Тормыш сукмагыннан 55 ел бергә

DSC_0283Бу көннәрдә  Иске Ярмәк авылында яшәүче Искәндәр Мирза улы  Шамкаевка 80 яшь тула, ә хәләл җефете Әнисә ханым белән бергә гомер итүләренә 55 ел була!

Иске Ярмәк авылында балалар үстереп, аларны олы тормыш юлына бастырган олы яшьтәге парлар күп. Тик аларның күбесенең балалары төрле шәһәрләрдә, читтә яшиләр. Ә менә Искәндәр һәм Әнисә Шамкаевларның ике уллары һәм бер кызлары – барысы да авылда төпләнеп, сокланырлык гаиләләр корып яшиләр. Шуңа да аларның әти-әниләре хаклы рәвештә: “Без бәхетле кешеләр, чөнки балаларыбыз авылда, үз яныбызда яшиләр!” – дип, хаклы рәвештә горурланалар.

Шамкаелар төбе – тирән тамырлы, данлыклы нәсел. Аннан колхоз рәисе, мәктәп директоры, артист, инженер, җәмгыять эшлеклеләре, укытучылар һәм башка данлыклы кешеләр дә чыкканнар. Алар арасында көчле рухлы, үткен һәм тормышта тирән эз калдырып яшәргә сәләтле кешеләр күп.

Искәндәр һәм Әнисә Шамкаевлар һәрвакытта авылдагы иң чибәр парлар булып яшәделәр. Авыл тормышы авыр булган чакларда, шофёр һөнәре очучыдан да ким булып саналмаган вакытлардан алып, Искәндәр Шамкаев үз гомеренә машина йөретүче булып эшләде.

2Яшьлегендә оста спортчы булганга, ул район буенча үткәрелгән чаңгы ярышларында катнашып, призлы урыннар яулады. Гайрәте ташып, лидерлык сыйфатлары калкып торган егетне армия сафларында да өлкән сержант дәрәҗәсенә күтәреп, взвод командиры урынбасары итеп билгелиләр. Үткен сүзле, җыр-моңга бай шәхес булганга, аның янында бервакытта да күңелсезлеккә бирелү, моңаю кебек төшенкелекләргә урын булмады. Аның тирәсендәге тормыш гел гөрләп, кайнап торды. Ә хатыны Әнисә Шамкаева киресенчә, басынкы, сабыр, ягымлы һәм искиткеч кешелекле хатын, әни һәм әби була белде һәм белә. Яшәү дәверендә аларның тормыш юлында сикәлтәләр очраганда да, тормышлары берәгәйле һәм төпле булды.

Бүгенге көндә Шамкаевларның алты оныклары һәм өч оныкчыклары да үзләренең уңышлары, әби-бабаларына ихтирамлы һәм ягымлы булулары белән аларны куандырып, һәрвакытта үзләренә яшәү дәрте, яңадан-яңа шатлыклар, куанычлар өстәп торалар.

Лаеклы ялга чыккач, күпләр тынычлап, мал-туар тотмыйча гына, ял итеп, оныклары белән генә кайнашып яшиләр. Ә Шамкаевлар, әле 80гә җиткәч тә, үз балаларына йорт тутырып маллар тотарга, өй һәм йорт эшләрен алып барырга ярдәм итеп, «Хәрәкәттә — бәрәкәт» дигән девиз белән яшиләр.

Искәндәр ага Шамкаевны 80 яшьлек юбилее һәм хатыны Әнисә апа белән бергә торуларына 55 ел тулу уңаеннан балалары, оныклары, оныкчыклары, барча туганнары, дуслары һәм бергә гомер кичергән авылдашлары чын күңелдән котлап, иң изге теләкләрен белдерәләр. Аларга исәнлек, күңел көрлеге, баларының, оныкларының ихтирамлы, игелекле булуларын һәм алдагы көннәрендә яңа куанычлар, шатлыклы яңалыклар һәм озын гомерләр телиләр.

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1267

Один комментарий

  1. Тагы да шулай гомер юллары озын булып,тигезлектэ сэламэтлек бн матур гамэллэр кылып яшэргэ язсын сезгэ!Амин.