Кләүле халкы онытмый

DSC_0768Аллаһыга шөкер, арабызда тормыш үрнәкләре күрсәтеп яшәүче остазларыбыз да бар. Шуларның берсе — Кләүле станциясе мәсҗиденең имам-хатыйбы булып эшләгән Инжир хәзрәт Сөләйманов. Кызганыч ки, ул бик иртә бакыйлыкка күчте. Шулай да, үзеннән соң ул гасырлар дәвамында олылап искә алырлык гыйбрәтле эшләр башкарды һәм якты истәлекләр калдырырлык итеп яшәде.

Инжир хәзрәт ата-анасы, әби-бабасыннан уңай тәрбия һәм белем алып , тормышта үз юлын таба алган, искиткеч ягымлы һәм кешелекле шәхес иде. Үрнәкле гаилә корып, хатыны Мәдинә белән алар бер улларын, ике кызларын да үзләре үрнәгендә һәм әхлакый, дини тәрбия биреп үстерделәр. Кләүледә төпләнгән халыкның өч кенә процентын тәшкил иткән татарлар арасында яшәсәләр дә, аларның балалары һәм алты оныклары — барысы да саф татарча сөйләшәләр һәм намаз укыйлар.

Инжир хәзрәт изге күңелле, ягымлы һәм милли җанлы шәхес иде. Ул телебезнең югалу юлында булуына көенеп, бигрәк тә алар яшәгән Кләүле станциясендәге урыс, мукшы, чуаш арасында үскән балалар һәм яшьләрнең киләчәген кайгыртып яшәде. Алар килене Зөлфия ханым белән татар телен өйрәтү дәресләре дә оештырдылар.

Инжир хәзрәт булган җирдә һәрвакытта кояш чыгып, дөнья яктырып киткән кебек була иде. Ул имам хезмәтен башкарганда аңардагы матур кешелек сыйфатларын мәхәллә халкында да ачык күреп була иде.

Мәсҗидтә уңай мохит, кешеләрдә бердәмлек, теләктәшлек, мөселманнарга хас булган сабырлык һәм башка матур кешелек сыйфатлары булдыру өчен ул күп тырышты.

Гаугалашырга күнеккән, үзсүзле кешеләрне намаздан соң аерып калып, ипләп кенә:

“Мөселман булган кешегә Аллаһы Тәгалә йортында булганда да, башка җирдә дә һәрвакытта авызыңны чамалап ачарга кирәк. Бигрәк тә изге урында үзеңне кулда тота белмәү – ул җәмәгать алдында оят һәм Аллаһы Тәгалә каршында зур гөнаһ!” — дип кешегә тәрбия, үгет-нәсыйхәт бирә иде.

Шунысы гаҗәп, ул һәр кеше белән, якын тугандай, чын күңелдән аралаша белде. Беркайчан да, беркем белән дә ачуланышканы да, дошманлашканы да булмады. Сүзе һәрвакытта үлчәнгән, үтемле һәм берәгәйле булды. Сөйләме йөрәккә ятышлы булганга, аның белән аралашу да җиңел, эчтәлекле һәм истә калырлык, нәтиҗәле дә була иде.

Гадәттә, үлем-китем булганда кешеләр ни эшләргә белми аптырап калалар. Кайвакытта төн уртасында аның каршына килсәләр дә, ул, чакырган җиргә барып, мәетне мәңгелек йортка озату кагыйдәләрен башкарды. Әле чирләп яткан вакытында да кемдер килә калса, ул яткан җиреннән торып, аны кабул итә һәм тиешле ярдәмен күрсәтә, киңәшен бирә торган иде.

Хатыны Мәдинә апа аңа: “Ник болай үз-үзеңне аямыйча, чирле килеш йөрисең?!” — диюенә ул: “Минем янга кеше болай гына килми, димәк, аның хәлләре минекеннән дә авыррак, мөһимрәк”, — дия торган иде.

Элгәредән татарлык рухы сеңмәгән, анда Ислам дине тамыр җәймәгән төбәктә мәсҗидкә йөрүчеләр саны ике дистә ел эчендә генә дә дә 10 — 15 кешегә җитүен исәпләсәң, Инжир хәзрәтнең никадәр зур эш башкарганын күз алдына китереп була. Әле саф татар авылларында да мәсҗидкә йөрүчеләр аз булуын исәпкә алып, моның аларга да үрнәк булырлык хәл икәнлеген уйласаң – бигрәк тә!

Җәмгыятьтә кешенең абруен югалту бик тиз булса да, аны булдыру һәм югалтмыйча саклау – бик җитди эш. Имам булган кешегә бу аеруча мөһим, чөнки ул үзе җитәкләгән җәмгыятьнең көзгесе булып тора. Дин әһелләренең үз-үзен тотышы, эше һәм тормышы, сәхнәдәге кебек, бар яктан да ачык күренә. Аның һәр сүзе, һәр хәрәкәте контрольдә. Бөтен яктан үрнәк булганда гына, аның сүзе үтемле, эше нәтиҗәле була.

“Батырлыклар эшләргә һәрвакытта урын күп!” — дигән әйтем бар. Ә менә башка милләтләр арасында сибелеп, үз миләтенән читләшү юлындагы татарларны дин тирәсендә берләштереп, мәсҗид салу кебек изге эшне башкару ул үзе бер рухи батырлык бит!

DSC_0774DSC_0765DSC_0768

Элеваторда инженер булып эшләгәндә үк, хәзер мәхәллә рәисе булып эшләүче Ринат ага Габидуллин да 1980 еллар башында ук мәхәллә төзү эшләрен алып бара. Нәтиҗәдә, Самар өлкәсендә, беренчеләрдән булып, Кләүле районы үзәгендә мөселман мәхәлләсе оештыра. Аны законлы рәвештә терки. Бу эштә һәм мәсҗид төзү чорында Инжир хәзрәт Сөләйманов һәм Ринат әфәнде Габидуллин, бер бәйләмдә булып, халык арасында зур оештыру һәм тәрбия эшләре алып баралар. Аларның хезмәтләре тиешле бәяләнеп, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте трафыннан икесенә дә медаль бирелә. Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә аның атамасы “Бердәмлек” мәгънәсендә.

Кләүледәге комбикорм заводында механик булып эшләгән заманда ук, Инжир Сөләйманов мәсҗид төзелешенә даими ярдәм күрсәтеп, дәрәҗәле түрәләрне дә моңа күндерә алды. Элгәреге вакытта татарлар арасында мәет җирләү, никах уку һәм башка гади генә йолаларны да үти алучыларның булмавына җаны көеп, ул үзе дин тәртипләрен өйрәнергә керешә. Самар шәһәрендәге Җәмигъ мәсҗиде каршында оештырылган курсларда һәм үзлегеннән укып, дин гыйлеме туплый. Аңардагы кешелек сыйфатларын, белемен һәм дәрәҗәле шәхес булуын искә алып, мәхәллә халкы аны имам итеп сайлап куя.

Инжир хәзрәт туплаган белемен тормыш тәҗрибәсенә нигезләп һәм дөньяви белеме белән бергә бәйләп, халыкны дингә тарту һәм кешеләргә әхлакый тәрбия бирү юлында татарлар алдында гына түгел, башка милләт халкы һәм җитәкче түрәләр алдында да зур хөрмәт казанды.

Төрле оешмаларга, район башлыгы янына барганда да, ул бервакытта да кабул итү бүлмәләрендә чиратта тормады. Киресенчә, җитәкчеләр аны үзләре чыгып, кочаклап каршы алалар иде.

Кешене көчләп, усаллык белән куркытып буйсындыру – ул җиңел юл. Ә түземлек белән, акрынлап, ялгышлардан арындыру, уңай эзгә салу өчен ихтыяр көче, түземлек һәм күп тырышлык кирәк шул. Усаллык хөкем сөргән тормыш агымында яхшы булып яшәү өчен кешегә, Инжир хәзрәттәге кебек, сыйфатларга ия булу кирәк шул. Ә менә бу — бик читен гамәл.

Инжир хәзрәт авыр чакта, елыйсы урында да шаярып, күңелләрне күтәрә, киеренкелекне җиңә һәм һәрвакытта уңай мөнәсәбәтләр урнаштыра белде. Ул кешеләрдәге, җәмгыятьтәге җитешсезлекләр белән көрәшкәндә аларны үз йөрәге белән күтәреп, акыл көче белән җиңәргә тырышты. Шуңа да аның дөньядагы бар булган моң-зарны сыйдырырдай йөрәге дә түзмичә, гомере вакытсыз өзелде.

“Инжир хәзрәт кебек, матур, якты истәлекләр, изге эшләр кадырырлык итеп яши алсак иде!” — дигән уйлар башларына килә, дип уйлыйм.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1275

3 комментариев

  1. Эйе,бик матур ,дорес итеп язылган абыебыз турында бу мәкалә,анын бик акыллы,тормышчан кинэшлэрен,узен бик сагынабыз.Урыннары ожмахта булсын,амин.

  2. СЭЛАМ гэжите ? кайда чыга ?

    • Җәмигъ мәчете (Стара-Загора урамы, 54) каршында. Тел.: 8-937-207-08-88.