“Соңгы көненә кадәр үзем карадым, иртә белән кулларымда үлде …” – Легендар журналист Рәфгать Әһлиуллин вафат

302afaeedbbbabf4d88c68bd4bd9daedКичә Самара өлкә “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире, татар матбугаты үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхес Рәфгать Әһлиуллин вафат булды. Аңа 75 яшь иде.

Рәфгать Әһлиуллин исемен татар дөньясына билгеле, чөнки ул татар телен һәм милләтен саклау өчен зур көч куйган шәхесләрнең берсе. Чирек гасыр дәвамында Самара татарларының «Бердәмлек» газетасын җитәкләгән кеше ул. Татар журналистикасы легендасы. 

  • «Бердәмлек» газетасы – Самара өлкәсендә чыгып килгән атналык татарча газета. Әйтергә кирәк, Самарада унтугызынчы гасыр башында ук берничә татар газетасы нәшер ителгән. Шуларның иң соңгысы, “Колхозчы” дип аталганы, 1938 елда чыгудан туктатылган, һәм бары тик илле ел чамасы вакыт үткәннән соң гына Самара төбәгенең татар җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән татар телендә “Бердәмлек” газетасы чыга башлый. Аның битләрендә татар халкының бай тарихы һәм хәзерге тормышы киң яктыртыла. Рәфгать Әһлиуллин бу эшнең башында тора. Самара татарлары газетасын ул 23 ел буе җитәкли.
“Ноябрь аенда Казанга килергә сүз биргән иде…” 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати-аналитика идәрәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Рәфгать әфәнденең вафатын татар дөньясы өчен зур югалту дип бәяләде. Ул аны журналистика өлкәсенең аксакалы дип атады. 

- Рәфгать абый гомер буе татар халкы һәм татар дөньясы өчен җан атып яшәде. Самара өлкәсендә чыгучы “Бердәмлек” газетасын беренче көннән башлап җитәкләде. Әлеге журналистның матбугат тарихында лаеклы урыны бар. 

Аның бөтен хыялы шушы газетаны чын мәгънәсендә халыкныкы итү булды. Самара өлкәсендә яшәүче татарлар берләшсен һәм аралашсын өчен тырышты. 

Моның өчен ул бөтен тырышлыгын куеп эшләде, шуңа күрә газетаның тугры укучылары күп. “Бердәмлек” битләрендә татар халкының яшәеше, милләт тормышы, гореф-гадәтләр һәм йолалар, ислам дине, сәнгать һәм сәясәт темаларын күрергә була. Газетаның эчтәлеге бик бай, мин аны һәрвакыт кызыксынып укыдым. Рәфгать абый миңа һәрбер санын җибәреп барды. Тәҗрибәле журналист, теле бик “йомшак” иде аның. Без белгән татар газеталары арасында иң өлкән яшьтәге мөхәррир иде ул. Үзен милләтпәрвәр итеп танытты, күңелдә шундый күркәм шәхес булып сакланып калачак. Безнең конгресста ул еш кунак булды һәм аның милләт хакында чыгыш ясамый калганы булмады. Төрле актуаль проблемаларны күтәрде, аларны чишү юлларын эзләде. 

Ноябрь аенда Казанга килергә сүз бирде, тик насыйп булмаган икән… Вакытсыз һәм бик иртә арабыздан китеп барды шул. Тик онытылмаслык эшләре калды. Ул күренекле татар шагыйре, рәссам Гакыйль Сәгыйровның иҗаты белән кызыксына иде. Аның тормыш һәм иҗат юлына багышланган китап язды. “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип исемләнгән китап иде ул. Шулай ук шагыйрьнең туган ягы Кошки районы Иске Фәйзуллада музей ачу теләге белән янып йөрде, — дип сөйләде Гөлназ Шәйхи. 

“Иртә белән сәгать биштә уянды, хәле начарайды”

Рәфгать Әһлиуллин соңгы вакытта йөрәк авыртуыннан зарланган. Бу хакта “Интертат”ка мәрхүмнең тормыш иптәше Фатыйма Әһлиуллинасөйләде.

- Аның һәрвакыт йөрәге авыртты, шуңа күрә икәү ял йортына киттек. Анда сигез көн бергә тордык. Соңгы көненә кадәр үзем карадым, бүген иртәнге якта кулларымда үлде. Ышана алмыйм, шулкадәр авыр булды. Кичә барысы да яхшы, кәефе дә көр иде. Ашханәдә ашаганнан соң саф һава суларга чыктык. “Рәфгать, тагын икенче тапкыр әйләнеп килергә кирәк”, – дидем. Ул: “Юк, аякларым әллә нишли. Әйдә, керик әле”, – ди. Аннан соң озаклап палатада сөйләшеп яттык, рәхәтләнеп көлештек. Йокларга яттык, төнлә борчымады. Иртә белән сәгать биштә уянды, хәле начарайды. Кан басымын үлчәде, барысы да яхшы иде. Ул шикәр авыруыннан да интекте, ләкин ул көнне анализлары да әйбәт булды. Гомумән, бөтенесе тәртиптә. Ул миңа: “Түзә алмыйм, бөтен җирем сызлана. Тиз генә табибларны чакырып китер әле», — дип әйтте һәм урынына менеп ятты. Бу безнең соңгы сөйләшү булды. Табиблар да ярдәм итә алмады, кулымда үлде дә китте, — дип сөйләде Фатыйма апа.   

«Соңгы вакытта «Бердәмлек» газетасы акчасызлыктан интекте, йөрәгенә шул бәрде»

Фатыйма Әһлиуллина әйтүенчә, соңгы вакытта “Бердәмлек” газетасының редакциясе акчасызлыктан интеккән һәм шушы хәлләрне мөхәррир йөрәгенә якын алган, бик авыр кичергән.

- 28 елдан артык “Бердәмлек”тә эшләде. Ул аны ачты, сабый баладай карап үстерде. Бөтен әйберне йөрәгенә якын алды. Редакция акчасызлыктан интекте, шуңа нык борчылды. “Ташла шул эшенне, барып чыгасың”, – дип күпме әйттем. “Ничек ташлыйм? Ул бит мин тудырган газета, шуңа күрә яшәргә тиеш. Бөтенләй бушка эшләргә дә риза, тик газетадан аерылмыйм. Авырлык белән ачылган газетаны юкка чыгару минем өчен җинаять”, – диде. Шулкадәр яратып, күңелен биреп эшләде. Йөрәген шунда гына бетерде, — дип сөйләде мәрхүмнең хатыны.

“Редакциядә яшь журналистларны күрергә теләде” 

Бүген танылган журналистның шәкертләре аны зур рәхмәт сүзләре белән искә алды.

- Ул минем остазым, тормышымда тирән эз калдырган һәм мине журналистика өлкәсе белән таныштырган шәхес, — дип сөйләде Самара татарлары сайты мөхәррире Римма Нуретдинова. - Мин “Бердәмлек” газетасы редакциясендә эшләдем. Рәфгать абыйның мине елмаеп каршы алуы һәрвакыт истә, чиста күңелле кеше иде ул. Шуңа күрә аны һәркем якын күрде, барысы да аңа тартылды. Җитәкче буларак тәлапчән дә була белде, газетага чыгар алдыннан язмаларны җентекләп тикшерә иде. “Башкарган эшенне ахырына җиткер. Язманның бу өлешен төзәт, өстә әле”, – дип өйрәтте, аның бу киңәшләре бары тик файдага гына булды. Язган мәкаләләрне бик күп тапкырлар кире кайтарды, ләкин без шулай шомардык кына. Тәҗрибәле булуы белән аерылып торды ул. 

Уенда һәрвакыт милләт проблемалары булды, шулкадәр татар дөньясы өчен җан атып яшәде. Бөтен җиргә өлгерергә тырышты, тынгысыз кеше булды. Мактап, үсендереп тә алырга онытмады. 
Сәламәтлеге мактанырлык булмады, озак вакыт хәстәханәдә ятты. Анда да үзе хакында уйламады, “Монда шундый күңелсез, эшкә чыгасым килә. Планшет алып килегез әле, һич югы шуннан яңалыклар белән танышып барыйм”, – дип ятты. Гел “Татар-информ”, “Матбугат” сайтларын укыды. Йөрәге бик борчыды, шуның аркасында безнең арадан иртә китеп барды. Ял йортында вафат булды, урыны җәннәттә булсын. 

Барысын да йөрәгенә якын ала иде шул. Без һәрдаим аралашып тордык, соңгы вакытта аны газетаны ничек саклап калу мәсьәләсе борчыды. Аннан соң редакциядә яшь журналистларны күрергә теләвен әйтте. “Хәзер журналистика өлкәсендә татар телендә язучы яшьләр юк, шуңа күңелем әрни. Аларны ничек кызыксындырырга икән?” – дип сөйләнде. 

Үрнәк гаилә башлыгы була белде, якыннары хакында эштә дә шулкадәр яратып сөйли иде. Тормыш иптәше Фатыйма апа белән икесе дә актив, тырыш, сабыр, бигрәк пар килгәннәр иде. Ике кыз тәрбияләп үстерделәр, — дип сөйләде Римма ханым.

“Мескен хәлгә калдык хәзер, безгә мөхәррирдән башка бик авыр булачак”

“Бердәмлек” газетасының тиражын саклау һәм язуылучылар санын арттыру өчен мөхәррир төрле ысуллар һәм иганәчеләр эзләгән. Бу хакта “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррир ярдәмчесе Эльмира Варфоломиева сөйләде:

- Рәфгать абый шулкадәр максатчан иде, һәр эшне җиренә җиткереп, тәртип белән генә алып барды. Хәзер аның хакында “Бердәмлек” газетасына мәкалә язып утырам һәм аның күпме кешегә ярдәм иткәнен уйлыйм. Киң күңелле иде, ярдәм сорап килүчеләрне кире борып чыгарганы булмады. Иң башта Камышлының “Югары уңыш” газетасында, аннан соң рус телендә чыгучы “Волжская коммуна”да эшләгән. Тик гомер буе татар халкының тормышы хакында язган.

Әлеге шәхескә мин рәхмәт укыйм, чөнки ул мине журналистика өлкәсенә алып килде. Самара өлкәсендә тәҗрибәле журналистлар юк, аларны табарга мөмкин түгел. Рәфгать абый мине редакциягә “урамнан алып керде”, аңарчы бөтенләй башка өлкәдә эшләдем. Курыктым, борчылдым. “Сигез ел буе татар телендә укыгансың, шуңа күрә барысы да яхшы булачак. Мин сине үзем өйрәтәм”, – диде. Дөрес әйтте, ул миннән кыска вакыт эчендә журналист ясады. Аның киңәшләре алтын, шуңа күрә күпме шәкертләре бар бит. Ул укыта, аларга төпле белем бирә һәм алар башка акчалы җиргә чыгып китәләр. 

Соңгы вакытта аңа аеруча кыен булды, чөнки газетаны алып барырга акча булмады. Акча булмаса да эшлибез, чөнки “Бердәмлек”не юкка чыгарасы килми. Тираж бар, уртача саны — 2 400. Рәфгать абыйның моның өчен йөрәге сызланды, ул бик күп уйлана иде. Һәрвакыт тиражны үстерергә һәм газетаны саклап калырга тырышты. “Кызлар, тиз арада берәр нәрсә эшләргә кирәк булачак. Авылларга чыгып китеп язылучылар җыярга тырышып карыйк әле”, – дип әйтте. 

Шундый мескен хәлгә калдык хәзер, безгә мөхәррирдән башка бик авыр булачак. Әле аның кебек кешене табып та булмаячак. Мин — пенсиядә, ә яшь кызларның тәҗрибәсе һәм белеме юк. Казаннан берәү дә килергә теләми, чөнки бездә акча юк. Тырышып-тырмашып ятабыз инде, уртача хезмәт хакы 10-11 мең чыга.

Сәламәтлеге гел начар булды, чөнки бөтен вакыйганы йөрәге аша үткәрде. Бер тапкыр инфаркт кичерде, күп тапкырлар хәстаханәдә ятты. Дарулар гына эчеп торды. Без аны озак вакытка отпускка җибәрми идек, чөнки өйдә хәле начарлана башлый иде. Аның үзенә дә гел хәрәкәттә булу, кеше арасында йөрү ошады. Соңгы вакытта аягына авырлык белән генә баса иде, тик зарлана белмәде. Янып яшәде, “уф” дигәне булмады. 
Әле җиденче сентябрьдә бөтен дусларын һәм туганнарын җыеп туган көнен белгеләп узды. Аннан соң “Эльмира, минем турында бу мәкаләне язып куй. Аннан соң менә монысын газетага чыгар. Күп итеп яз, аз булмасын”, – диде. Һаман үзен яздырды. Мин аннан: “Нигә кирәк шуның кадәр сезнең турында язу?” – дип сорадым. “Яз син, мин башка юбилей уздырып йөри алмам”, – диде. Шул вакытта бер сүз җавап бирә алмый калдым. Үләсен сизгәндер ул. Безнең редакция өченче этажда урнашкан, баскычтан менгән вакытта хәле китте аның. Ул вакытта инфаркт булган, без аны-моны сизмәдек тә. Хәле начар булуын безгә әйтмәде, озак вакыт ялгызы бүлмәсендә утырды. Өйдә хәле тагын авырайган, шуннан соң алар хатыны Фатыйма апа белән ял йортына киттеләр. Кызганыч, аннан терелеп кайта алмады.

“Күңелдә үзенчәлекле шәхес буларак истә калды”

Казан федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин белән дә аралаштык. Алар Рәфгать Әһлиуллин белән ике тапкыр гына очрашып кала алган.

- Кызганыч, безгә аның белән бик аз аралашырга туры килде. 1990 еллар башында КФУда чит төбәкләрендә чыгып килүче татар газеталары мөхәррирләре белән очрашу булды. Беренче тапкыр Рәфгать Әһлиуллин белән шунда таныштык. Аннан соң соңрак Самарага эш сәфәре белән барган вакытта аралашырга туры килде. Милләтпәрвәр, һәр эшне башлап йөрүче һәм лидерлык сыйфатларына ия булган шәхес буларак истә калды ул. Үз артыннан ияртә белде, ышандыру көче куәтле иде. Шуңа күрә “Бердәмлек” газетасы чит төбәкләрдә чыгучы татар газеталары арасында иң уңышлысы. Барысы да мөхәррирнең тынгысыз һәм эшкә бирелгән булуы нәтиҗәсендә. Берничә тапкыр гына очрашуыбызга карамастан, күңелдә үзенчәлекле шәхес буларак истә калган, — диде ул.

“Самара өлкәсендә эшләүче журналистлар өчен чын легенда булып тора”

- Безнең барыбыз өчен бу көтелмәгән хәл булды, зур югалту. Рәфгать абый Самара өлкәсендә эшләүче журналистлар өчен чын легенда һәм күренекле шәхес булып тора. Безнең өчен генә түгел, башка төбәкләрдәге журналистлар өчен дә бу зур югалту. Аның эшчәнлеге белән күпләр таныш. Шундый тәҗрибәле шәхесләрнең арабыздан иртә китүе бик кызганыч. Илебездә милли мәсьәләләр күтәрелә башлаганда татар җанлы милләттәшебез “Бердәмлек” газетасы белән җитәкчелек итә башлый һәм зур уңышка ирешә. Бу газетаның тарихы бай, ул 1990 елдан башлап чыгарыла. Татарстанда татар телендә чыгучы газеталар күп, ә Самарада шундый газетаның барлыкка килүе көтелмәгән вакыйга була. Рәфгать абый шушы газетага нигез салды һәм шул көннән башлап аның белән бергә яшәде. Күптән түгел генә аның туган көне булып узды, лаеклы ялда булуына да карамастан ул һәрвакыт татар халкы дөньясында кайнады. Берәүгә дә сер түгел, хәзер барлык газеталар да авыр чорны кичерә. Шуңа да карамастан “Бердәмлек” газетасы ничек бердәм булса, хәзер дә шундый булып сакланып калды, — дип искә алды “Самара татарлары” журналының баш мөхәррире Данияр Сәйфиев.

intertat.tatar


КОНТЕКСТ:

Фидакарь милләттәшебез Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин вафат булды… / Окончил свой земной путь бессменный главный редактор газеты «Бердэмлек» Рафкат Набиуллович Аглиуллин…

* * *

Юбилей пришел опять — нынче с цифрой 75! / “Бердәмлек” һәм аның мөхәррире

* * *

Изге хыялларыгыз тормышка ашсын! / Человек и «Бердэмлек»

 

Просмотров: 1490

4 комментариев

  1. Бик якшы кеше иде Рифкат абый. Урыны джэннэтя булсын!

  2. Зульфия Галиханова(Сагидуллина) в пишет:

    Татар халкынын, батыр егетен сонгы юлга озаттык.Беркайчан да узе сайлаган юлдан тайпылмады,сулышынын сонгы минуты на кадэр татар халкына тугрыклы хезмэт итте.миллэтебез хэзинэсе Рэфкэт абыйнын урыны ожмах турендэ булсын,Амин.

  3. Самара олкэсе татарларына зур авыр югалту… Рафкат абый, хуш,бэхил бул… Авыр туфрагын жинел ,урынын ожмахта булсын!

  4. Класташым урынын ожмахта булсын