимов кебек өстәлләребез мул, аш-су­ларыбыз тәмле булсын өчен тырышучы меңләгән “тыл­сымчы”ларны профессиональ бәй­рәмнәре белән котлап, аяк-кул­ларының сызлаусын булуын телибез.

 

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1001

Комментирование запрещено