«Әгәр кеше “Татарча диктант” язарга килгән икән, димәк, аның күңелендә милли рух бар»

227 октябрьдә бөтен дөнья күләмендә «Татарча диктант» акциясе узды. Быел ул аеруча зур масштабта үтте: барлыгы 300гә якын урында — Татарстан башкаласында һәм һәр районда, Россиянең эре һәм кече шәһәрләрендә, чит илләрдә милләттәшләребез һәм татар телен хөрмәт иткән кешеләр җыелышып диктант язды. Бәйрәм төсен алган бу чарага күзәтү тәкъдим итәбез.

Татар дөньясында зур бәйрәм икәнен социаль челтәрләр кулланучылары беренче тойгандыр, чөнки #татарчадиктант һәм #татарчадиктант2018 хэштегы белән кертелгән фото-видеоларның иге чиге юк. Диктант язу пунктына килгән һәркем бу рухны инстадашлары, фейсбукташлары белән бүлешергә ашыкты.

diktant

Быел диктант текстын билгеләүдә үзгәрешләр булды. Төрле дәрәҗәдә әзерлекле кешеләрнең мәнфәгатьләрен искә алып, оештыручылар ике өзек тәкъдим итте. Татарстанда яшәүчеләр Гаяз Исхакыйның «Көз» повестеннән өзекне язды, ә чит төбәкләр һәм чит илдә яшәүчеләргә Абдулла Алишның «Нечкәбил» әсәреннән өзек укылды. 
Казанда беренчеләрдән булып «Татарча диктант»ны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм имамнар язды. Әйтергә кирәк, алар бу чарага ныклап әзерләнделәр, чөнки диктант язу аларга мәҗбүри иде — Татарстан мөфтие шундый боерык чыгарды.
DSC00388
Көндезге сәгать бердә акциягә тагын берничә пункт, шул исәптән чараның төп пункты — КФУ да кушылды. КФУдагы диктантта 300ләп кеше катнашты. Диктант текстын Татарстанның атказанган артисты, җырчы Эльмира Кәлимуллина укыды. Диктантта катнашучылар Эльмираның бу эшне төгәл, дөрес итеп башкарып чыгуын билгеләп үттеләр. Эльмира исә үзе акция алдыннан нык дулкынланганын әйтте. “Мәктәптә укыганда ук укытучы булып, диктант яздыру теләге бар иде. Ул зур җаваплылыкны сорый икән, — диде җырчы “Татар-информ” хәбәрчесенә. — «Көз” повестен бүген төнге икедә укып чыктым, диктант яздыру өлешен исә аеруча игътибарга алдым. Өйдә репетицияләр ясадым, бик ныклап әзерләндем”.
KSF_91282
«Татарча диктант» яздыруның тагын бер пункты Милли китапханәдә оештырылды. Бирегә 55 кешенең килүе мәгълүм. Анда диктант текстын депутат, танылган шагыйрь Разил Вәлиев укыды. 
 “Татарча диктант” акциясе татар телен белү дәрәҗәсен үстерергә бик булыша. Ул кемнеңдер алдында сынау тоту түгел, каядыр укырга керер өчен билге алу түгел, “Татарча диктант” – ул үз-үзеңне сынау. Бу, беренчедән, кешенең үз милләтенә карата нинди мөнәсәбәттә булуы. Әгәр дә кеше “Татарча диктант” язарга килгән икән, димәк, аның күңелендә милли рух, милләтенә карата мәхәббәт һәм ихтирам бар”, — диде Разил Вәлиев.

Казан вакыты белән 13 сәгатьтә татарча диктантны онлайн яздыру пункты да ачылды. Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылды. Диктантны онлайн рәвештә 63 кеше язды. Диктантның видеоязмасын карап язучылар кичке сигезгә 380гә җитте. Видеоязманы сезгә дә тәкъдим итәбез, аны карап, хәзер дә диктант язарга мөмкин.

Онлайн «Татарча диктант»ны танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, педагог, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының яңалыклар лентасы редакторы Сания Әхмәтҗанова укыды. «Диктант яздырганда, мин һич кенә дә онлайн яздырам дип уйламадым, укучыларымны күреп, тоеп тордым. Туган телебез өчен горурлык хисем эчтән бәреп янды. Диктантны язучылар да шул ук хисне кичергәннәрдер дип ышанам. «Татарча диктант»ны бик кирәкле гамәл дип саныйм», — дип тәэсирләре белән уртаклашты Сания Әхмәтҗанова. 

«Татар-информ» хәбәрчеләре шулай ук Казан дәүләт медицина университетында оештырылган пунктта да булып кайтты. Анда 80 кеше җыелган иде. Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәреннән 262 сүздән торган өзекне Казан шәһәре Илдар Салихов исемендәге Ревматология үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина әйтеп яздырды. 
«Татар теле бәйрәме белән тәбрик итәм», — диде Равия Мухина. Ул диктант алдыннан «Туган тел» җырын күмәк җырлауны тәкъдим итте. Ул әсәрнең 1923 елда Берлинда язылуын, 1938 елда басылып чыкканын әйтте. Аның фикеренчә, әсәр язучының мөһаҗирлек чорында, күңеле сагыш белән тулган мәлләрдә язылган. «Әсәр мәхәббәт турында. Бу — мәңгелек тема. Геройларның эчке дөньялары табигать күренешләре аша бирелә», — диде ул. Диктант язучыларга «кыймылдамыйлар, ыңгырашырга, поштырдау, шыбыр-шыбыр яңгыр ява» сүзләре тактада «шпаргалка» итеп язылган иде.
 
  • «Татарча диктант»ны барлыгы ничә кеше язганы киләсе атна башында мәгълүм булачак. Пунктларга килеп язучыларның эшләрен КФУ мөгаллимнәре тикшерәчәк. Онлайн язучылар эшләрен, өлге белән чагыштырып, үзләре тикшерәчәк: дүшәмбе, 29 октябрь көнне диктант тексты өлгесе «Татар-информ» сайтында урын алачак.  “Диктант билгеләре ноябрь ахырында diktant.tatarсайтында чыгарылачак”, — диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

«Татарча диктант» мизгелләрен «Татар-информ» фотохәбәрчеләре төшереп барды.

intertat.tatar

Просмотров: 981

Комментирование запрещено