Рәнҗү һәм күз яшьләре (Булган хәл)

originalМатур ямьле җәй аенда Илдус белән Нурания өйләнешергә сүз куешалар. Матур итеп никах укыталар, гөрләтеп туй уйныйлар, чәчләр чәчкә бәйләнә…

Бик матур гына яши башлыйлар, бер-берсенә тирән ихтирам һәм мәхәббәт хисе белән. Эш эзләп, авылдан чыгып китеп, ерак шәһәргә барып урнашалар. Үз көннәрен үзләре күреп, зур акчалар эшли башлыйлар. Ике якны тигез күреп, әти-әниләргә дә матди ярдәм күрсәтәләр. Авылга кунакка да кайтып йөриләр, агай-энене дә күчтәнәчсез калдырмыйлар. Күп итеп печәнен, утынын, саламын да хәстәрлиләр. Ул вакытларда өйләргә газ кермәгән иде әле. Кияү дә, килен дә — һәряклап бик уңган.

1991 елда яшәве авыррак иде бит. Кибетләрдә ашамлык та, кием-салым да бик әллә ни түгел. Нураниянең ике туган сеңелесенең тормышы да алга бармый, үзенә тиң парын да таба алмый. Флера исемле сеңелесен ерак калага үзе янына чакырып ала, эшкә урнашырга ярдәм итә. Ә яшәү  рәвеше апасы белән җизнәсе янында була.

Флера бик куанып эшкә йөри, шатланып апасына барын да сөйли. Эштән кайткач бергәләп өстәл артына утырып, тәмле ризыклар ашап, хуш исле чәйләр эчәләр.

Нураниягә төнге сменада эшләгә дә туры килә. Ә Илдус — бик матур, чибәр, ярдәмле ир, ул Флерага бүләкләр дә ясый. Хатын өйдә булмаганда, балдыз белән җизни бер-берсенә гашыйк булалар.

Флера авырга узгач, ире Нураниягә бу хакта сөйли. Хатын бик кайгыга калып, хәсрәтләнеп, авылга — үз әти-әнисе янына кайтып китәргә була.

Яшь парлар бик матур яшәп китәләр. Аллы-артлы балалар тудыралар. Алар ай үсәсен көн үсеп, буйга җитәләр, мәктәпне, югары уку йортларын тәмамлыйлар.

Ә Нурания көнен-төнен елый, сеңелесенә бик нык рәнҗи. Берничә ел үткәч авыл кешесенә тормышка чыгарга була. 

Беркөнне Илдус белән Флера авылга туйга кайталар. Матур мәҗлесләр үтә, зур бүләкләр тапшырыла, китәр вакытлар җитә. Ә менә юлда  аларны, кызганычка, һәлакат  көтә… Хатын һәлак була, ир аяк-кулын сындырып, хастаханәгә эләгә…

Мондый хәлдә рәнҗүләр һәм күз яшьләре төшми калмый, әлбәттә. Ике туган апасының тормыш иптәшен тартып алсын инде! Бу нинди хәл!..

Кермәгез кеше өлешенә, бозмагыз кеше тормышын. Рәнҗешләр үзегезгә төшмәсә, сабый балаларыгыз, оныкларыз турында уйлагыз. Җиде буынга кадәр төшә, диләр бит олылар.

Ахирәткә дә  барасыларыбыз бар бит әле. Нинди җаваплар бирербез?..

Гүзәлия ӘХМӘТОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 952

Комментирование запрещено