Әлмира Әдиятуллина Президентка Сөембикә исемендәге мәчет булдыруны сорап мөрәҗәгать иткән

6368Җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлмира Әдиятуллина Казан үзәгендә Сөембикә ханбикә исемендәге мәчет булдыру идеясе белән чыккан. Әлеге ниятен белдереп, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да хат язган. Бу хакта “Татар-информ”га Әлмира Әдиятуллина үзе сөйләде.

“Мин Сөембикә тарихын байтактан өйрәнәм. Шулкадәрле бөек ханбикәнең бер генә дә кадере юк, исем китә. Быел Бөтендөнья дин әһелләренең XI җыенына килгән делегатлар намазга ике урынга бүленеп барды. Казанда мең кеше сыйдырышлы мәчет юк. Шуннан соң мин дин әһелләренә: “Казанга зур мәчет кирәк, ул Сөембикә исемендә булырга тиеш”, — дидем. Дәррәү кул чаптылар, — ди Әлмира Әдиятуллина.

Шушы ниятен тормышка ашыруда ярдәм сорап, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Миңнехановка хат юллаган.

“Сөембикәне алып китүгә дә 466 ел икән инде. Аның уй-хыялларын, эш-гамәлләрен тормышка ашыруда, исемен мәңгеләштерүдә без нәрсә эшләдек һәм эшләячәкбез? Татарстанда, Казанда “Сөембикә” урамын да, мәчетен дә булдыру – безнең бурыч. 
Хөрмәтле илбашыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, мин сезгә “Сөембикә” мәчетен булдыру идеясе белән мөрәҗәгать итәм. Казанда “Сөембикә” мәчете калкып чыкса, киләчәк буын да мәңге догада булыр иде”, — диелә әле хатта.

Әлмира Әдиятуллина әйтүенчә, Президенттан Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә дигән хат килгән.

  • Сөембикәнең исемен мәңгеләштерү нияте белән 1997 елда Воровский тукталышы бакчасында “Сөембикә мәчете” төзү хакында җыелыш үткәргән идек. Тиз арада ул җирне сатып җибәрүләре мәгълүм булды,  ди Әлмираә Әдиятуллина.

Шушындый ук эчтәлектәге хатны Әлмира Әдиятуллина ТР Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга да юллаган Җәмәгать эшлеклесе сүзләренчә, бу эш Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдингә йөкләнгән. Әлмира Әдиятуллина исә “Сөембикә” мәчетен шәһәрнең үзәгендә, Кол Гали бакчасында төзергә кирәк, дип саный.

  • Әлмира Әдиятуллина – Коръәнне дөрес итеп уку буенча Бөтенроссия балаларын җыеп, “Сөембикә сеңелләре һәм энеләре” бәйгесен оештыручы.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 910

Комментирование запрещено