Татар теле кагыйдәләрен туплаган сайт эшли башлады

1Татар телендә тыныш билгеләре һәм орфографиягә кагылышлы кагыйдәләрне бер урынга җыйган «Дөрес» проекты ачылды. Бу турыда дизайнер Илдар Әюпов үзенең фейсбугында хәбәр итә.

«Бөтен кагыйдәләрне бергә җыйган соңгы җыентык 60 нчы елларда чыккан. Ул вакыттан бирле күп кенә кагыйдәләр актуальлеген югалткан. Яңа кагыйдәләр барлыкка килә, әмма алар төрле академик китапларда гына урын ала», — ди дизайнер.

Бу проект иртәгә узачак “Татарча диктант” акциясенә багышланган. Аны гамәлгә ашыруда Тәбрис Яруллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм иткән. Кагыйдәләрне тел белеме буенча эксперт Эльвира Динмөхәмәтова җыйган һәм бер системага салган.

Сайтта уңайлы эзләү системасы бар. Анда татар хәрефләренннән башка да язарга мөмкин, ул барысын да аңлый. Мисал өчен, «ондэу билгесе» дип язып эзләп була.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 810

Комментирование запрещено