28 ел буе “Бердәмлек” өлкә татар газетасының алыштыргысыз җитәкчесе булып эшләгән баш мөхәрриребез Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИН 75 яшендә бакыйлыкка күчте.
…Аның мәкаләләре гел шундый, күпнокталы баш астында чыга иде. Кайчакта без бу турыда бәхәсләшә дә идек. “Кистеребрәк әйтергә иде, ник андый кыюсыз күпнокта куясыз соң?” — дигән чакларым да булды. “Чөнки хакыйкать урталыкта ул. Кистереп әйтү өчен суд ике якны да тыңлап, хөкем чыгара. Без бит газета гына, суд түгел. Хакыйкатьне газета укучылары үзләре тапсын”, — дип әйтә иде. Ә бу мәкалә башындагы күпноктаны укучы мәңгелекнең чиксезлеге дип аңласын инде. Читать полностью