Фидакарь милләттәшебез Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин вафат булды… / Окончил свой земной путь бессменный главный редактор газеты «Бердэмлек» Рафкат Набиуллович Аглиуллин…

Nu9OmJ2imrg31 октябрьдә Самар өлкә “Бердәмлек” татар газетасының алмашсыз баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 7 сентябрендә ул үзенең 75 еллыгын билгеләп үткән иде.

Мәрхүм 1 ноябрьдә шәһәрнең «6 нчы тупик» мөселман зиратында (Юзов ур., 2) җирләнәчәк. Аның белән хушлашу 10.00 сәгатькә кадәр Самар шәһәре, Г. Димитров урамы, 97-124 адресы буенча үтәчәк.

Татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән Рәфгать әфәнденең вафаты аның туганнарына гына түгел, ә бөтен Самар өлкәсе татары өчен дә зур югалту. Барчагызның тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын, дигән теләктә калабыз.

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте.

* * *

76нчы яшендә безнең арабыздан Самара өлкәсе татарларының“Бердәмлек” иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире, танылган татар журналисты Рәфгать Әһлиуллин бакыйлыкка күчте.

Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин 1943 елның 7 сентябрендә Самара өлкәсе Камышлы районының Дәүләткол авылнда туа. Ул үз тормышын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләргә уйлаган булса да, күңелендә журналистикага булган мәхәббәт киләчәктә әлеге һөнәрне гомерлек юлдашы итә. Сиксәненче еллар ахырында Самара өлкәсендәге “Туган тел” татар җәмгыяте оеша башлагач та Рәфгать Әһлиуллин аның башлап йөрүчеләр сафында була. Ә инде 1990 елда татар газетасын ачу бәхетенә ирешкәч, “Бердәмлек”нең бүгенге көнгә кадәр алыштыргысыз баш мөхәррире булып хезмәт итә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

* * *

Самарадан кайгылы хәбәр алдык — «Бердәмлек» газетасының баш редакторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфгать Нәбиулла улы Әhлиуллинның йөрәге тибүдән туктады.

Рәфгать Нәбиулла улы өч дистә елга якын «Бердәмлек» өлкә татар газетасын әйдәп барды, үзенең тырыш, фидакарь хезмәте белән илебез журналистикасы, татар матбугаты үсешенә бәhасез өлеш кертте, милләтебез тарихында тирән эз калдырды. Ул кешелекле, ярдәмчел, туры сүзле, принципиаль, гадел булуы белән аерылып торды, соңгы сулышына кадәр халкыбыз мәнфәгатьләре турында кайгырып, милләт, туган тел өчен янып-көеп яшәде. Тормышка hәм милли яшәешебезгә hич тә битараф булмаган, көрәшче рухлы Рәфгать ага Россия регионнарында чыгып килүче барлык татар газеталары редакторларының остазы, киңәшчесе, терәге hәм таянычы, хөрмәтле аксакалы иде.

Мөхтәрәм каләмдәшебез, дустыбыз hәм фикердәшебезнең гаиләсенең, якыннарының, «Бердәмлек» редакциясе коллективының hәм газета укучыларның тирән кайгысын уртаклашыбыз. Аллаhы Тәгалә мәрхүмнең авыр туфрагын җиңел, каберен нурлы кылсын, гаиләсенә, балаларына сабырлык бирсен.

«Өмет» газетасы редакциясе коллективы. 

Ульян өлкәсе.

* * *

Бүген без өлкәбезнең «Бердәмлек» татар газетасы оешкан вакыттан алып хәзерге көнгә кадәр аның алыштыргысыз баш мөхәррире булган, талантлы журналист, олы йөрәкле шәхесебез Рәфкать абый Әһлиуллинның вафат булу хәбәрен алдык. Ул безнең мәктәпнең дә  өлкән  дусты иде, шуңа бу — безнең мәктәп өчен дә  зур югалту.  Рәфкать абый  безнең күңелләрдә гел хәрәкәттә булган,  халкыбызның милләтпәрвәре булып истә калыр.   Шул уңайдан мәрхүмнең гаиләсенең һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфраклары — җиңел, урыны — җәннәттә булсын иде. 

Самар шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбе.

* * *

Коелабыз…
Соңгы елларда Самар татар җәмәгатьчелеге бер-бер артлы югалтулар кичерә. Гамил Галиуллин,   Марат Сафин, Дания Нафигина, Исмәгыйл Әминев, Рәшит Морзакаев, Равил Яһудин,  Фәния Хәкимова, Рәшид Нурмөхәммәтов, Расыйх Латыйпов … Күп алар. Менә шул китүчеләр исемлегенә «Бердәмлек» гәҗитәсенең мөхәррире Нәбиулла угылы Рәфкат Әһлиуллин өстәлде.
Рәфкат әфәнде атаклы Казан Университетының журналистика факультетын тәмамлап гомерен каләмчелек хезмәтенә багышлаган талант иясе булды. Шуны да искәртеп узасы килә. Ватаныбызда Казан журналистикасы иң көчлеләрдән санала.
 
Нәбиулла угылы Рәфкат Әһлиуллин иҗатының төп өлешен милләтенә багышлады.  Шул ук вакытта, чирек гасыр буена берничә буын татар журналистларын тәрбияләде.  Көзге яфраклар белән бергә милләтебезнең асыл балалары да коелып баралар. Самар татар журналистикасы үзенең әйдаманын югалтты.
Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.
Гаиләсенә сабырлык телибез.

Шамил Баһаутдин.

* * *

31 октября не стало бессменного главного редактора  Самарской областной татарской газеты «Бердэмлек» Рафката Набиулловича Аглиуллина. Напоминаем, 7 сентября 2018 года он отпраздновал свое 75-летие.

Похороны состоятся 1 ноября на городском мусульманском кладбище «6-ой тупик» (ул. Юзовская, 2). Вынос тела усопшего пройдет в 10.00 по адресу:  г.Самара, ул Г.Димитрова, дом 97, кв.124.

Кончина Рафката Набиулловича - большая утрата для всего татарского народа региона. Выражаем глубокое соболезнование всем родным, близким покойного, а также соплеменникам области. Светлая память этому замечательному Человеку… Да ниспошлет Всевышний Аллах Свою милость и дарует ему Свое прощение! Пусть врата Рая распахнутся перед ним!

Самарское областное татарское общество «Туган тел».

* * *

Не стало бессменного главного редактора  Самарской областной татарской газеты «Бердэмлек» Рафгата Набиулловича Аглиулина.

Его уход —  невосполнимая утрата для всего татарского народа региона. Блестящий журналист многое сделал для того, чтобы межнациональное единство существовало на Самарской земле не только на бумаге. Он возглавлял газету «Бердэмлек» с 1 марта 1990 года и по сей день. Благодаря усердной каждодневной работе, для всего татарского сообщества «Бердэмлек» стала чем-то большим, чем просто газетой.

Дом дружбы народов выражает глубокие соболезнования родным и близким Рафгата Набиулловича.

ГКУСО «ДДН».

* * *

На 76-м году 31 октября ушел из жизни член Союза журналистов России, главный редактор газеты «Бердемлек» Рафгат Набиулович Аглиулин.

Он был настоящим профессионалом, преданным своей работе, талантливым журналистом и добрым человеком.

Правление Самарской областной организации Союза журналистов России глубоко скорбит в связи с кончиной Рафгата Набиуловича и выражает соболезнование его родным и близким.

Правление Самарской областной организации Союза журналистов России.


КОНТЕКСТ:

Юбилей пришел опять — нынче с цифрой 75! / “Бердәмлек” һәм аның мөхәррире

* * *

Изге хыялларыгыз тормышка ашсын! / Человек и «Бердэмлек»

Просмотров: 7902

23 комментариев

  1. Урынын ожмахта булсын Рафкат абый. Безнен Давлаткол авылынын зур шахесе.

  2. Хормяткя лаек, туры сузле, уткен калямле журналист, тугры, чын олы дус, укытучы иде Рафкать абый. Урыны ожмахта, авыр туфрагы жинел булсын. Барлык якташлары исеменнян якыннарынын кайгысын уртаклашабыз.

  3. Бердәмлегебезне булдыручы, аның беренче саныннан алып бүгенгәчә җитәкләп баручы, Самара өлкәсендәге татарларны берләштерүче, милләтебез, халкыбыз өчен мөхим булган хәбәрләрне вакытында җиткерюче. телебезне, мәдәниятебезне үстерүгә бөтен көчен куйган фидакарь якташыбыз бит ул.
    Якты истәлегең безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, Рәфгать абый! Урының җәннәттә булсын!

  4. Урыны жэннэттэ булырга Аллах Тааля насып кылсын.Бик Зур Якше Кеше иде.Иннаа лил-ляяхи ва иннаа иляйхи раджиуун.

  5. Кайгыгызны уртаклашыбыз

  6. Бүген якын танышыбыз Рәфкать Әһлиуллин үлде дигән хәбәрне ишеткәч, бик тә кайгырдык. Гәрчә беркемнең дә дөньяга мәңгелеккә килмәгәнен бик яхшы белсәк тә, бу хәбәр безнең өчен мөмкин түгел хәл булып тоелды. Әле күптән түгел генә үзенең 75-еллык гомер бәйрәмен билгеләп үткән, якташыбыз Гакыйль Сәгыйровның Иске Җүрәйдә музеен булдыру өчен янып- көеп йөргән кешенең әле бик күп эшлисе эшләрен калдырып арабыздан китүе башка килмәслек нәрсә кебек тоелды. Гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны ҖӘННӘТТӘ булсын иде, Ходаем. Мәгърүф Гильмияров һәм Нурзидә Фәйзуллиналар гаиләсе.

  7. Урынын ожмахта булсын авылдашым Рэфъгат абый

  8. Авыр туфрагы жинел булсын якташнын

  9. Якты истэлеген кунеллэрдэ сакланыр,Рэвгать абый! Урынын ожмахта булсын.барлык якынарынын тирэн кайгысын уртаклашам

  10. Рәфкать абый миңа чын укытучым булды. Тыныч йокла Рәфкать абый, синең эшең мәңгелек.

  11. Татарский центр "Дуслык" г.о. Нефегорск в пишет:

    Выражаем наши соболезнования родным и близким!

  12. Рафкат абынын урыны Җәннәтә булсын! Это очень большая утрата для всех нас, для всей российской национальной печати. Он не только создал газету на татарском языке, он ей жил. Очень жаль, когда уходят такие люди!

  13. Авыр туфрагы жинел булсын.Бер класста укып 7 класс бетергяннян сон без башка юллар белян киттек и тормыш юлында бердя очрашырга туры килмяде.

  14. Рафкат абыйнын рухы шат булсын.

  15. Рэфкать абынын урыны Жэннэттэ булсын!!! Амин!

  16. Рәфгать абый талантлы, тирән акыллы, зур абруйлы, таләпчән, гадел, мәрхәмәтле җитәкче, актив җәмәгать эшлеклесе булды. Онытылмас остазыбызның искиткеч хезмәте халкыбыз күнелендә мәңге яшәр…

  17. Яткан урыны Җәннәтә булсын. Светлая память Рәфгать абыйга! Искренние соболезнования всем родным и близким. Для всех нас он останется примером жизнелюбия.

  18. Якын дустым, фикердэшем, сердэшемне югалттым. Ул барчабыз эчен дэ багана, терэк, таяныч иде. Авыр туфрагы жинел, урыны жэннэттэ булсын, Раббым! Гаилэсенэ, якыннарына сабырлык бирсен.

  19. Иман белән үткән булса иде. Зур эшләр башкарып, төбәгебез тарихында җуелмас эзен калдырып китте якташыбыз. Якыннарына Аллаһ Раббыбыз күркәм сабырлык бирсен. Яткан урыны Җәннәт бакчасы булсын, үзе һәм нәселе кыямәт көненә кадәр догадан киселмәсен иде.

  20. Зур кайгы…чиксез югалту…Печальное известие..не стало глыбы..Человечища…Огромная утрата Всех татар ..невосполнимая потеря татар и всей национальной печати Самарской области..Самые искренние соболезнования семье и близким Равгат абый..

  21. Урының жәннәттә булсын, Рәфгать абый!

  22. Рэфкать абый якшы кеше иде, Аллах та’аля генахларын кичерся иде, кабер газапларыннан сакласын, джэннэтне насыйб ится иде. Аминь!

  23. Иннә лилләәһи үә иннә иләйһи раҗигүн!
    Милләтебезнең чын фидакарь хезмәтчесе! Бөтен гөмерен диәрлек татар халыкына хөзмәттә иде. Туры сүзле, гәделлекне сөюче шәхес иде Рафгәть абыебыз урыны оҗмахта булсын! Раббым гайләсен, туганнарына, дус-ишләренә күркәм сабырлык бирсен!