Әлмәндәр бабай Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачылды / В Казани установили мемориальную доску памяти Шауката Биктемирова

0133Казанда СССРның халык артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачылды. Истәлек тактасы халык артисты яшәгән Татарстан урамындагы 7нче йорт диварында урнаштырылды.

Шәүкәт Биктимеров Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендәге Әлмәндәр роле өчен Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
 
Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин мемориаль такта авторы Дмитрий Кузнецовка министр исеменнән рәхмәт белдерде. Шәүкәт Биктимеровның балалары Гүзәл һәм Искәндәр Биктимеровлар да рәхмәт сүзләрен әйтте.
 
Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов үз чыгышында “Театр яшәгәндә, татар халкы яшәгәндә Шәүкәт абый онытылмас” дип, Шәүкәт Биктимеров турында хатирәләрне яңартты.
 
Әлеге йортта ТАССРның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, Г. Камал театрының элекке директоры Шамил Закиров, режиссер Дамир Сираҗиев яшәгән. 
Тантанага Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева һәм башка күренекле шәхесләр килгән иде.
* * *

В Казани прошло торжественное открытие мемориальной доски народному артисту СССР, народному артисту России и Татарстана Шаукату Биктемирову. Памятная доска установлена на доме № 7 по улице Татарстан, в котором и жил народный артист.

Шаукат Биктемиров был удостоен Государственной премии имени Станиславского за роль старика Альмандара в спектакле Туфана Миннуллина «Старик из деревни Альдермеш».

Заместитель министра культуры Татарстана Дамир Натфуллин выразил благодарность от имени министра автору мемориальной доски Дмитрию Кузнецову. Также поблагодарили и дети артиста — Гузель и Искандер Биктемировы.

«Пока живет театр, пока живет татарский народ, имя Шауката абый будут помнить», — отметил народный артист Татарстана Асхат Хисматов и поделился воспоминаниями о выдающемся артисте.

В этом доме также жили народная артистка ТАССР и Башкортостана Гульсум Исангулова, народный артист Татарстана Наиль Дунаев, прежний директор театра Камала Шамиль Закиров, режиссер Дамир Сиразиев.

На торжественное открытие пришли глава Сабинского района Раис Минниханов, народная артистка Татарстана Наиля Гараева и другие выдающиеся личности.

Сегодня артисты Камаловского театра сыграют спектакль «Бабайлар чуагы» («Запоздалое лето») в Сабинском районе — на родине Шауката Биктемирова.

tatar-inform.ru

Просмотров: 836

Комментирование запрещено