Җырчы Эльмира Сөләймановага мактаулы исем бирелде

0177«Ачы балан», «Синең белән» җырлары аша татар эстрадасында танылган җырчы Эльмира Сөләймановага “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде. Дәрәҗәле бүләкне Казанның «Пирамида» концертлар залында» узган «Җанлы концерт»та Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

«Әлеге исем минем өчен зур дәрәҗә, шуның өчен иҗатымны яратучыларга рәхмәт әйтәм. Җырчы буларак мине тамашачы танытты, иң беренче чиратта халкым алдында баш иям», — диде Эльмира Сөләйманова.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 860

Комментирование запрещено